Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Туган телне сөючеләр бәйгесе 22.02.2018

21 февраль- Бөтендөнья туган тел көне. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияте укытучысы Мөхәммәтханова Г.М. 9 һәм 10 сыйныф укучылары арасында "Туган телне сөючеләр бәйгесе" үткәрде. Укучылар телне камил белүдә көч сынаштылар.
-
Маршировка 22.02.2018

Бүген мәктәбебездә 2 рота арасында строй белән йөрү конкурсы үткәрелде. Укучылар үзләренең хәрби җырларны белүләрен, отряд белән идарә итү осталыкларын, тигез йөреш күнекмәләрен күрсәттеләр.
-
Русс теле көне 21.02.2018

Бөтендөнья туган көн бәйрәме уңаеннан бүген мәктәбебездә рус теле көне дип игълан ителде. 10 сыйныф укучылары белән берлектә Гильмутдинова Д.Г. укучыларга ачык чара күрсәтте.
-
Туган тел көннәре башланып китте 20.02.2018

21 февраль- Бөтендөнья туган тел көне. Шушы уңайдан бүген инглиз теле укытучысы Шарифуллина Р.Р. укучылар белән чара үткәрде. Укучылар үзләренең инглиз телен камил белүләрен һәм яратып өйрәнүләрен күрсәттеләр.
-
"Горячая линия" по вопросам поступления в первый класс
19.02.2018
Уважаемые родители!
С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам поступления детей в 1 класс, 19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
-
Туган җир сулышы 19.02.2018

Мәктәбебезнең иң сәләтле укучысы Габдрахманова Сөмбел Кукмара районында үткәрелгән "Туган җир сулышы" дип аталган II- Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып I урынга лаек булды. Җитәкчесе Гильмутдинова Д.Г.
-
Шахмат ярышлары 17.02.2018

Һәр шимбә мәктәпләр арасында Саба аграр көллиятендә шахмат ярышлары үткәрелә. Бүген мәктәбебез шахмат сөючеләре ярышларда катнашып алдагы турга юллама алдылар.
-
Әфганчылар белән очрашу 16.02.2018

Бүген мәктәбебездә укучылар өчен бик тә кызыклы һәм файдалы чара- афганчылар белән очрашу үткәрелде. Чарага Сатыш авыл җирлегендә яшәүче әфганчылар чакырылган иде. Алар үзләренең баштан кичкән хәлләр турында укучыларга сөйләделәр һәм сугыш афәтен күрергә язмасын дип теләделәр.
-
Әлифба белән хушлашу 15.02.2018

Бүген 1 сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә "Әлифба белән хушлашу" бәйрәмен үткәрделәр. Укучылар үзләренең җырга да, биюгә дә бик оста булуларын күрсәтте, матур шигырьләр сөйләделәр. Шулай итеп алар тәүге китаплары белән хушлашты.
-
Роталар арасында баскетбол ярышлары 12.02.2018

Февраль ае- мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дип игълан ителде. Шул исәптән укучылар 2 ротага бүленеп ярыш алып баралар. Бу атнада кызлар һәм егетләр командалары баскетбол буенча көч сынашалар.









