Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 533 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гимназиябезнең актлар залында Алдынгылар Советы рәисе сайлаулары кандидатларының дебатлары узды 16.09.2026

Бүген, 16 сентябрь көнне, гимназиябезнең актлар залында Алдынгылар Советы рәисе сайлаулары кандидатларының дебатлары узды. Укучылар чара барышында гимназиябез үзидарәсенең киләчәге турындагы фикер алыштылар.
Быел сайлауларда 4 кандидат көч сынаша: 8 «А» сыйныфы укучысы Нуретдинова Сания, 8 «Б» сыйныфы укучысы Кошаев Аскар, 8 «В» сыйныфы укучысы Төхвәтуллина Райлә, 9 «Б» сыйныфы укучысы Нигъмәтҗанов Камил.
Катнашучыларның һәрберсе үзләренең сайлау алды программасын тәкъдим итте һәм мәктәп тормышын тагын да кызыклырак, файдалырак итү буенча үз идеяләре белән уртаклашты. -
Гимназиядә хәйрия ярминкәсе узды 15.09.2026

15 сентябрь көнне көзге «Игелеклелек атналыгы» кысаларында гимназиядә традицион хәйрия ярминкәсе узды.
Чара укучыларны, ата‑аналарны, укытучыларны һәм гимназия хезмәткәрләрен берләштерде.
Ярминкәдә кул эшләнмәләре, сувенирлар, канцелярия кирәк-яраклары, тәмле ашамлыклар һәм башка күп әйберләр тәкъдим ителде.
Хәйрия ярминкәсендә катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! -
Хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт белдерәбез 15.09.2026

15 сентябрь көзге «Игелеклелек атналыгы»ның икенче көне «Тугры дусларга ярдәм итү көне» девизы астында узды.
Педагог‑оештыручы Хатыпова Алия Илдаровна 1 «Б» сыйныфында «Хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт белдерәбез» темасына дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты — балаларда тере организмнарга гуманистик мөнәсәбәт нигезләрен формалаштырырга ярдәм итү, эмпатияне үстерү.
Нәни укучылар хайваннарга ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнлеген, аларның ничек яшәвен һәм саксыз мөнәсәбәт күрсәткәндә нинди проблемалар килеп чыгарга мәмкин булуын белделәр. -
Гимназиябез укучылары «Казан беренчелеге»ндә призлы урыннар яуладылар! 14.09.2026

5 «Б» сыйныфы укучысы Хәев Кәрим «ката» дисциплинасында 3 урын, ә төркем составында 2 урынга лаек булды.
7 «Б» сыйныфы укучысы Федагин Даниил шәхси зачетта 2 урын һәм команда чыгышында 1 урын яулады!
Егетләрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар телибез! Бу нәтиҗәләр зур казанышларның башлангычы булсын! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 14.09.2026

Бүген, 14 нче сентябрь көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды.
1–5 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән дәрес Россиянең граждан авиациясе үсеше һәм формалашу тарихына, аның күренекле казанышларына һәм илне үстерүдәге әһәмиятенә багышланган иде.
6–11 нче сыйныф укучылары өчен дәрес разведчик эшчәнлегенә, Ватанның иминлеген тәэмин итүдәге роленә багышланды.Дәресләр «Иң беренче эш — очкычлар. Россиянең гражданлык авиациясе тарихы» (1–5 сыйныфлар) һәм «Рихард Зорге» (6–11 сыйныфлар) темаларына үткәрелде.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады.
-
Укучыларыбыз V Бөтенроссия ярышларын карадылар 14.09.2026

14 сентябрь көнне 7 «В» сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе — Гимадиева Р. Р.) «Россия Федерациясенең Баш прокуроры кубогы» исемендәге ук ату буенча V Бөтенроссия ярышларын карадылар. Ярышлар «Ак Барс Арена» стадионында узды.
-
Дөньяда игелекле булып яшәү күңеллерәк 14.09.2026

14 нче сентябрьдән гимназиябездә көзге «Хәйрия атналыгы» башланды. Беренче көн «Тынычлык көне» девизы астында узды. Ул патриотик тәрбиягә, Россия халыклары бердәмлеге елына, сугыш һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган иде.
4 «А» сыйныфында «Дөньяда игелекле булып яшәү күңеллерәк» темасына дәрес үткәрелде. Укучылар «Ике бүре турында» кыйссаны бик кызыксынып тыңладылар, аннары «игелек» сүзе белән синквейн төзеделәр. Укучылар төркемнәрдә эшләделәр: кәгазьдән җиде төсле чәчәк җыйдылар. Чәчәк таҗларына теләкләр яздылар. -
XXVII «Яшь автомобилист» ярышларының нәтиҗәләр ачыкланды 14.09.2026

11–14 сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендә үткәрелгән автомобиль спорты буенча Бөтенроссия ярышларының «автомногоборье» дисциплинасында Россия Федерациясенең 11 субъектыннан килгән 12 команда катнашты. Ярышлар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.
Автомобилистлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм махсус трассада фигуралы идарә итү техникасы буенча көч сынаштылар.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы командасы беренче урынны, шулай ук гомуми исәптә икенче урынны яулады. Команда составында гимназиябезнең 10 «А» сыйныфы укучысы Изибеков Сергей да катнашты.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Гаилә белән стартка! Гаилә белән сайлауларга! 12.09.2026

12 сентябрь көнне 3 «Б» сыйныфыннан Әлимовлар һәм Хәмидуллиннар гаиләләре «Гаилә белән стартка! Гаилә белән сайлауларга!» фестивалендә актив катнаштылар.
Фестивальдә 5 майдан эшләде:
* «Шәһәрчекләр» — шәһәр спорты буенча мастер‑класслар;
* «Флорбол» — флорбол буенча өйрәтү дәресләре һәм команда уеннары;
* «Йога һәм гаилә зарядкасы» — ата‑аналар һәм балалар өчен күнегүләр комплексы;
* «Спорт көрәше» — спорт көрәше буенча таныштыру дәресләре;
* «Баскетбол» — баскетбол буенча өйрәтү дәресләре һәм команда уеннары.
Фестиваль бик күңелле узды, гаиләләргә дипломнар тапшырылды. -
Фашизм корбаннарын искә алу көне 11.09.2026

13 сентябрь — Фашизм корбаннарын искә алу көне. Бу көн тынычлыкның кадерен искә төшерә һәм тыныч тормышны саклау кирәклеген аңлата.
11 сентябрь көнне гимназиябездә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Гөлүзә Азат кызы башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тынычлык тәрәзәсе» иҗади остаханәсен үткәрде.
Чараның максаты — балаларга тынычлыкның иң гади һәм аңлаешлы әйберләрдән торуын күрсәтү: өй, гаилә, мәктәп, дуслар.
Остаханә барышында балалар тәрәзә макетларына «Минем тыныч көнем» темасына рәсем ясадылар.
Нәтиҗәдә барлык «тәрәзәләр» бер рәткә куелды — шулай итеп «Тынычлык тәрәзәләре урамы» барлыкка килде.
Мондый чаралар балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә һәм тыныч тормышның мөһимлеген аңларга ярдәм итә.













