Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Конференциядә. 28.02.2012

28 февраль көнне мәктәбебез укучылары Әбрар Кәримуллин исемендәге фәнни- гамәли конференциядә катнашып алдынгы урыннар яуладылар. "Шушы яктан- шушы туфрактан без" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә -1нче урын (укытучысы Нуруллина З.Ф.). "Рус теле" секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Валиева Гөльяз- 3 нче урын ( укытучысы Валиева Г.Р.). "Әдәбиятлы халык- мәдәниятлы халык" номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Галимҗанова Йолдыз- 3 нче урын (укытучысы Миннеханова М.Ф.). Тарих фәне буенча 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллин Искәндәр (укытучысы Фазылова Г.Җ.) дипломга лаек булды. Аларга эшләрендә һәм укуларында уңышлар телибез.
-
Данил Салихов белән очрашу. 27.02.2012

27 февраль көнне драматург Данил Салихов белән очрашу булды. Ул кыскача үзенең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Данил Салихов үзе белән төрле авторларның һәм үзенең китапларын да алып килгән иде. Әсәреннән өзек укып һәм җырлап , ул үзенең артистлык һөнәрен дә күрсәтте. Укучылар драматургка кызыклы сораулар бирделәр. Очрашу күңелле һәм файдалы булды.
-
"Аҗаган- 2012". 25.02.2012

25 февраль көнне мәктәбебездә "Аҗаган- 2012" хәрби - патриотик уены булып узды. Иң башта "Зәңгәрләр" һәм "Яшелләр" командасының әзерлеге- кораллар саны, повязкалар- тикшерелде. Аннан соң һәр команда карта буенча барып, төрле сынауларны үтте. Флагны беренче булып "Зәңгәрләр" командасы эзләп тапты. Ай буе барган ярышлар һәм соңгы уенның нәтиҗәсе буенча "Зәңгәрләр" командасы беренчелекне яулады. Аларны котлыйбыз һәм "Яшелләр" командасына да алга таба җиңүләр телибез.
-
"Красив в строю, силен в бою". 24.02.2012

Бүген "Аҗаган- 2012" бәйгесе кысаларында "Красив в строю, силен в бою" конкурсы булып үтте. 1-11 сыйныф укучылары рапорт бирделәр, стройда йөрделәр, хәрби темага багышланган җырлар җырладылар. Һәр сыйныфның ныклы әзерлеге күренде. "Иң оста командир", "Иң яхшы җырлаучы сыйныф", "Иң яхшы атлап йөрүче сыйныф" билгеләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
"Солдатта булган диләр..." 22.02.2012

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмфирә Фәнәвиевна ачык тәрбия сәгате үткәрде. Ул "Солдатта булган диләр..." исеме астында узды. Бу чарага ул үзенең укучысын, быел гына армия сафларыннан әйләнеп кайткан Фатыйхов Язнурны чакырган иде. Язнур 8 һәм 11 сыйныф укучыларына үзенең армия тормышы турында сөйләде, кызыклы һәм моңсу вакыйгаларны яңадан бер кат хәтерендә яңартты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. чарада катнашкан һәркем бик канәгать калды.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2012

22 февраль көнне мәктәбебездә "Ватанны саклаучылар көне"нә карата чара булып үтте. Аны сыйныф җитәкчеләре Айдар Ханифуллович белән берлектә 10 сыйныф укучылары әзерләгән иде. Бәйрәм бик күңелле һәм матур булды. Беренче өлештә укучы малайларны,егетләрне, укытучы ир- атларны бәйрәм белән котладылар, икенче өлештә 6-11 сыйныф укучылары ике командага бүленеп аш-суга осталыкта, прическа ясауда, кызларга бүләк ясауда һәм башка кызыклы конкурсларда көч сынаштылар.
-
Биючеләребез район сәхнәсендә 18.02.2012

17 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп вожатый" конкурсының район этабы булып үтте. Анда безнең мәктәпнең "Ялкын" бию коллективы һәм 5 нче сыйныф укучысы Гыйлемшина Ландыш чыгыш ясады.
-
"Ягез әле, егетләр!" 15.02.2012

15 февраль көнне мәктәбебездә "Ягез әле , егетләр!" бәйгесе булып узды. Ул Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбыз хөрмәтенә оештырылды. Беренче өлештә Әфган сугышы турында сөйләнде.Анда катнашкан авылдашларыбыз тагын бер кат хатирәләрен яңарттылар. Икенче өлештә мәктәбебез егетләре йөгерү, ераклыкка сикерү, аркан тартышу, турникта тартылу , төз ату, автомат җыю кебек бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар. 1 урынга Миннебаев Салават (11 класс) , 2 урынга Фатыйхов Фәннур (11 класс), 3 урынга Мусин Алмаз (10 класс) лаек булды. Чараны оештырган Альберт Гыйлмулловичка рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Лыжня России- 2012". 11.02.2012

Чаңгыда йөрүнең сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәрберебез белә. Шул максаттан чыгып һәм иң оста чаңгычыларны ачыклау өчен ел саен "Лыжня России" үткәрелә.11 февраль көнне "Лыжня России- 2012" дип аталган чаңгы ярышы безнең мәктәптә дә булып үтте. Һәр бала актив катнашты.
-
Математика буенча олимпиада.
11.02.2012
Бүген Саба гимназиясендә математика буенча XIV республика олимпиадасының муниципаль этабы үтә. Ул 6 нчы сыйныфлар өчен үткәрелә. Анда безнең мәктәптән Бәйрәмов Фәнис, Мусин Булат, Фазылова Зәлидә, Дәүләтҗанова Айсинәләр дә катнаша. Аларга уңышлар телибез!



















