Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 ( 142 ) 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17.05.2014

Бүген 5-11 классларда "Ышаныч телефоны ни өчен кирәк?" дигән темага тәрбия минутлары үткәрелде.
-
Хәрби-кыр җыены 16.05.2014

13-17 май көннәрендә 10 класс егетләре катнашында район күләмендә хәрби-кыр җыены узды. Безнең мәктәбебезнең 10 класс егетләре дә әлеге чарада катнашып белем күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Гаилә көне 15.05.2014

15 май - Гаилә көне уңаеннан Бигәнәй башлангыч мәктәбендә "Безнең гаилә" дип аталган кичә-тамаша булып узды. Тамаша барышында укучылар үзләре эшләгән презентация күрсәтелде, кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Мамалай башлангыч мәктәбендә "Гаилә-җылы учак" дип исемләнгән кичә булып узды.
1-4 класслар өчен тарих фәне укытучысы Марданова Сәрия "Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт ясады. Укучыларны гаилә ядъкәрләре белән таныштырды.
Татар теле фәне укытучысы Мухаметхановнв Г.М. тарафыннан "Минем гаиләм" темасына иншалар конкурсы оештырылды.
-
Хореография түгәрәге эшчәнлеге 13.05.2014

11 нче сыйныф укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерлекләрен дәвам итәләр. Хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. белән берлектә егетләр һәм кызлар вальс биергә әзерләнәләр. Читтән карап торганда алар очып китәргә әзерләнгән пар аккошларны хәтерләтәләр. Тиздән алар да, шул аккошлардай, мәктәбебезне тәмамлап очып китәрләр.Уңышлар сезгә!
-
Варислар слеты 12.05.2014

Арташ урманында 12 нче май көнне балалар оешмаларының район слеты булып узды. Биредә ел дәвамында үткәрелгән район, республика конкурсларына нәтиҗә ясалды. Конкурсларда катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды. Милли бәйрәмебебез -Сабантуй мизгелләре дә мәйданда яңгыраш тапты. Мәктәбебезнең "Бәхетле балачак" бию коллективы чыгышы һәркемнең игътибарын яулады. Бәйрәм ахырында Дуслык учагы кабыздылар. Бәйрәм мизгелләре һәркемнең күңелендә матур истәлек булып калыр.
-
Янгыннан сак булыйк! 11.05.2014

Тиздән мәктәп яны "Кояшкай " ял лагеры эшли башлаячак. ОБЖ фәне укытучысы Ахметов А.Х. лагерьдә эшләүче уытучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча укулар үткәрде.
-
Тантаналы митинг 08.05.2014

-
Куркынычсыз тәгәрмәч - 2014
06.05.2014
-
Техник иҗат фестивале 06.05.2014

Бүген Саба балалар иҗат үзәге каршында оештырылган техник иҗат фестивалендә безнең мәктәп укучыларының эшләре дә урнаштырылды. 6 класс укучылары үзләре күргәзмә белән танышып кайттылар.
-
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк"
06.05.2014
Сәләтле балачак – өметле киләчәк” иҗат фестивале дәвам итә. Мәктәбебезнең хореография өстәмә белем дәресләренә йөрүче укучыларыбыз да гала - концертта катнашып уңышлы чыгыш ясады . “ Бәхетле балачак” бию төркеменә иҗади уңышлар телибез!









