Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
математика декадасы башланды 13.11.2017

Бүгенге көннән мәктәбебездә математика декадасы башланып китте.
-
Яшь гражданнар форумы 10.11.2017

Бүген мәктәбебезнең иң актив укучылары Минанхузина А., Гильмиева Ә., Гиниятова Д. һәм Габдрахманова С. яшь гражданнар форумында катнаштылар. Форумда актив эш алып барганы өчен 10 сыйныф укучысы Габдрахманова Сөмбел диплом белән бүләкләнде.
-
Район семинары 10.11.2017

Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту юнәлешендәге директор урынбасарлары семинары булып үтте. Чарада барлык мәктәпләрнең завучлары һәм мәгариф идарәсеннән методистлар катнашты.
-
Хореографиядән дәрестән тыш шөгыл 08.11.2017

Мәктәбебездә 1-4 сыйныфлар өчен хореографиядән дәрестән тыш шөгыл үткәрелә. Укучылар анда бию серләренә өйрәнәләр. Укытучылары Гильманова А.Н.
-
Укытучылар педсоветта! 03.11.2017

Бүген укытучыларыбыз коллективы педсовет утырышында катнаштылар. Анда 1 чирек нәтиҗәләре каралды. Һәр укучының өлгереш мәсьәләләре, тәртибе каралды. Утырышның икенче өлешендә укытучылар үз белемнәре белән башкалар белән уртаклаштылар.
-
Укучыларыбыз "Нарат" боз сараенда 02.11.2017

Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Нарат" боз сараена барып күңел ачып кайттылар.
-
Әти-әниләр җыелышы
02.11.2017
Бүген кич 18:00 мәктәбебездә әти-әниләр өчен җыелыш үткәрелде. Анда укучыларның 1 чиректә өлгереш, тәртип мәсьәләләре каралды. Шулай ук районнан чыгыш ясарга Саба башкарма комитеты вәкиле Исхакова А.Р., Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. да килгән иде. Сатыш җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Ф.Ф. җыелышта катнашып әти-әниләр алдында чыгыш ясады.
-
Баскетбол буенча зона ярышлары 30.10.2017

Бүген 2006 нчы елда туган кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона этабы ярышлары булып узды. Сатыш кызлары командасы 1 урын яулады. Котлыйбыз сезне кызлар! Җитәкчесе Солтанов А.Н.
-
Көзге бал 27.10.2017

Бүген мәктәбебездә "Көзге бал" бәйрәмнәре гөрләп үтте. Башлангыч сыйныфлары күңелле уеннарда көч сынашты, 5-7 сыйныфлар музыкаль номерлар, биюләрдә көчле булса, 8-11 сыйныфлар КВН уйнап ярышты.
-
Большой этнографический диктант 26.10.2017

3 ноября 2017 года по всей России в единое время пройдет акция "Большой этнографический диктант". Акция посвящена ко Дню народного единства.









