Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Көзге бал" бәйрәме.
18.10.2012
18 октябрь көнне 8-11 сыйныфлар өчен "Көзге бал" бәйрәме уздырылды. Бәйрәм үз эченә кызыклы конкурсларны, җыр-биюләрне, уеннарны алды.Бәйрәм ахырында җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Минем истәлекләрем". Тәрбия сәгате. 09.10.2012

9 октябрь көнне ,Өлкәннәр декадасы уңаеннан, 6 сыйныфта "Минем истәлекләрем" дип аталган тәрбия сәгате үтте. Монда укучыларның ике яктан да әбиләре чакырылган иде. Әбиләр үзләренең яшь вакытлары турында, нинди авырлыклар күреп үсүләре турында сөйләделәр. Укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр. 6 нчы сыйныфлар Миңсылу Фәнәвиевна җитәкчелегендә өлкәннәргә концерт номерлары күрсәттеләр, аннары бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Команда- 2013". 08.10.2012

2013 елда Казанда Универсиада үтәчәк. Шул уңайдан төрле чаралар , конкурслар үткәрелә. "Команда -2013" проекты нигезләмәсе буенча безнең мәктәп укучылары һәм укытучылар тарафыннан стенд эшләнде. БИҮ дән, ДООЦ тан килгән методистлар каршында 9 сыйныф укучылары Гарифуллина Илсинә, Фазылова Зәринә һәм 6 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар.
-
Укытучылар көне. 05.10.2012

Бүген мәктәптә "Укытучылар көне" билгеләп үтелде. 10 сыйныф укучылары Энҗе Әнәсовна җитәкчелегендә чара күрсәттеләр. Бәйрәм һәр кешедә матур хисләр калдырды.
-
Өлкәннәр көне. 04.10.2012

4 октябрь көнне мәктәбебездә "Өлкәннәр көне" билгеләп үтелде. Беренче өлештә кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Ә аннары бәйрәм тантанасы ашханәдә дәвам итте.
-
"Чисталык дәресе".
27.09.2012
27 сентябрь көнне мәктәбебездә "Чисталык дәресләре" булып узды. Сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә чисталык турында даими сөйләшенә, мәктәп янында, чишмә тирәләрендә өмәләр үткәрелә. Биология укытучысы Энҗе Әнәсовна башлангыч сыйныфларда экология буенча презентация күрсәтте. Табигатебезгә карата мәрхәмәтле булырга, пычратмаска тиешлегебез турында әйтелде.
-
Милләтләр кроссы 23.09.2012

- 15 сентябрь - Варислар көне 15.09.2012
-
Яңа уку елы имин үтсен!
01.09.2012
2012-2013 нче уку елы башланып китте. Быел безнең мәктәптә 118 укучыга 24 укытучы белем һәм тәрбия бирәчәк. Яңа укытучыларыбыз да бар: физкультура укытучысы - Шакиров Рафил Шамилевич, өстәмә белем бирү педагогы - Фазылҗанов Илназ Рәисович. Яңа уку елында барыгызга да уңышлар, иминлек һәм сәламәтлек телибез!
-
Лагерьның 18 нче көне. 22.06.2012

Бүген лагерьның соңгы көне. Көн кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Иртәнге аштан соң укучылар “Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”дип исемләнгән чарада катнаштылар. Аны тарих укытучысы Хаҗиев А.Х. үткәрде. Икенче аштан соң кече Сабантуй уздырылды. Укучылар уеннарда бик актив катнаштылар.Обед ашаганнан соң лагерь ябылышына карата концерт куелды , флаг төшерелде. Укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр. Хәзер инде аларны алда җәйге каникул көтә. Каникуллар күңелле үтсен!



















