Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Әниләр көне. 24.11.2012

Бүген мәктәбебездә "Әниләр көне"нә багышланган тирән эчтәлекле, матур чара булып узды. Аны Зилә Бәшировна җитәкчелегендә 5 нче сыйныф укучылары әзерләгән иде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Гөльязның уңышы. 24.11.2012

19 ноябрь көнне математика буенча район олимпиадасы булып узды.Анда 7 сыйныфтан Фазылова Зәлидә, 8 сыйныфтан Нәгыймова Айзилә,9 сыйныфтан Фазылова Зәринә , 10 сыйныфтан Валиева Гөльяз, 11 сыйныфтан Галимҗанова Йолдызлар катнашты. Гөльяз 3 нче урынга лаек булды. Укытучысы- Михайлова Н.Ә. Олимпиадада катнашучы барлык укучыларга да уңышлар телибез.
-
Илсинә- 3 нче! 24.11.2012

24 ноябрь көнне биология буенча үткәрелгән олимпиадада 9 сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә 3 нче урынга ия булды. Җитәкчесе- Хабибуллина Энҗе Әнәсовна. Илсинәне зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Альберт- 2 урында. 22.11.2012

22 ноябрь көнне районда технология буенча олимпиада булып үтте. Безнең мәктәптән Галимов Альберт, Фазылова Зәринә, Валиева Гөльяз катнашты. Галимов Альберт 2 урынга ия булды. Җитәкчесе - Гараев И.Г. Котлыйбыз!
-
Бадминтон ярышы. 14.11.2012

14 ноябрь көнне укытучылар коллективы арасында бадминтон ярышы булып узды. Ир-ат укытучылар арасында 1 урынга Биктимиров А.Г., 2 урынга Фазылов Р.М., 3 урынга Хазиев А.Х. лаек булды. Ә хатын-кыз укытучылар арасында 1 урынны Гарифуллина М.М., 2 урынны Фазылова Г.Җ., 3 урынны Фальванова А.Ф. яулады. Җиңүүчеләрне котлыйбыз һәм район ярышында уңышлар телибез.
-
Бассейнга экскурсия. 07.11.2012

7 ноябрь көнне 1 һәм 3 нче сыйныф укучылары Дәүлиева Н.М., Гарифулина М.М. җитәкчелегендә бассейнга бардылар. Экскурсия укучыларга бик ошады, аеруча 1 нче сыйныфларга.
-
Консультацияләр графигы
02.11.2012
Көзге каникул чорында имтиханнарга хәзерләнү дәвам итәчәк. Күрсәтелгән график нигезендә укучыларны көтеп калабыз.
-
Парламент дәресе. 26.10.2012

22-27 октябрь көннәрендә мәктәпләрдә парламент дәресләре үтә. Безнең мәктәптә дә бу дәресләр үткәрелде. Алар методик ярдәмлекләргә таянып уздырылды, укучыларга күп мәгълүмат бирелде. Конкурска рәсемнәр, плакатлар, стенгазета җибәрелде.
-
"Көзге уңыш" бәйрәме. 19.10.2012

19 октябрь көнне 5-7 сыйныфларда "Уңыш бәйрәме" булып узды. Укучылар барысы да тырышып әзерләнгән иде, һәр сыйныф 1 урынга лаек булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Уңыш бәйрәме".
18.10.2012
18 октябрь көнне 1-4 сыйныфларда "Көзге уңыш" бәйрәме булып узды. Аны вожатый Мусина Г.Ф. үткәрде. Программада күңелле уеннар ,ярышлар, концерт номерлары, презентацияләр бар иде.Бәйрәм күңелле үтте.



















