Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ярминкә 23.09.2017

Бүген Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе Саба шәһәр җирлегендә оештырылган "Мәгариф оешмалары ярминкәсе"ндә катнашты. Сатуга бакчада үстерелгән яшелчә, ашханәдә тозланган кыяр-помидор һ.б. товарлар тәкъдим ителде.
-
анкета сорауларына җавап бирү 22.09.2017

Бүген 5 сыйныф укучылары Фән һәм мәгариф министрлыгы чыгарган приказ нигезендә анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Исхакова А.Р. бездә кунакта 22.09.2017

Саба башкарма комитеты вәкиле Исхакова А.Р. бүген мәктәбебездә кунакта булып укучыларга "Экстремизм һәм терроризм ", "Велосипедта юл йөрү кагыйдәләре", "Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү" темаларына чыгыш ясады.
-
Бөтендөнья тынычлык көне 21.09.2017

Бүген 21 сентябрь- Бөтендөнья тынычлык көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Тынычлык күгәрчене" ("Голубь мира") акциясе үткәрелде. Һавага Бөек Ватан сугышында Сатыш җирлегеннән катнашкан 353 батырның исеме язылган күгәрченнәр беркетелгән шарлар очырылды. БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ЯКЛЫ!
-
"Терроризмга-юк!" акциясе 20.09.2017

"Терроризмга- юк!" акциясе кысаларында плакатлар конкурсы җиңүчеләре. Афәрин кызлар!
-
Оста куллар 18.09.2017

Мәктәбебездә Гильманова Айгөл Нагимулловна җитәкчелегендә "Оста куллар" түгәрәге эшчәнлеге гөрләп бара. Укучы кызларыбыз әлеге түгәрәккә бик яратып йөриләр.
-
Татарстан варислары берлегенә кабул итү 16.09.2017

Бүген 16 сентябрь көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 2 сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул итеп алдылар.
-
Милләтләр кроссы 16.09.2017

Бүген мәктәбебездә күңелле спорт чарасы- "Милләтләр кроссы" үткәрелде. Чара бик кызыклы үтте. Һәркем җиңәргә тырышты. Ә җиңүчеләргә бүләкләрне Сатыш җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Ф.Ф. тапшырды.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшыру. 15.09.2017

Бүген 15 сентябрь көнне Сатыш авылы китапханәсе китапханәчесе Габдрахманова Гөлфинә катнашында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Укучыларга ел буена бурычлар аңлатылды һәм уңышлар теләнде.
-
15 сентябрь- Татарстан варислары берлеге көне. 15.09.2017

Һәр көнне яхшылык кыл! Шушы девиз астында яшәүче меңләгән варисларның бүген бәйрәм көне. Барчагызны да бәйрәм белән, мәктәбебез варислары!









