Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
19 апрель - Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне 16.04.2026

16 апрель көнне гимназиябездә «Без срока давности» дип исемләнгән бердәм хәтер сәгате үтте. Бу мөһим дата безгә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан рәхимсез геноцидка дучар булган СССР халкының фаҗигасе турында искә төшерә.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе балаларга ул куркыныч елларның тарихи дөреслеге, шулай ук Ватанны азат итү өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы турында сөйләде.
Укучылар нацистларның совет халкына каршы булган яман җинаятьләре турында сөйләгән "Вакыт узгач" видеоматериалларын карадылар. -
Тылсымлы хис-кичерешләр дөньясы 16.04.2026

16 апрель көнне 5 «Б» сыйныфында «Тылсымлы хис-кичерешләр дөньясы» темасына танып белү дәресе үткәрелде. Чараны педагог-психолог Сәләхова Э.Ф. үткәрде.
Очрашу барышында балалар әйләнә-тирәдәгеләр һәм үз хис-кичерешләре турында күбрәк белделәр, бер-берсен яхшырак аңларга өйрәнделәр. Чара сыйныфта ышанычлы атмосфера формалаштырырга, укучыларга үз-үзләренә ышанычны арттырырга һәм җылы мөнәсәбәтләр корырга ярдәм итте. -
"Татарстан Республикасы" газетасы призына 84 нче җиңел атлетика эстафетасы 16.04.2026

16 апрель көнне Казан шәһәрендә җиңел атлетиканы пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан Вахитов районы мәктәп командалары арасында "Татарстан Республикасы" газетасы призына 84 нче җиңел атлетика эстафетасына сайлап алу ярышлары үткәрелде. Чарада гимназиябез командасы да актив катнашты.
-
«Белем» Россия җәмгыяте мәйданчыгында очрашу 15.04.2026

15 апрель көнне УНИКС концертлар залында, «Белем» Россия җәмгыяте мәйданчыгында Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенең радиотапшырулар буенча генераль директор урынбасары һәм "Предательство" документаль фильмы авторы Андрей Андреевич Медведев белән очрашу узды. Чарада 10-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләр катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Әсәдуллина Алсу Мөниповна катнашты.
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында ачык әңгәмә узды. -
Психология атналыгы 15.04.2026

15 апрель көнне Психология атналыгы кысаларында педагог-психолог Сәләхова Э.Ф. 2 «Б» сыйныфы укучылары белән берлектә «Кәеф плакаты» ясадылар.
Һәр көнне укучылар гимназиягә килгәч, үзләренең агымдагы эмоциональ торышына туры килә торган смайликны сайлыйлар һәм плакатта урнаштыралар.
Инициатива балаларда зур кызыксыну уятты һәм сыйныфның иртәнге традицияләренең бер өлешенә әйләнде. -
Космик сәяхәткә әзерлек 15.04.2026

15 апрель көнне Психология атналыгы кысаларында педагог-психолог Сәләхова Э. Ф. 3 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Космик сәяхәткә әзерлек» темасына уен үткәрде.
Чараның максаты - командада эшләү, вербаль булмаган аралашу һәм эмоциональ интеллект күнекмәләрен үстерү. Уеннар барышында балалар сүзсез генә килешергә, башкаларның хисләрен танып белергә һәм аңларга өйрәнделәр. -
"Огнеборцы" яшь янгын сүндерү отряды 14.04.2026

14 апрель көнне мәктәп балаларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә беренчел белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерү максатларында, гимназиябезнең "Огнеборцы" яшь янгын сүндерү отряды янгын сүндерү-коткару спорты буенча 3 нче күнекмә дәресендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенең укыту-күнекмә комплексында үткәрелде.
-
Аҗаган 2.0 14.04.2026

9 апрель көнне 3а сыйныфы укучылары "Аҗаган 2.0" хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы кече яшь категориясендә актив катнаштылар.
Укучылар 14 төрле ярышта көч сынаштылар:
1. Сафта йөрү әзерлеге
2. Беренче ярдәм күрсәтү
3. Ватан тарихы
4. Викторина "Формалы батырлар" Маршрутлы уен "Аҗаган 2.0"
5. Сугыш кирәк-яракларын күчерү уены
6. Төз ату уены
7. Беренче ярдәм күрсәтү уены
8. Баткаклы сазлык уены
9. Разведчик уены
10. Миналы кыр уены
11. Элемтәче уены
12. Урында ориентлашу уены
13. Пәрәвез уены
Гимназиябезнең "Россия эрудитлары" командасы 2 урынга лаек булды.
Котлыйбыз, уңышлар телибез! -
Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү 14.04.2026

13 апрель көнне гимназиябезнең актлар залында "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" кысаларында 7а сыйныфы укучыларына лекция укылды.
Россия Федерациясе прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиал) кафедрасы мөдире Васин А.Л. чыгыш ясады. Александр Львови ул укучыларга "Тукай язмышы: эпизодлар" исеме астындагы үз китабын тәкъдир итте. -
Дулкынлануны ничек җиңәргә 13.04.2026

13-17 апрель көннәрендә гимназиябездә Психология атналыгы уза.
Атна сыйныф сәгатьләре сериясеннән башланды. Бүген 9 "Б" сыйныфы "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" кысаларында "Дулкынлануны ничек җиңәргә" темасы буенча фикер алыштылар.
Бу атнада безне яңа кызыклы очрашулар, тренинглар һәм чаралар көтә!













