• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 533 учащихся, из них 4 иностранных граждан
У нас учат: 37 преподавателя

Новости гимназии №1

Белем көне

Опубликовано: 01.09.2026

Бүген, 1 сентябрь, гимназиябез ишегалдында Белем көненә багышланган тантаналы бәйрәм узды.
Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә көз башында укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Чара барышында гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерде.
Шулай ук укучыларны Казан дәүләт думасы депутаты Абделхаков Айдар Камил улы да котлады.

 

Быел 39 бала беренче тапкыр безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу соңгы Белем бәйрәме.
Шулай ук гимназиябезнең 1 һәм 11 сыйныф укучылары традицион рәвештә “Киләчәк очкычы” акциясендә катнаштылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары очкычлар ясап, теләкләр яздылар, аларны 1 сыйныф укучыларына бүләк иттеләр.

 

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч һәм күңелле мизгеле - беренче сыйныф укучыларының чыгышы. Кечкенә генә булуларына карамастан сабыйлар бик җитди чыгыш ясадылар. Алар дулкынланып, ләкин бик тырышып шигырьләр сөйләделәр.

 

Бәйрәм азагында яңа уку елының беренче кыңгыравы яңгырады - аны беренче сыйныф укучысы Хәкимова Амалия һәм унберенче сыйныф укучысы Азизов Кәрим яңгыратты. Бу символик аваз уку елы дәвамында булачак бик күп кызыклы дәресләр, проектлар, олимпиадалар, иҗади бәйгеләр билгесе булды.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!



К списку новостей