Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 533 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында узган мәктәпләр бәйгесе 26.04.2026

Гимназиябез командасы ел да Бөтендөнья татар яшьләре үткәргән чараларда бик теләп катнаша. Укучыларга заманча, туган телебездә оештырылган уеннар, акцияләр бик ошый.
21 апрель көнне гимназиябезнең “Зирәкләр” такымы (җит. Җәләева Г.А.) квест уенында катнашты.
26 апрель көнне Казан кирмәнендә Гавами урыннарда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. Чара барышында мәктәпләр бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Быел исә “Казан квест” уенында катнашып, гимназиябез такымы 1 урынга лаек булды.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Бөтенроссия "Эколята көне" 25.04.2026

25 апрель көнне Бөтенроссия "Эколята көне" кысаларында "Эколята - безнең дуслар" исемле рәсем бәйгесе узды.
Яшь рәссамнар табигать сакчылары - Эколяталарны рәсемнәрдә сурәтләделәр.
Чара балаларда әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт булдыруга һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итте. -
Бөтенроссия "Эколята көне" 25.04.2026

25 апрель көнне Бөтенроссия "Эколята көне" узды. Чара кысаларында табигать сакчылары һәм дуслары - әкият геройлары Эколяталар катнашында иң яхшы әсәр бәйгесе үткәрелде.
Бәйгедә катнашучылар иҗади эшләр башкардылар. Аларда Эколятлар экологик проблемаларны хәл итәргә ярдәм иттеләр.
Бәйге укучыларда экологик культура формалашу, иҗади фикерләүне һәм табигатькә аңлы мөнәсәбәтне үстерүгә ярдәм итә. -
Табигать сакчылары - Эколяталар остаханәсе 25.04.2026

25 апрель көнне Бөтенроссия "Эколята көне" кысаларында "Табигать сакчылары - Эколяталар остаханәсе" бәйгесе үткәрелде.
Бәйгедә катнашучылар кошлар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары әзерләделәр.
Чара яшь буында экологик культура һәм табигать турында кайгыртуның гамәли күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итте. -
Г.Тукайга багышланган стена газеталары бәйгесе 24.04.2026

Г.Тукай юбилеена багышланган чаралар сериясен дәвам итәбез. Гимназиябездә бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган стена газеталары бәйгесе дә үткәрелде.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелгән стена газеталары бәйгесенә килгән эшләр белән сезне дә таныштырабыз. -
"Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара үткәрде 24.04.2026

24 апрель көнне "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара үткәрде. Әлеге чарада оештырылган күргәзмәдә 1а, 1б, 3б, 5а, 5в, 6б сыйныфы укучылары ясаган рәсемнәр дә урын алды.
Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - Бушенев Ярослав (5в),
2 урын - Голованова Мария (5в),
3 урын - Рәхмәтова София (1а).
Күргәзмә нәтиҗәләре буенча катнашучыларга генераль директор Габделхаков А.К. исеменнән грамоталар бирелде, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
А.С. Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгынд 24.04.2026

Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйгеләр дәвам итә.
Тукай айлыгы кысаларында гимназиябез укучылары "А.С. Пушкин һәм Г.Тукай йолдызлыгында" республикакүләм иҗади бәйгедә катнаштылар.
Г.Тукай шигырьләрен укучылар номинациясендә 9а сыйныфы укучысы Рахмонбердиева Камилә 1 дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Сәнгати иҗат, графика номинациясендә Прокопишина Инесса (җит. Галиәхмәтова И.Ф.) шулай ук 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. -
Чәчәкләр китерегез Тукайга... 24.04.2026

Гимназиябез укучылары Габдулла Тукай исемендәге "Чәчәкләр китерегез Тукайга..." дип исемләнгән регионара шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 5а сыйныфы укучылары Сәгъдиева Чулпан һәм Гайнуллин Әмир (җит. Хөснетдинова Э.Р.) 1 урынга лаек булдылар.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Чәчәкләр китерегез Тукайга... 24.04.2026

Гимназиябез укучылары Габдулла Тукай исемендәге "Чәчәкләр китерегез Тукайга..." дип исемләнгән регионара шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 5а сыйныфы укучылары Сәгъдиева Чулпан һәм Гайнуллин Әмир (җит. Хөснетдинова Э.Р.) 1 урынга лаек булдылар.
Котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! -
Г.Тукай турында радиотапшыру тыңладык 24.04.2026

Габдулла Тукайга багышланган чаралар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Бүген гимназия радиосында Г.Тукайга багышланган радиоэфир узды. Радиотыңлаучылар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, кызыклы мәгълүматлар белделәр.













