Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
60 яшьлек юбилей 03.02.2018

Мәктәбебезне һәрвакыт җылы тотучы операторыбыз Шигабиев Наил абыйның олы юбилее- 60 яшьлек туган көне! Наил абыйны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, тигез картлык телибез. Шигабиев Наил абыйны Мәгариф идарәсе һәм Профсоюз комитеты да тәбрикләп Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
-
Интернет челтәрендә әти-әниләр җыелышы 31.01.2018

Интернет челтәрендә ата-аналар һәм укытучылар өчен кызыклы темаларга әти-әниләр җыелышлары үткәрелә. Шундый җыелышларның берсе 19 гыйнвар көнне уздырылды. Җыелышны https://ieml.ru/roditelskoe-internet-sobranie/ сылтамасы аша кереп карый аласыз.
-
Ышаныч телефоны 31.01.2018

Исегезгә төшерәбез, нинди генә авыр хәлдә калсагыз да ышаныч телефонына шалтырата аласыз! 8-800-2000-122- психологик ярдәм, 8-800-333-44-34- ышаныч телефоны.
-
"Оста куллар" 29.01.2018

Мәктәбебезнең иң гүзәл, оста куллы кызлары "Оста куллар" түгәрәген үз итеп, яратып йөриләр. Анда аларны түгәрәк җитәкчесе Гильманова Айгөл апалары төрле кул эшләре серләренә өйрәтә.
-
Көрәш буенча район ярышы 27.01.2018

Бүген мәктәбебездә көрәш буенча районных иң көчле яшь спортчылары көч алыша. Көрәшчеләр, районның төрле авылларыннан килеп, үз төбәкләренең данын күтәрәләр.
-
4 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 26.01.2018

Бүген 4 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Габдрахманова Ә.Н. белән берлектә ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Чарада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган театралләштерелгән тамаша күрсәтелде һәм викторина сорауларына җавап бирү оештырылды. Тәрбия сәгате бик күңелле итеп оештырылган иде.
-
Студентлар- булачак табиблар белән очрашу 26.01.2018

Бүген 9-11 сыйныф укучылары белән Казан шәһәренең медицина университетында укучы студентлар- булачак табиблар очрашты. Студентлар укуның ни дәрәҗәдә кирәк булуы, укытучыларны хөрмәт итәргә кирәклеге һәм уку процессы ничек алып барылганы турында сөйләделәр.
-
Ш.Мәрҗәни атналыгын йомгаклау чарасы. 16.01.2018

Бүген мәктәбебездә Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан "Мәрҗәни бөеклеген аңлау өчен" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
-
Психологик үзәктән кунаклар 15.01.2018

Бүген мәктәбебезгә психологик үзәктән кунаклар- психологлар килеп укучыларга күңелле уеннар, тест сораулары эшләтеп киттеләр. Шуның белән балаларның аң дәрәҗәсе, уй-фикерләре күренә, кемнәргә ярдәм кирәклеге ачыклана. Уеннар балаларга бик ошады.
-
"Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" 13.01.2018

Бүген мәктәбебездә "Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип исемләнгән әдәби мәйданчык үткәрелде. Чара Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланды.









