Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Волшебник Изумрудного города 21.05.2026

21 май көнне 1б сыйныфы укучылары «Әкият» курчак театрында «Волшебник Изумрудного города» әкиятен карадылар.
-
Правильное мышление 21.05.2026

21 май көнне 2а сыйныфы укучылары "Әкият" курчак театрында "Правильное мышление" әкиятен карадылар.
-
Гимназистларны данлау көне 20.05.2026

20 май көнне гимназиябез ишегалдында Гимназистларны данлау көне үткәрелде. 2025/2026 уку елына нәтиҗәләр ясалды. Чарада предмет олимпиадаларында, конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга грамота, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында спорт һәм иҗат өлкәсендә уңышка ирешүчеләр дә, Алдынгылар хәрәкәте активистлары да бар иде. Шулай ук иң актив сыйныфлар һәм иң күп китап укучылар да билгеләнде.
Чара биюләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында катнашучылар гимназия Гимнын башкардылар. -
Славян язуы һәм мәдәнияте көне 20.05.2026

20 майда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Җәләева Г.А. 3 «В» сыйныфы укучылары өчен «Буквица» сәнгать мастер-классы үткәрде. Чара 24 май - Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.
Чараның максаты - укучыларны славян язуының тарихы һәм элементлары белән таныштыру.
Мастер-класс барышында укучылар славян әлифбасының килеп чыгышы һәм үсеше турында белделәр, борынгы кулъязма китапларда баш хәрефләрне бизәү традицияләре белән таныштылар, орнамент һәм каллиграфиянең өйрәнелгән элементларын кулланып, үзләре дә хәрефләр ясап карадылар. -
Беренчеләр хәрәкәте: без монда һәм хәзер 19.05.2026

19 май көнне гимназиядә Россия балалар иҗтимагый оешмалары көненә багышланган чаралар узды.
Өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен «Беренчеләр хәрәкәте: без монда һәм хәзер» дигән интерактив презентация оештырдылар.
Чара барышында укучылар алдынгылар хәрәкәтнең кыйммәтләре, гимназиябез активистлары катнашкан проектлар, Алдынгылар хәрәкәтенә кушылуның тәртипләре белән таныштырдылар. -
ЮХИДИ музеенда экскурсия 19.05.2026

19 май көнне 4а сыйныфы укучылары ЮХИДИ музеенда булдылар. Анда балалар өчен танышу экскурсиясе үткәрелде. Балалар узган гасырның күп кенә экспонатлары белән таныштылар. Экспозияләрдә борынгы полиция формасыннан алып полиция машинасына һәм мотоциклларга кадәр бар иде. Укучыларга экскурсия бик ошады.
-
Хранители времени 18.05.2026

18 май көнне Халыкара музейлар көнендә укучыларыбыз «Хранители времени» бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Укучылар «Минем яраткан зал» виртуаль турын төзеделәр: кыска видеолар төшерделәр, экскурсоводлар ролендә чыгыш ясадылар. Чара гимназия музеенда узды.
Экскурсияләр вакытында укучылар «Һөнәрче йорты» һәм «Сәүдәгәр йорты» композицияләре турында җентекләп сөйләделәр.
Барлык катнашучыларга да иҗади якын килү һәм мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез! -
Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы 16.05.2026

16 май көнне 7б сыйныфы укучылары "Волейбол үзәге" спорт комплексында Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы турнирын тамаша кылдылар.
-
Минем шәҗәрәм 15.05.2026

15 май көнне Казан шәһәре муниципаль архивы идарәсендә «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик эшләр конкурсының шәһәр этабына йомгак ясадылар. Иҗади бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары катнашты - барлыгы 90 эш тәкъдим ителде!
Чара кысаларында катнашучылар һәм аларның әти-әниләре өчен архив буенча кызыклы экскурсия үткәрелде. Балалар уникаль тарихи документлар белән таныштылар һәм архив материаллары белән ничек эшләргә кирәклеген белделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 6б сыйныфы укучысы Богатырева Елизавета җиңүче булды. -
Изгелек ярминкәсе 15.05.2026

15 май көнне гимназиябездә традицион Изгелек ярминкәсе узды. Хәйрия ярминкәсендә укучылар, укытучылар һәм гимназия хезмәткәрләре актив катнашты.
Барлык җыелган акчалар гимназиябез укучысына авырудан соң тернәкләнү өчен тапшырылачак.
Ярминкә уңышына үз өлешен керткән һәркемгә: оештыручыларга, катнашучыларга, сатып алучыларга һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез.
Бу матур традиция дәвамлы булсын һәм безне яңа казанышларга рухландырсын!













