Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Төгәл фәннәр атналыгы башланды 14.04.2014

Мәктәбебездә бу атна төгәл фәннәр атналыгы дип игълан ителде. Беренче көнендә математика фәненнән "Могҗизалар кыры " уены үткәрелде. Уенда укучылар бик актив катнашты. Суперуенда 8енче сыйныф укучысы Хәсәнова Руфинә җиңүче булды. Руфинәне җиңүе белән котлыйбыз.
-
12 апрель-Космонавтика көне 12.04.2014

Сыйныфтан тыш чара файдалы һәм нәтиҗәле үтте. Тематик чыгыш шулай ук тәнәфес вакытында мәктәп радиосыннан да ясалды.
-
Өмә гөрләп үтте. 12.04.2014

Апрель ае өмәләргә бай ай. Бүген барлык мәктәп укучылары өмәгә чыкты. Укучылар шау-гөр килеп кар тараттылар. .Тиздән кар эреп бетәр, табигать яшеллеккә күмелер.
-
"Тотальный диктант" 12.04.2014

В школе прошел всероссийский флэшмоб "Тотальный диктант". В нем приняли участие 70 человек: учителя-11, ученики-52, родители-7.
-
"Озын толым"бәйгесе.
12.04.2014
12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе булып үтте.Әлеге бәйгедә безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучылары Газизова Әлфинә һәм Хасанова Руфинәләр катнашты. Кызларыбыз аш- су әзерләүгә уңганлыкларын, җыр -биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Кызларыбызны жюри членнары уңай яктан бәяләделәр. Газизова Әлфинә 3 нче урынга лаек булды. Молодцы,кызлар!
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 11.04.2014

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “ 12 апрель-Космонавтика көне” темасына кичә үткәрелде. Габдрахманова Ә.Н. оештырган әлеге чарада укучылар Галәм, беренче космонавтлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, космоска очу турында видео ролик карадылар. Кичәнең икенче өлешендә укучылар, ике командага бүленеп, көч сынаштылар. “Марс” һәм “ Венера” командалары укучыларының белемнәре тигез булды. Дуслык җиңде.
-
“ Кошлар- безнең дуслар” темасына викторина 10.04.2014

10 нчы апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары арасында “ Кошлар- безнең дуслар” темасына викторина үткәрелде. Дәүләтова Г.Г.әзерләгән әлеге чарада укучылар кошлар турындагы белемнәрен төрле төрдәге биремнәрне үтәү аша сынадылар. Укучылар үзләренең кошлар турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр. Кичә бик җанлы үтте.
-
“ Юлда йөри беләсеңме?” темасына викторина 09.04.2014

9 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “ Юлда йөри беләсеңме?” темасына викторина үткәрелде. Юмаева Г. М. оештырган әлеге чарада укучылар юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар,аларны ничек белүләрен тикшерделәр. Бу чара укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте, юл йөрү кагыйдәләре тагын да күбрәк өйрәнүгә кызыксыну уятты.
-
"Флеш-моб" 09.04.2014

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан мәктәбебезнең "Яшь гвардия" членнары Флеш-моб үткәрделәр.Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар,чөнки һәркем хәрәкәттә- бәрәкәт икәнлекне аңлый.Шул рәвешле укучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту белән беррәттән рухи күңел күтәренкелеге дә алдылар. Сәламәт булыйк, дуслар!
-
О проведении онлайн-консультаций 08.04.2014

В рамках подготовки к проведению единого государственного экзамена в 2014 году (далее - ЕГЭ) Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки 8 апреля 2014 года с 8.00 до 20.00 проводит онлайн-консультации по вопросам, связанным с ЕГЭ.









