Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 13.04.2026

13 апрель көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Дәрес "дулкынлану" төшенчәсе, үз-үзеңне контрольдә тоту техникалары, физик һәм психологик сәламәтлек турында иде һәм "Дулкынлануны ничек җиңәргә?" дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
Габдулла Тукай иҗатына багышланган рус телендә шигырь укучылар конкурсы 13.04.2026

13 апрель көнне 7а һәм 7б сыйныфы укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган рус телендә шигырь укучылар конкурсы узды.
Укучылар шигырьләрне бик тәэсирләнеп, артистларча сөйләделәр.
Жюри укучыларның текстларны сәнгатьле укуын һәм тирән аңлауларын билгеләп үтте. -
Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект 11.04.2026

11 апрель көнне 6Б сыйныфы укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" дип аталган тамаша карадылар. Спектакль бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган һәм аның балачагы, язмышы турындагы музыкаль-мультимедиа перфомансы форматында тәкъдим ителгән.
Спектакль заманча технологияләр һәм тере театр яңгырашы кулланып булдырылган. -
Гагарин декадасы 10.04.2026

10 апрель көнне гимназиябезнең Алдынгылар Советы "Гагарин декадасы" кысаларында, кешенең космоска беренче очышының 65 еллыгына һәм Космонавтика көнен бәйрәм итүгә багышланган Бөтенроссия "Галәмгә юл" акциясендә катнаштылар.
5б сыйныфы укучылары 2б сыйныфы белән берлектә «Космик талисман» иҗат мастер-класслары оештырдылар. Укучылар галәмгә алырга мөмкин булган талисманнар ясадылар. -
Шигърият бакчасында - В саду поэзии 10.04.2026

10 апрель көнне 5а сыйныфы укучысы Гайнуллин Әмир "Шигърият бакчасында - В саду поэзии" республика дәрәҗәсендә үткәрелгән шәһәр әдәби-иҗади бәйгесендә катнашты. "Сәнгатьле шигырь уку" номинациясендә 1 урын, шулай ук "Шигырь язам" номинациясендә 1 урынга лаек булды.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Гагарин декадасы 10.04.2026

10 апрель көнне гимназиябезнең Алдынгылар Советы "Гагарин декадасы" кысаларында, кешенең космоска беренче очышының 65 еллыгына һәм Космонавтика көнен бәйрәм итүгә багышланган Бөтенроссия "Галәмгә юл" акциясендә катнаштылар.
5а, 6а, 7б, 8б сыйныфы укучылары 1а, 2а, 3а , 3в сыйныфлары белән берлектә «Космик талисман» иҗат мастер-класслары оештырдылар. Укучылар галәмгә алырга мөмкин булган талисманнар ясадылар.
1б сыйныфы укучылары технология дәресендә пластилинографика кулланып, матур рәсемнәр ясадылар.
Шулай ук озын тәнәфес вакытында 10а сыйныфы укучысы Ходярёва Даниэлла радиоэфир үткәрде, тыңлаучыларны Космонавтика көненең тарихы һәм кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды. -
"Огнеборцы" яшь янгын сүндерү отряды 10.04.2026

10 апрель көнне мәктәп балаларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә беренчел белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү максатларында, гимназиябезнең "Огнеборцы" яшь янгын сүндерү отряды янгын сүндерү-коткару спорты буенча 2 нче күнекмә дәресендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенең укыту-күнекмә комплексында үткәрелде.
-
Г.Тукай әдәби музеенда экскурсиядә 10.04.2026

10 апрель көнне укучыларда татар әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту, яшь буынны бөек кешеләр үрнәгендә тәрбияләү, укучыларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен арттыру максатларында 6а сыйныфы укучылары Г.Тукай әдәби музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Бөркетләрнең зур сәяхәте 10.04.2026

????6-10 апрель көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Күңелле гармун: Саратов өлкәсе фольклоры" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, өлкәнең символы - гармун ясадылар. -
"Космоквиз" викторинасы 10.04.2026

10 апрель көнне тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. "Космоквиз" викторинасы уздырды. Чара Космонавтика көненә багышланды.
Викторинада катнашучылар космосны үзләштерү, күренекле космонавтлар һәм фәнни казанышлар хакындагы үз белемнәрен тикшерделәр. Уен укучыларга мавыктыргыч формада космонавтика темасын тирәнрәк өйрәнергә һәм белем дәрәҗәсен киңәйтергә мөмкинлек бирде.













