Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 5 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Йөрәкләрдә, уебызда, телебездә Тукай мәңгелек 12.03.2026

12 март көнне гимназиябезнең 1Б, 3Б, 4Б, 5А сыйныфы укучылары "Йөрәкләрдә, уебызда, телебездә Тукай мәңгелек" шәһәр шигырь укучылар бәйгесенең район этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Чара Идел буе районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"ндә узды.
-
Россия - минем офыгым 12.03.2026

12 март көнне “Россия - минем офыгым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында “Россия акыллы, Россия эшлекле, Россия кунакчыл” дәресе узды. Укучылар төрле тестлар, биремнәр ярдәмендә илебездә булган хәрби һөнәрләр белән якыннан таныштылар.
Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, һөнәр сайлау процессына әзерләү. Соңыннан укучылар бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр. -
Куркынычсыз көпчәк - 2026 11.03.2026

11 март көнне гимназиябезнең ЮИД отряды "Куркынычсыз көпчәк - 2026" бәйгесенең район этабында чыгыш ясадылар. Быел бәйге Госавтоинспекциянең 90 еллыгына багышлап үткәрелә.
Балалар зур уңыш белән түбәндәге турларда сынаулар уздылар: велосипедта йөрү, юл йөрү кагыйдәләре, ОБЖ, медицина һәм иҗат.
Бәйге нәтиҗәләре буенча отрядыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә лаек булды:
- лауреат;
- иҗади этапта 3 урын;
- Кыямов Сәмир шәхси зачетта 5 урын.
Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Бәйрәм концерты узды 06.03.2026

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан гимназиябезнең актлар залында бик матур бәйрәм концерты узды.
Чараны укытучылар, гимназия хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары тамаша кылды.
Бәйрәм концертында әниләргә, укытучыларга багышланган матур җырлар, дәртле биюләр, оригиналь номерлар күрсәтелде.
Гимназия җылылык, шатлык атмосферасы тудырды, аны язгы кәеф белән тулыландырды. Бу чара безнең тормышыбызда хатын-кызларга ихтирам һәм ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерде.Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! -
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 05.03.2026

9 нчы февраль көнне гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес укучыларда
дипломатия турында төп институт буларак күзаллаулар формалаштыру,
халыкара мөнәсәбәтләр һәм дәүләт хезмәте турында иде. "Кем ул дипломат?" дип аталды.
Шулай ук традицион рәвештә радиоэфир узды. Эфир барышында узган атна яңалыклары, яңа атнада узачак чаралар исемлеге яңгырады. -
"Эрудит" олимпиадасы 05.03.2026

14 февраль көнне 1б сыйныфы укучылары Алимов Хәлим һәм Абдуләхәтов Камил математика фәненнән "Эрудит" олимпиадасында актив катнаштылар.
Нәни укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар, фәнни ачышлар телибез! -
Открыткалар ясадылар 05.03.2026

2-6 март көннәрендә шефлык итүче урта һәм югары сыйныф укучылары нәни укучыларга открыткалар ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.
Укучылар әниләренә, әбиләренә, апаларына бик матур котлау открыткалары, бүләкләр ясадылар.
Нәни укучыларга остаз абый-апалары белән бергәләп эшләү бик ошады. -
Бөркетләрнең зур сәяхәте 05.03.2026

2-6 март көннәрендә "Бөркетләрнең зур сәяхәте" проекты кысаларында башлагыч сыйныфларда "Бизәкле Марый сандыгы" исемле иҗади дәрес узды.
Чара барышында укучылар төбәкнең үзенчәлекләре, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштылар, Марий Эл гербын рәсемгә төшереп, матур флаг ясадылар. -
Радиоэфир узды 05.03.2026

Бүген гимназиябездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган радиоэфир узды.
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.
Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.
Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. -
8 март белән, хөрмәтле укытучылар! 05.03.2026

Укучылар арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйгеләр узды.
Урта һәм югары сыйныфларда “8 март белән, хөрмәтле укытучылар!” плакатлар һәм открыткалар бәйгеләре үткәрелде.
Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр тапшырдылар.













