Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Георгий ленталары бәйләү 04.05.2018

Бүген укучыларыбыз Сатыш авылы зиратына барып, Бөек Ватан сугышы ветераннары каберенә Георгий ленталары бәйләп, ихтирам белдереп кайттылар
-
Чисталыкка өндәмәләр тарату 03.05.2018

Табигатьнең чиста, матур булуы үзебезнең кулларда икәнен һәркем аңлый. Әмма табигатькә зыян китерүчеләр дә шактый. Шул максаттан укучыларыбыз авыл урамына чыгып, табигатьне сакларга кирәклеген искәртеп өндәмәләр тараттылар.
-
Парламент дәресе 29.04.2018

Бүген мәктәбебезгә Парламент дәресе үткәрергә һәм укучылар белән очрашырга биология фәннәре докторы Мөхәммәтгалиев Хатыйп Габделбари улы килде. Укучыларга тормышта үз юлларын табарга изге теләкләрен җиткереп, гомер юлы вакыйгаларын сөйләде.
-
Язгы өмә 29.04.2018

Мөгаллимнәр язгы өмәдә катнашып мәктәп территориясен чистарттылар.
-
Туган тел кичәсе 26.04.2018

Бүген бөек шагыйребез Г.Тукайны искә алып аның иҗатына багышланган "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үткәрелде.
-
Парламент дәресе 24.04.2018

Бүген укучыларыбыз белән очрашуга Дәүләт Советы депутаты Глушков Г.Н., Саба районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Х., Саба районының "Бердәм Россия" партиясе җитәкчесе Зарипов Ф.Х. һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. килделәр. Алар парламент дәресе үткәреп, укучыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.
-
Судьялар белән очрашу 23.04.2018

Бүген мәктәбебездә кунаклар- Саба судының администраторы Халимов Рәдис Фарисович һәм мировой судья Шаймарданова Айгөл Габдуловна булдылар. Алар укучылар белән әңгәмә барышында төрле суд процесслары, судья һөнәре, укучыларны кызыксындырган сораулар хакында сөйләштеләр. Укучылар өчен әлеге очрашу бик файдалы булды.
-
Финанс грамотлылыгы атнасы 19.04.2018

Мәктәбебездә финанс грамотлылыгы атнасы бара. Укучылар мәктәп музеенда акча берәмлеге тарихы белән таныша, сборда катнаша һәм үз акча берәмлеген тәкъдим итә алдылар.
-
Психологик ярдәм 13.04.2018

Бүген 9, 11 сыйныф укучылары өчен Психологик үзәктән Ләйсән Тәлгатевна тренинглар үткәрде. Тренинглар алда көтеләчәк имтиханнар алдыннан укучыларның эмоциональ хәләтен яхшыртуга юнәлдерелгән иде.
-
Космонавтика көне 12.04.2018

12 апрель- космонавтика көне. Шул уңайдан укучылар өчен төрле чаралар үткәрелде. Физика укытучысы Рахимов Р.М. өлкән сыйныф укучылары өчен, китапханәче Солтанова Р.Ф. 5-6 сыйныфлар өчен чыгышлар үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары гөр килеп самолетлар очыртуда ярыштылар һәм рәсем бәйгесендә катнаштылар.









