Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Президент уеннары". 17.03.2012

16-17 март көнне Иҗат йортында "Президент уеннары" дип аталган Бөтенроссия спорт ярышларының район этабы булды. Беренче көнне командалар Олимпия уеннарына багышланган иҗади чыгыш күрсәттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Безнең мәктәп командасы бу бәйгедә 1 нче урын алды һәм икенче көнне үтәчәк ярышта катнашу хокукына ия булды. Уенда катнашкан барлык укучыларга һәм җитәкчеләре Гөлфинур Фәрхетдиновнага алга таба да уңышлар телибез.
-
Әлифба бәйрәме. 14.03.2012

Бүген мәктәбебездә Әлифба бәйрәме булып узды. 1 нче сыйныфларның чыгышы бик матур һәм эчтәлекле булды. Сыйныф җитәкчеләре - Галимова Гөлчәчәк Хөснулловна. Бәйрәмнең икенче өлешендә укучылар Миңсылу Фәнәвиевна җитәкчелегендә өйрәнгән "Урман аланы" әсәрен сәхнәләштерделәр . Бәйрәм әниләргә дә, укытучыларга да бик ошады.
-
"Теле барның иле бар" конкурсы. 14.03.2012

Бүген мәктәптә II Республикакүләм "Теле барның иле бар" конкурсының район этабына сайлап алу туры үткәрелде. Һәр сыйныфтан бер укучы туган тел турында шигырен сөйләде. 3 укучы район этабында катнашачак.
-
Күңелле эстафета. 10.03.2012

10 март көнне башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Кем өлгер, кем җитез?" дип аталган эстафета үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп кызыклы уеннарда көч сынаштылар.
-
"Дулкыннар" конкурсында. 07.03.2012

6 март көнне 11 сыйныф укучысы Фатыйхов Фәннур Мансур Мозаффаров истәлегенә оештырылган VII Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсында катнашып Гран- прига лаек булды. Җитәкчесе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина З.Ф. 7 март көнне үздырылган гала- концертта Фәннур үзен алып баручы буларак күрсәтте.Аңа алга таба да уңышлар телибез.
-
8 март бәйрәме. 07.03.2012

7 март көнне мәктәбебездә 8 март бәйрәме уңаеннан матур, үзенчәлекле чара булып узды. Бу чараны Миңсылу Фәнәвиевна җитәкчелегендәге 5 сыйныф куйды. Алар бөтен гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котладылар. Алдан хәбәр ителгән "Иң матур котлау" конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу конкурсның иң актив катнашучылары 4 нче сыйныф булды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 07.03.2012

6 марттан мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте.Бәйрәм рухы да сизелә. Укучылар "Әнием - алтыным" сочинение конкурсында, "Әнием портреты" рәсем конкурсында, иң матур котлау открыткасы конкурсында катнашты.
-
2,3 сыйныфларда 8 март бәйрәме. 07.03.2012

7 март көнне 2 һәм 3 нче сыйныфлар әниләрен бәйрәмгә чакырган иде. Чарада катнашучы укучылар матур чыгыш ясады:әниләр турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Укучыларның биюләре дә бәйрәгә ямь өстәде. Балалар да, әниләр дә кызыклы уеннарда катнаштылар. Чараны оештыручылар Гарифуллина М.М. һәм Дәүлиева Э.Р. га рәхмәтебезне белдерәбез.
-
КФУ укытучылары белән очрашу.
06.03.2012
6 март көнне Саба гимназиясендә КФУ укытучылары белән очрашу үткәрелде. Анда 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр килгән кунак үзенең факультеты турында сөйләде , анда керү шартлары белән таныштырды. Очрашу өлкән сыйныф укучылары өчен бик файдалы булды.
-
4 сыйныфта сбор. 06.03.2012

6 март көнне Мусина Г.Ф. җитәкчелегендә "Дуслык белән көчле без" исеме астында малайлар һәм кызлар арасында ярыш бик күңелле үтте.1-3 сыйныф укучыларына да бәйрәм рухы өстәде бу бәйге.



















