Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Баскетбол буенча зона ярышлары 30.10.2017

Бүген 2006 нчы елда туган кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона этабы ярышлары булып узды. Сатыш кызлары командасы 1 урын яулады. Котлыйбыз сезне кызлар! Җитәкчесе Солтанов А.Н.
-
Көзге бал 27.10.2017

Бүген мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәмнәре гөрләп үтте. Башлангыч сыйныфлары күңелле уеннарда көч сынашты, 5-7 сыйныфлар музыкаль номерлар, биюләрдә көчле булса, 8-11 сыйныфлар КВН уйнап ярышты.
-
Большой этнографический диктант 26.10.2017

3 ноября 2017 года по всей России в единое время пройдет акция "Большой этнографический диктант". Акция посвящена ко Дню народного единства.
-
"Сакчыллык атналыгы" 25.10.2017

Бүген "Сакчыллык атналыгы " кысаларында башлангыч сыйныфлар укытучысы Габдрахманова Ә.Н. "Сосчитай-ка!" дип исемләнгән викторина-дәрес үткәрде. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
-
Парламент дәресе 25.10.2017

Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татарстан республикасы конституциясе: 25 еллык тарих" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде. Чарада 9-11 сыйныф укучылары катнашты.
-
Тату сыйныф серләре 24.10.2017

Бүген мәктәбебезнең әти-әниләр комитеты "Тату сыйныф серләре" конкурсында катнашып "Традицияләрне саклаучы" номинациясендә җиңеп кайттылар. Дөрестән дә, гаилә белән мәктәп кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була.
-
Үз мәктәбеңә булыш! 23.10.2017

"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында мәктәбебезгә зур ярдәм- Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы йорт кинотеатры бүләк итте. Бик зур рәхмәт сезгә Нәҗип Нәкыйпович!
-
Тәрбия сәгате 20.10.2017

Бүген мәктәбебездә тәрбия сәгатьләре көне. Шул уңайдан 2 сыйныфта "Караклык нәрсә ул?" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе Шакурова Й.Р. әзерләгән бай эчтәлекле материал һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.
-
Табигый фәннәр декадасы дәвам итә 19.10.2017

Бүген табигый фәннәр декадасы кысаларында география укытучысы Марданов А.М. "Заповедные уголки России" дигән чара үткәрде. Әлеге чарада 5-11 сыйныфлар катнашып кызыклы мәгьлүматлар алдылар.
-
Викторина 18.10.2017

Бүген мәктәбебездә табигый фәннәр декадасы кысаларында 5-7 сыйныфлар өчен "В мире интересного" дип исемләнгән викторина булып узды. Аны биология укытучысы Хасанова В.Р. үткәрде. Викторинада җиңүче дип 7 сыйныф укучысы Хайруллин Р. табылды.









