Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Г.Тукайга багышланган рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе 23.04.2026

Апрель- бөек шагыйрь, буыннар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын барлау ае. Быел Г.Тукайның тууына 140 ел була. Шул уңайдан гимназиябездә Г.Тукайга багышланган рәсем бәйгесе үткәрелде. Рәсемнәрдән һәм Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештырылды.
-
Тимер юл - югары куркыныч зонасы 23.04.2026

23 апрель көнне гимназиябезнең актлар залында инспектор, полиция өлкән лейтенанты Карякина С.В. белән очрашу узды. Чарада 7а, 7б, 8б, 9а сыйныфы укучылары катнашты, «Тимер юл - югары куркыныч зонасы» дип аталды.
Шулай ук "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит", акциясе кысаларында "Тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның үсә торган организмга зарарлы йогынтысы" турында да мәгълүмат җиткерелде. Лекция фильмнар карау белән бергә үрелеп барды. -
Тукайны укып үсәбез! 23.04.2026

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Сабантуй» журналы «Тәртип» радиосы белән берлектә «Тукайны укып үсәбез!» марафонын үткәрде.
23 нче апрель көнне гимназиябезнең 3б сыйныфы укучысы Әхмәтҗанов Кәрим Казанда «ТАТМЕДИА» бинасында узган марафонда катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
Кәримнең чыгышы радио студиясендә яздырылды. Язманы «Тәртип» радиосында тыңлый аласыз. -
Бүләкләр тапшырдылар 22.04.2026

22 апрель көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе һәм Казан шәһәре мэры исеменнән гимназия укучылары "Тыл хезмәте" категориясенә караган ветераннарга открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
-
Г.Тукай әдәби музеенда экскурсиядә булдылар 22.04.2026

Апрель – Тукай ае, шигърият ае. 26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез – Габдулла Тукай туган көн. Бу датаны Татарстан һәм дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар халкы Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак зурлап билгеләп үтә.
Шул уңайдан гимназиябездә дә Г.Тукай тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле бик күп чаралар уза. Укучыларыбыз төрле акцияләрдә, уеннарда, бәйгеләрдә актив катнашалар.
22 апрель көнне гимназиябезнең 5а сыйныфы укучылары Г.Тукай әдәби музеенда экскурсиядә булдылар. Шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштылар. -
Г.Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәт 22.04.2026

22 апрель көнне 3 «А» сыйныфында Бөек шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган «Г.Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде.
Балалар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең авыр балачагы турында мәгълүматлар белделәр, Г.Тукай иҗаты буенча викторинада катнаштылар. Шулай ук викторина барышында шагыйрьнең әкиятләрен һәм шигырьләрен иллюстрация буенча аңлаттылар, Тукай шигырьләрен сөйләделәр.
Сыйныф җитәкчесе “Тукайның әкият дөньясы” исемле китап күргәзмәсе әзерләде, анда шагыйрь китаплары белән якыннанрак танышырга мөмкин иде. Дәрес ахырында балалар Тукайның «Шүрәле» әсәре буенча мультфильм карадылар. -
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә катнашу 21.04.2026

Шушы көннәрдә “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабы бара. Фестивальне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары редакцияләре оештыра. Гимназиябез укучылары фестивальнең район этабында җиңү яулап, 21 апрельдә зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Шәрифулловна җитәкләгән “Замандаш” театрының 3 “Б” сыйныфы укучылары төркеме “Дуслар кирәк“ спектаклен күрсәтте. Укучыларыбыз чыгышы жюри әгъзалары күңеленә хуш килде. Кечкенә артистларыбыз зур талантка ия булуларын күрсәттеләр.
-
«Qazan Quest» квест-уены 21.04.2026

21 нче апрель көнне гимназиябезнең “Зирәкләр” командасы «Qazan Quest» квест-уенының йомгаклау этабында катнашты. Такымнар шәһәр үзәге буйлап йөреп, 9 төрле интеллектуаль һәм иҗади биремнәр башкардылар.
Гимназиябез командасы бу чарада инде 5 ел бик теләп катнаша.
Кызыклы уен укучыларга бик ошады.
Нәтиҗәләр 26 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концертында билгеле булачак. -
Бөтендөнья җир көне 21.04.2026

21 апрель көнне 1 «А» сыйныфында Бөтендөнья җир көненә багышланган чара узды. Чара “Балачак навигаторы” белән берлектә оештырылды. Нәни укучылар җир көне, аның мәгънәсе, табигатьне саклау, шулай ук һәркемнең табигатьне саклауга өлеш кертә алуы турында фикер алыштылар.
-
Черноболь АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгы 21.04.2026

21 апрель көнне Черноболь АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгы кысаларында, укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә беренчел белемнәрне, осталыкны һәм күнекмәләрне камилләштерү максатында гимназиябезнең ирекле янгын сүндерү дружинасы янгын сүндерү-коткару спорты ярышында актив катнашты. Чара Казан шәһәре укучылары арасында үткәрелде. Гимназия командасы грамота белән бүләкләнде.













