Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Дусларча очрашу 14.02.2013

13 февраль көнне Саба аграр лицееның кызлар командасы белән баскетбол буенча дусларча очрашу үткәрелде. Уен безнең мәктәп кызларының җиңүе белән төгәлләнде. Молодцы, котлыйбыз!
-
Хоккей ярышы 13.02.2013

Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. Бүген командалар арасында хоккей ярышы булып үтте. 5:3 исәбе белән "Яшелләр" командасы җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
"Лыжня России". 09.02.2013

9 февраль көнне мәктәбебез укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре "Лыжня России" чаңгы ярышында катнашып үз көчләрен сынадылар.
-
Хәрби- патриотик айлык. 08.02.2013

Ел саен мәктәптә февраль ае хәрби- патриотик айлык буларак үтә. 8 февраль көнне "Яшелләр" һәм "Зәңгәрләр" командалары арасында бадминтон ярышы уздырылды. "Яшелләр" командасы җиңүгә иреште.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 03.02.2013

Тимершык урта мәктәбендә янгынга каршы чаралар даими үткәрелеп тора. Укучылар белән тренировкалар, педагогик коллектив һәм техник персонал өчен кабат күнегүләр үткәрелде, огнетушитель белән эш итү тәртибе искә төшерелде.
-
Юбилеегыз белән! 31.01.2013

31 нче январь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Нурзия Мехәмәтнуровнага 55 яшь тулды.
Нурзия Мехәмәтнуровна! Юбилеегыз котлы булсын! Сез тәрбияләгән балалар сезгә яхшы хәбәрләр генә китерсеннәр, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек белән гомер кичерегез!
-
Студентлар белән традицион очрашу. 26.01.2013

26 январь көнне мәктәптә "Студентлар белән традицион очрашу" кичәсе булып узды. Кичәнең беренче өлешендә студентларга сүз бирелде. Алар үзләре укыган уку йортлары , анда керү тәртибе турында сөйләделәр. Америка һәм Германиядә булып кайткан студентларыбыз чыгышы да кызыклы булды. Икенче өлештә укучылар һәм студентлар арасында уеннар, ярышлар үткәрелде.
-
"Зур уен". 24.01.2013

24 январь көнне педагог- оештыручы Мусина Г.Ф. башлангыч сыйныф укучылары арасында "Зур уен" дип аталган спорт- интеллектуаль уенын үткәрде.Укучылар 4 командага бүленеп төрле станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр. Анда алар сорауларга җавап бирделәр, дуслык турында җыр башкардылар, скакалкада сикерделәр һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар.
-
Юл кагыйдәләрен беләсеңме? 23.01.2013

23 январь көнне ГИБДД хезмәткәрләре Насыйбуллин И. җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Юл кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән викторина үткәрделәр. Соңыннан укучыларга календарь, блокнот, китап һәм һәр класска уен бүләк иттеләр.
-
Чисталык дәресе. 16.01.2013

15 январь көнне урта һәм югары сыйныфларда биология укытучысы Энҗе Әнәсовна "Чисталык дәресләре" үткәрде. Ул Россия һәм Татарстан территориясендәге табигый тыюлыклар белән таныштырды, экология мәсьәләләренә тукталды.



















