Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Ш.З.Зиннуров музей-бүлмәсендә кадерле кунаклар 14.03.2018

Бүген мәктәбебездә ак яулыклы әбиләр- Эзмә авылыннан ветеран укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре кунакта булды. Алар Ш.З.Зиннуров истәлегенә багышланган музей-бүлмәдә булдылар. Музей җитәкчесе Мөхәммәтханова Г.М. чыгышын караганнан соң кунаклар мәдрәсәгә юл алды.
-
Л.Н.Толстой иҗаты буенча уен- викторина. 13.03.2018

Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында 10 сыйныф укучылары өчен Л.Н.Толстой иҗаты буенча уен-викторина үткәрелде.
-
"Ягез, әле, кызлар!" 12.03.2018

Бүген 5-11 сыйныф укучылары арасында "Ягез, әле, кызлар!" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Үзләренең аш-суга, җыр-моңга, уңганлык-булганлыкта көчле икәнлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, "Кыюлар" командасы җиңеп чыкты.
-
#Мывместе#Безбергә акциясе 12.03.2018

Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында #Мывместе#Безбергә акциясе үткәрелде. Укучылар үзләренең бердәм, дус-тату гаилә булып яшәүләрен күрсәттеләр, флешмобта һәм символика ясауда актив катнаштылар.
-
Иртәнге линейкада 10.03.2018

Бүгенге иртәнге линейка күңелле вакыйгаларга аеруча да бай булды. Укучылар чаңгы ярышында алган призлы урыннар өчен һәм "Аҗаган" уенының мәктәп этабында катнашкан өчен бүләкләнеп грамоталар алдылар.
-
8 март- Халыкара хатын-кызлар көне. 08.03.2018

8 март бәйрәме уңаеннан мәктәбебездә хезмәт куючы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезгә эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, тыныч-матур тормыш телибез.
-
Башлангыч сыйныфларда 8 март бәйрәме 07.03.2018

8 март- Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан башлангыч сыйныфтагы 1-3 сыйныф укучылары әниләрен, әбиләрен бәйрәмгә чакырып, аларга хөрмәт күрсәттеләр.
-
Гаилә бәйрәме 06.03.2018

Бүген мәктәбебездә 4 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында "Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Укучылар әти-әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Чара бик күңелле һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. 4 сыйныфның класс җитәкчесе Габдрахманова Ә.Н. рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
-
"Аҗаган-2018" мәктәп этабы 03.03.2018

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкны йомгаклап "Аҗаган-2018" ярышының мәктәп туры үткәрелде.
-
Башлангыч сыйныфлар арасында күңелле ярышлар 24.02.2018

23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары арасында күңелле уеннар үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынашты. Чара бик күңелле узды.









