Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Балачакның гүзәл бер киче" 20.04.2012

20 нче апрель көнне безнең мәктәп укучылары Лесхоз бистәсендә концерт куйдылар. "Балачакның гүзәл бер киче" дип аталган программа тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, һәр чыгыш алкышларга күмелде. Концертта катнашкан укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез.
-
Фәнсөярләр уңышы 20.04.2012

20 апрель көнне укучыларыбыз Кукмара шәһәрендә Үтәмышев исемендәге "Моё я в большой в науке" фәнни-гамәли конференциясендә катнашып кайтты. 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Гөльяз 3 урынны яулады, диплом һәм бронза медаль белән (укытучысы Вәлиева Г.Р.), 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллин Искәндәр эзләнү материалының актуальлеге һәм практик әһәмияте өчен грамота белән бүләкләнде (укытучысы Фазылова Г.Җ.)
-
Укучыбыз уңышы. 17.04.2012

14,15,16 нчы апрель көнне Казанда "Сандугач керде күңелгә" XV Бөтентатар фестивале булып узды.Анда безнең мәктәптән Фатыйхов Фәннур катнашып өченче урынга лаек булды. Ул диплом һәм кәрәзле телефон белән бүләкләнде.Фәннурга һәм җитәкчесе Гүзәлия Хәмитовнага алга таба да уңышлар телибез.
-
"Кызыклы һәм әһәмиятле фактлар көне".
13.04.2012
Җомга көн - "Кызыклы һәм әһәмиятле фактлар көне".Бу көнне укучылар терек табигать дөньясындагы иң кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштылар.Барлык катнашучыларга һәм оештыручы 9 нчы сыйныф укучыларына , биология укытучысы Энҗе Әнәс кызына эчтәлекле, мавыктыргыч һәм файдалы атналык оештыруы өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Кул эшләреннән ярминкә. 12.04.2012

12 апрель көнне мәктәптә кул эшләреннән ярминкә булып узды. Һәр сыйныф үзенең кул эшләрен тәкъдим итте.
-
"Җәнлекләр көне".
12.04.2012
Пәнҗешәмбе көн "Җәнлекләр көне" итеп үткәрелде. Укучылар кабат маршрут буенча "Зоошаяру", "Файндворд", "Дөресен сайла", " Кем күбрәк?" тукталышларында төрле биремнәр үтәделәр.
-
Зәринә - беренче! 11.04.2012

Бүген 8 нче сыйныф укучысы Фазылова Зәринә Кукмара шәһәрендә узган регионара "Прикоснись к науке" фестивалендә катнашып, 1 нче урынны яулап кайтты. Җитәкчесе Гөлнара Җәүдәтовна һәм Зәринәгә алга таба да уңышлар телибез!
-
"Табигать законнары көне".
11.04.2012
Атналык дәвам итә. Чәршәмбе көн "Табигать законнары көне" булды. Укучылар табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре җыентыгы булдырдылар, ребуслар төзеделәр. Шулай ук бу көнне мәктәп күләмендә үтәчәк интеллектуаль уенга әзерлек башланды, өй эшләре бирелде.
-
"Үсемлекләр көне".
10.04.2012
Мәктәбебездә биология атналыгы дәвам итә.План нигезендә сишәмбе көн "Үсемлекләр көне" буларак үтте. 9 нчы сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җиҗәкчелегендә кызыклы маршрут тәкъдим иттеләр. Ул үз эченә 4 тукталышны алды: "Мине таны", "Дөресен сайла!", "Бакчачы", "Урман табышмаклары". Аларда һәр сыйныф төрле биремнәр үтәделәр.
-
Биология атналыгы. 09.04.2012

Мәктәптә биология атналыгы башланып китте.Аның беренче көне кошларга багышланды. 7 нче сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җитәкчелегендә "Кошларның практик һәм экологик әһәмияте", "Кошлар дөньясы рекордсменнары" дигән темаларга информацион сәгатьләр тәкъдим иттеләр.Башлангыч сыйныфлар арасында "Иң матур кош", "Иң файдалы кош" темаларына рәсем конкурсы, урта һәм югары сыйныфта анаграммалар төзү буенча конкурслар, викторина үткәрелде.



















