Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"Үсемлекләр көне".
10.04.2012
Мәктәбебездә биология атналыгы дәвам итә.План нигезендә сишәмбе көн "Үсемлекләр көне" буларак үтте. 9 нчы сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җиҗәкчелегендә кызыклы маршрут тәкъдим иттеләр. Ул үз эченә 4 тукталышны алды: "Мине таны", "Дөресен сайла!", "Бакчачы", "Урман табышмаклары". Аларда һәр сыйныф төрле биремнәр үтәделәр.
-
Биология атналыгы. 09.04.2012

Мәктәптә биология атналыгы башланып китте.Аның беренче көне кошларга багышланды. 7 нче сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җитәкчелегендә "Кошларның практик һәм экологик әһәмияте", "Кошлар дөньясы рекордсменнары" дигән темаларга информацион сәгатьләр тәкъдим иттеләр.Башлангыч сыйныфлар арасында "Иң матур кош", "Иң файдалы кош" темаларына рәсем конкурсы, урта һәм югары сыйныфта анаграммалар төзү буенча конкурслар, викторина үткәрелде.
-
Ярминкә. 09.04.2012

Бүген технология атналыгы башланып китте. Беренче көнне "Тәмлетамаклар" ярминкәсе үткәрелде.
-
"Бөтендөнья Сәламәтлек көне". 07.04.2012

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Мәктәбебездә бу көн иртәнге гимнастикадан башланып китте. Һәр сыйныфта сәламәтлек дәресләре үткәрелде. Тәнәфес вакытларында укытучыларга каршы укучылар, укучыларга каршы укучылар арасында баскетбол, волейбол ярышлары уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында эстафета үткәрелде.
-
" Теле барның- иле бар" шигырь конкурсы
28.03.2012
28 нче март көнне районда " Теле барның- иле бар" дигән темада шигырь конкурсы үткәрелде. 11 нче сыйныф укучысы Фатыйхов Фәннүр (җитәкчесе Нуруллина З.Ф.) II урын, 8 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә ( җитәкчесе Валиева Г.Р.) III урын яулады. Молодцы!
-
Ломоносов укулары 27.03.2012

27 март көнне Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Ломоносов укулары" дигән фәнни конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә 2 нче урын яулады. Фәнни җитәкчесе Нуруллина Зәмфирә Фәнәвиевна. илсинәгә киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Театр фестивалендә.
26.03.2012
26 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Сәхнә көзгесе" республикакүләм милли балалар театр фестивале үткәрелде. Монда безнең мәктәптән Миннеханова М.Ф. җитәкчелегендәге 5 нче сыйныф коллективы уңышлы чыгыш ясап , III нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Алар тамашачыларга Ф.Яруллинның "Бәхет ачкычы" спектаклен тәкъдим иттеләр.
-
Конкурста булдык. 26.03.2012

26 март көнне Кукмара районында "От творчества учителя к творчеству ученика" төбәкара фестиваль - конкурсы уздырылды. Декоратив - гамәли сәнгать номинациясендә 5 сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния 3 нче урынга лаек булды. Укытучысы- Фәлванова Айгөл Фидаилевна. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Әле дә ярый сез бар дөньяда". 23.03.2012

23 март көнне 6 нчы сыйныф укучылары Нурия Әлхамовна җитәкчелегендә "Әле дә ярый сез бар дөньяда" дип аталган чара үткәрделәр. Бу чарага укучыларның әбиләре чакырылган иде. Укучылар үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр, үз куллары белән эшләгән бүләкләр тапшырдылар. Укучылар әбиләре турында, ә әбиләр оныклары турында матур сүзләр әйттеләр. Барлык катнашучылар да бәйрәмнән канәгать калды.
-
"Гаилә бәйрәме". 22.03.2012

Кичә мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларының "Гаилә бәйрәме" булып үтте. Бәйрәмдә әти- әниләр, укучылар һәм аларның беренче укытучылары катнашты. Кичәнең беренче өлешендә укучылар үзләренең чыгышларын күрсәттеләр, ә икенче өлештә гаиләләр өч командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бу бәйрәмне оештырган 5 нче сыйныф җитәкчесе Миннеханова Миңсылу Фәнәвиевнага рәхмәтебезне белдерәбез.



















