Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 533 учащихся, из них 4 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе 22.05.2026

22 май көнне гимназиядә 4 нче сыйныф укучыларының күңелләрендә иң якты, иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш - башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе үтте. Алар сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәрелделәр. Укучыларны әлеге истәлекле көннәре белән котлап, шатлыкларын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде. Гимназиядә, чын мәгънәсендә, җыр-моңга күмелгән балачак бәйрәме узды.
Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне Онытмыйча искә алырсың. Ә син безнең йөрәк түребездә Гүзәл мизгел булып калырсың. -
Рус теленнән Халыкара олимпада 22.05.2026

19-22 май көннәрендә гимназиябезнең 8А сыйныфы укучысы Җиһаншина Камелия (җит. Шафикова Ч.А.) рус теленнән Халыкара олимпадада катнашты. Чара "Дуслык" сәламәтләндерү комлексында узды. Укучылар ике этапта телдән һәм язмача биремнәр башкаралар. Олимпиадада илебезнең 15 регионыннан һәм СНГ илләреннән 180 укучы катнашты.
Язма турда катнашучылар морфология, орфография, синтаксис, пунктуация һәм грамматика буенча биремнәр башкардылар.
Ә икенче тур укучыларга фонетика, лексика, фразеология, стилистика, сөйләм культурасы һәм ораторлык сәнгате өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Камелия призер булды.
Котлыйбыз, алга таба да фәнни-иҗади уңышлар телибез! -
Волшебник Изумрудного города 21.05.2026

21 май көнне 1б сыйныфы укучылары «Әкият» курчак театрында «Волшебник Изумрудного города» әкиятен карадылар.
-
Правильное мышление 21.05.2026

21 май көнне 2а сыйныфы укучылары "Әкият" курчак театрында "Правильное мышление" әкиятен карадылар.
-
Гимназистларны данлау көне 20.05.2026

20 май көнне гимназиябез ишегалдында Гимназистларны данлау көне үткәрелде. 2025/2026 уку елына нәтиҗәләр ясалды. Чарада предмет олимпиадаларында, конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамота, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында спорт һәм иҗат өлкәсендә уңышка ирешүчеләр дә, Алдынгылар хәрәкәте активистлары да бар иде. Шулай ук иң актив сыйныфлар һәм иң күп китап укучылар да билгеләнде.
Чара биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында катнашучылар гимназия Гимнын башкардылар. -
Славян язуы һәм мәдәнияте көне 20.05.2026

20 майда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. 3 «В» сыйныфы укучылары өчен «Буквица» сәнгать мастер-классы үткәрде. Чара 24 май - Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.
Чараның максаты - укучыларны славян язуының тарихы һәм элементлары белән таныштыру.
Мастер-класс барышында укучылар славян әлифбасының килеп чыгышы һәм үсеше турында белделәр, борынгы кулъязма китапларда баш хәрефләрне бизәү традицияләре белән таныштылар, орнамент һәм каллиграфиянең өйрәнелгән элементларын кулланып, үзләре дә хәрефләр ясап карадылар. -
Беренчеләр хәрәкәте: без монда һәм хәзер 19.05.2026

19 май көнне гимназиядә Россия балалар иҗтимагый оешмалары көненә багышланган чаралар узды.
Өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен «Беренчеләр хәрәкәте: без монда һәм хәзер» дигән интерактив презентация оештырдылар.
Чара барышында укучылар алдынгылар хәрәкәтнең кыйммәтләре, гимназиябез активистлары катнашкан проектлар, Алдынгылар хәрәкәтенә кушылуның тәртипләре белән таныштырдылар. -
ЮХИДИ музеенда экскурсия 19.05.2026

19 май көнне 4а сыйныфы укучылары ЮХИДИ музеенда булдылар. Анда балалар өчен танышу экскурсиясе үткәрелде. Балалар узган гасырның күп кенә экспонатлары белән таныштылар. Экспозияләрдә борынгы полиция формасыннан алып полиция машинасына һәм мотоциклларга кадәр бар иде. Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
Хранители времени 18.05.2026

18 май көнне Халыкара музейлар көнендә укучыларыбыз «Хранители времени» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Укучылар «Минем яраткан зал» виртуаль турын төзеделәр: кыска видеолар төшерделәр, экскурсоводлар ролендә чыгыш ясадылар. Чара гимназия музеенда узды.
Экскурсияләр вакытында укучылар «Һөнәрче йорты» һәм «Сәүдәгәр йорты» композицияләре турында җентекләп сөйләделәр.
Барлык катнашучыларга да иҗади якын килү һәм мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез! -
Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы 16.05.2026

16 май көнне 7б сыйныфы укучылары "Волейбол үзәге" спорт комплексында Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы турнирын тамаша кылдылар.













