Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Лагерьның 6 нчы көне. 09.01.2012

Лагерьның 6 нчы көне дә бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.Сәламәтлек минуты һәм иртәнге аштан соң укучылар витраж белән эшләделәр, аннан соң Зилә Бәшировна "Инглиз телен иң яхшы белүче" дигән исем астында кызыклы уеннар үткәрде. Азрак хәрәкәтләнеп алганнан соң, укучылар "Табышмаклар кичәсе"ндә булдылар. Төшке аштан соң балалар мәдәният хезмәткәрләре оештырган чарада катнашу өчен клубка юнәлделәр.
-
Лагерьның 5 нче көне. 08.01.2012

Бүген лагерьның 5 нче көне. Укучылар иртәнге аштан соң "Кышкы матурлык" дигән рәсем конкурсында катнаштылар. 1,2,3 урыннар билгеләнеп, бүләкләргә ия булдылар. Аннан соң шашка ярышы оештырылды. Укучылар бу уенны бик яраталар. Төшке аштан соң мәктәбебездә эшләүче вокал түгәрәге кызлары үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр.
-
Лагерьның 4 нче көне. 07.01.2012

Бүген лагерьның 4нче көне.Укучылар бердәм булып мәктәпкә җыелдылар.Иртәнге гимнастика һәм ашаганнан соң , балалар Сабага экскурсиягә киттеләр. "Яңа ел бизәкләре " дип исемләнгән бу экскурсиядә алар иң матур кар сыннарын карадылар, үзәк чыршы янында булдылар.Кайткач, баскетбол буенча лагерь беренчелеге үткәрелде. Соңыннан балалар мультфильмнар карап, өйләренә таралышты.
-
Лагерьның 3 нче көне. 06.01.2012

Бүген лагерьның 3 нче көне. Балалар төсле җепләрдән кызылтүш ясадылар, барлык кул эшләре дә бик матур килеп чыкты. Соңрак укучылар арасында төркемләп брэйн- ринг үткәрелде. Җиңүче командалар бүләкләнде.Төштән соң укучылар спорт мәйданчыгында тимераякта шуып, иртәгә үткәреләчәк ярышка әзерләнделәр.
-
Думаның туган көне. 06.01.2012

Бүген Балалар иҗат үзәгендә Думаның туган көненә багышланган зур бәйрәм булды.Монда 6 команды катнашты. Безнең мәктәптән Миннебаев Салават, Нотфуллин Илназ, Галимуллина Люзияләр матур чыгыш ясады.Монда Кыш бабайлар, Кар кызлары, Аҗдаһалар үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук презентацияләр конкурсына нәтиҗә ясалды, спикерыбыз актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.
-
Кышкы лагерь. 05.01.2012

4 январь көнне мәктәбебездә кышкы лагерь эшли башлады. Монда барлыгы 30 бала йөри. Укучылар белән кызыклы чаралар, төрле конкурслар үткәрелә.Шулай ук экскурсияләргә бару планлаштырылган.Бүген 5 январь көнне балалар кошларга ярдәм йөзеннән җимлекләр ясап элделәр, шахмат ярышында иң тапкырларны ачыкладылар.Төрле хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
Яңа ел бәйрәмнәре.
04.01.2012
4 январь көнне Тимершык мәдәният йортында укучыларның Яңа ел бәйрәмнәре булып узды. Сәгать 9 да беренче смена бәйрәм итсә, кичке 4 тә икенче смена укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Барлык концерт номерлары, күренешләр бик оешкан төстә, матур барды.Яңа ел чаралары белән аралашып барган Илназ Фазылҗанов җитәкчелегендәге "Ялкын" бию төркеменең чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. Актив катнашкан укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәт белдерәбез.
- Ура, каникуллар! 30.12.2011
-
Ата- аналар җыелышы. 26.12.2011

26 декабрь көнне мәдәният йортында ата-- аналар җыелышы булып узды. Беренче өлештә директор урынбасары Гөлнара Җәүдәтовна кыскача уку- укыту торышы, төрле сыйныфтан тыш эшләр һәм чаралар буенча чыгыш ясады, сыйныф җитәкчеләре чирек нәтиҗәләре белән таныштырып үттеләр. Җыелышның икенче өлеше түгәрәкләр эшчәнлегенә һәм дәрестән тыш эшчәнлеккә карата оештырылган иде. Түгәрәк җитәкчеләренең һәрберсе чыгыш ясады. Чыгыштан соң укучылар ярдәме белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Монда укучыларның биюләрен, курчак театрын, инглизчә спектакльне күрергә һәм җырларын , нәфис сүзләрен тыңларга мөмкин булды.Фойеда кул эшләреннән торган күргәзмә куелды. Җыелыш бик оешкан төстә узды , барлык ата- аналар һәм укытучылар канәгать калды.
-
ТР Дәүләт Советында.
20.12.2011
20 декабрь көнне Гөлнара Җәүдәтовна җитәкчелегендә 8 класс укучылары Фазылова Зәринә һәм Загидуллин Искәндәр ТР Дәүләт Советында булып кайттылар.Анда "Мин- кеше, мин - гражданин " республика конкурсының йомгаклау тантанасы булды. Гөлнара Җәүдәтовна Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә лаек булды.Депутаталарның эш урыннары , журналистлар эшчәнлеге , музей белән танышу файдалы һәм мавыктыргыч булды.



















