Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел тулды 11.11.2021

11 нче ноябрь көне бөек рус язучысы Ф.М. Достоевскийның тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан мәктәп радиосында чираттагы радиоэфир оештырылды. Укучылар радиоэфир барышында авторның үзләре укыган әсәрләре, Ф.М.Достоевский иҗатының заманчалыгы, аның китапларында яктыртылган идея һәм карашларның актуальлеге, аларда күтәрелгән мәсьәләләр һәм сораулар турында фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Музыкаль тәнәфес" эшчәнлеге 10.11.2021

“Музыкаль тәнәфес”нең бүгенге чыгарылышы татар халкының “Калфаклы сандугачы”, бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы Сара Гариф кызы Садыйкова иҗатына багышланган иде. Милли сәнгатебезнең йөзек кашы булган әлеге иҗат әһеле бай музыкаль мирас калдырды. 2021 нче елның 1 ноябрендә халкыбызның сөекле композиторы, актриса, җырчы, Тукай бүләге лауреаты Сара Гариф кызы Садыйкованың тууына 115 ел тулды.
-
"Без наркотикларга каршы!" 09.11.2021

Урта сыйныфларда “Яшьләр наркотикларга каршы” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар әлеге афәтнең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләре белән таныштылар.
-
“Сәламәтлек безнең кулларда” 09.11.2021

Асоциаль күренешләрне профилактикалау айлыгы кысаларында бездә “Сәламәтлек безнең кулларда” дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Укучылар рәсемнәрендә сәламәтлеккә уңай тәэсир итүче факторларга зур игътибар бирделәр.
-
Мәктәп радиосы эшчәнлеге 08.11.2021

Менә 2021-22 нче уку елының икенче чиреге башланып китте. Укучылар яңа көч туплап, гимназиягә укырга килделәр. Гадәттәгечә, һәр дүшәмбе аларны мәктәп радиосы “сәламли”. Бу атнада радиода 6А сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар. Бүгенге чыгарылыш Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде. Укучылар илнең төп законы һәм илебездә яшәүче төрле милләтләр дуслыгы турында сөйләделәр, туган илгә, бердәмлеккә багышланган шигырьләр укыдылар. Шулай ук алар уку рейтингы, бу атнада үтәчәк чаралар һәм истәлекле даталар турында сөйләделәр.
-
Спорт безнең дустыбыз 08.11.2021

Безнең гимназиядә балаларның сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Бездә һәр иртә иртәнге зарядкадан башлана. Һәр сыйныфта укучылар күңелле музыкага физик күнегүләр ясыйлар. Иртәнге зарядка укучыларга көн буена җитәрлек көч, энергия бирә.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресе 08.11.2021

Гимназиябезнең 1-11 нче сыйныфларында, интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес кысаларында, сыйныф сәгатьләре үтте. Әлеге дәресләр, укучыларның интернет челтәрендә куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә, мәгълүмати киңлектә балаларның иминлеген һәм үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар циклыннан гыйбарәт. Дәрес барышында укучылар видеолар, методик тәкъдимнәр ярдәмендә интернет челтәрендә куркынычсызлык төшенчәсенең асылына төшенделәр.
-
Ата-аналар җыелышы узды
30.10.2021
Бүген гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш “Куркынычсызлык бар нәрсәдән дә өстен!”, “2021-2022 нче уку елының 1 нче чирегенә өлгереш анализы” темаларына үткәрелде. Чарада укучыларның куркынычсызлыгы, проблемалы моментлар һәм 1 нче чирек өлгереше каралды.
-
Дөньяга позитив караш... 29.10.2021

Яшүсмерләрдә тормышка позитив караш формалаштыру һәм әйләнә-тирә дөньяга, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, 5 нче сыйныфта “Позитив яшә!” дип аталган сыйныф сәгате үтте. Дәрес барышында укучылар төрле кешеләр, гаилә әгъзалары, укытучылар, яшьтәшләре белән уңай дустанә мөнәсәбәтләр булдыру һәм бер-береңә ярдәм итү ысуллары белән таныштылар.
-
"Гимназия хәбәрләре"нең яңа саны 29.10.2021

“Гимназия хәбәрләре” электрон газетасының чираттагы саны дөнья күрде. Газетаның яңа санында укучылар өчен кызыклы мәгълүматлар тупланган. “Һөнәр сайлаганда” рубрикасында “Киләчәккә билет” проекты белән танышып була. Ә “Сердәш” рубрикасында дуслыкның кеше өчен әһәмияте турында язылган һәм аны саклау буенча берничә киңәш бирелгән.
Электрон газетаның октябрь ае саны белән https://gazeta.tgim1.ru/88/ сылтамасы аша таныша аласыз.













