Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Куркынычсызлык сагында... 28.09.2021

Укучыларның куркынычсызлык турында белемнәрен арттыру максатыннан, гимназиядә “Безнең куркынычсызлык кагыйдәләре” дип аталган сыйныф сәгатьләре үтте. Биредә көндәлек тормышта нинди куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы һәм бу хәлләрдә дөрес карар кабул итеп, тиз арада ориентлашу турында сүз алып барылды.
-
Бездә рәсем бәйгесе үтте 27.09.2021

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау максатыннан, гимназиянең 2 - 4 сыйныфы укучылары арасында “Мин куркынычсыз юл сайлыйм” исеме астында рәсем ясау бәйгесе үтте. Соңыннан барлык катнашучы укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
Куркынычсызлык беренче урында 24.09.2021

3 нче Б сыйныфында “Янгын чыкканда олылар һәм балаларның гамәлләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрес барышында укучылар бәла-каза булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге, янгын куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар, шулай ук бәла-каза килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга, беренче чиратта нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Укучылар янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре турында әзерләгән проект эшләрен якладылар.
-
Гимназиянең музей бүлмәсендә экскурсияләр дәвам итә 24.09.2021

Музейлар безнең тормышта зур роль уйныйлар. Халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп музейларының төп максаты. Шул максаттан, гимназиябезнең музеена еш кына экскурсияләр оештырыла. Шушы көннәрдә 1В сыйныфы укучылары музейда тупланган экспонатлар белән таныштылар. Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат укучыларда зур кызыксыну уятты. Экскурсия дәвамында алар үзләрен кызыксындырган һәр сорауга җавап алдылар.
-
“Гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү” буенча дәрес 24.09.2021

Бүген урта сыйныф укучылары өчен “Гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү” буенча практик дәрес үтте. Укучылар пешү очрагында беренче ярдәм күрсәтү тәртибен өйрәнделәр.
-
"Ил буенча Экодежур" акциясендә безнең укучылар да катнашты 23.09.2021

Бүген Горки-Әмәт урманы территориясендә "Ил буенча Экодежур" Бөтенроссия акциясе үтте. Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. Алар, волонтерлар белән бергәлектә, үзләренә бүлеп бирелгән җирләрне чүп-чардан арындырдылар. Моннан тыш, өмә кысаларында, укучылар алдында “Чүп куркынычы” дигән лекция белән экоактивистлар чыгыш ясады.
-
"Экстремизмга - юк!" 23.09.2021

“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында, гимназиядә “Дуслар, кулга кул тотыныйк”, “Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек”, “Безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк” дип аталган темаларга сыйныф сәгатьләре үтте. Әлеге дәресләрнең максаты - укучыларны "толерантлык" төшенчәсе, толерантлы шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштыру. Дәрес барышында укучылар игелеклелек, үзара аңлашу, хөрмәт һәм башкаларны кичерү хисләре турында фикер алыштылар.
-
Укучылар беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенделәр 23.09.2021

Тормышта бәхетсезлек очраклары еш очрый. Соңгы елларда балалар арасында бәхетсезлек очраклары арта бара. Андый хәлләр килеп чыккан очракта беренче ярдәм күрсәтә белү бик мөһим. Бүген башлангыч сыйныфларда укучылар пешү очраклары булган вакытта беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенделәр.
-
“Шырпы, янгын, ут һәм учаклар – рәсемнәрдә генә булсын алар...” 22.09.2021

Гимназиядә янгын куркынычсызлыгына багышланган рәсем бәйгесе үтте. Бала кечкенәдән шырпы уенчык түгеллеген, хәтта кечкенә очкын да ялкын уятырга мөмкин икәнлеген белергә тиеш. Шуңа күрә әлеге бәйге “Шырпы, янгын, ут һәм учаклар – рәсемнәрдә генә булсын алар...” девизы астында үтте.
-
"Без тынычлык яклы"... 21.09.2021

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген 2Б сыйныфында тынычлык дәресе булып узды. Дәрес барышында укучылар “тынычлык” төшенчәсенең мәгънәсенә төшенделәр һәм “Без тынычлык яклы” дигән презентация карадылар. Тынычлык дәресе азагында үз куллары белән тынычлык символы булган ак күгәрчен ясадылар һәм бер-берсенә матур теләкләр теләделәр.













