Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2018

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Укучылар үзара сәламәтлек темасына белемнәрен сынадылар, рәсем бәйгесендә катнаштылар. Уздырылган тәрбия сәгатьләре белемнәрен тагын да тулыландырды.
-
ВПР 03.04.2018

Мәктәбебезнең 10-11 сыйныф укучылары бүген география фәненнән ВПР эшләделәр.
-
Кошлар көне 03.04.2018

1 апрель- Бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә канатлы дусларыбызга багышланган чара үтте.
-
Аграр көллияткә сәяхәт 29.03.2018

Бүген 8 сыйныф укучылары Байлар Сабасында урнашкан Аграр көллияттә сәяхәттә булып, аның эшчәнлеге белән танышып кайттылар.
-
Боз сараена сәяхәт 27.03.2018

Укучылар каникул вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр. Бүген укучыларыбыз "Нарат" боз сараена тимераякта шуырга бардылар.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 24.03.2018

Бүген мәктәбебездә 1-6 һәм 7-11 сыйныфлар арасында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Укучылар дәрә кучтәнәчләреннән авыз итеп, уен-көлке белән бәйрәм иттеләр. Шулай итеп язны каршыладылар.
-
Дәрә җыю 23.03.2018

Мәктәбебездә "Нәүрүз" бәйрәме уңаеннан укучылар белән дәрә җыю үткәрелде. Милли гореф-гадәтләрне югалтмыйча, киләчәк буынга тапшыру- безнең бурычыбыз!
-
Президент сайлаулары 18.03.2018

Бүген бар Россия халкы өчен мөһим чара- президент сайлаулары үтә. Әлеге чарада бөтен укытучылар коллективы актив катнашты, ә укучылар Җирле үзидарә советы тарафыннан оештырылган "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаша алдылар.
-
Күңелле стартлар 16.03.2018

Бүген "Спортивный Татарстан" акциясе кысаларында 1-4 сыйныфлар арасында Күңелле стартлар уены үткәрелде.
-
Мәрхәмәтле гамәлләр көне 15.03.2018

Бүген #мәрхәмәтлетатарстан акциясе кысаларында мәктәбебездә мәрхәмәтле гамәлләр көне үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган обелискны чистартуда катнаштылар.









