Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
"Озын толым"бәйгесе.
12.04.2014
12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында "Озын толым" бәйгесе булып үтте.Әлеге бәйгедә безнең мәктәбебездән 8 нче сыйныф укучылары Газизова Әлфинә һәм Хасанова Руфинәләр катнашты. Кызларыбыз аш- су әзерләүгә уңганлыкларын, җыр -биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Кызларыбызны жюри членнары уңай яктан бәяләделәр. Газизова Әлфинә 3 нче урынга лаек булды. Молодцы,кызлар!
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 11.04.2014

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен “ 12 апрель-Космонавтика көне” темасына кичә үткәрелде. Габдрахманова Ә.Н. оештырган әлеге чарада укучылар Галәм, беренче космонавтлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, космоска очу турында видео ролик карадылар. Кичәнең икенче өлешендә укучылар, ике командага бүленеп, көч сынаштылар. “Марс” һәм “ Венера” командалары укучыларының белемнәре тигез булды. Дуслык җиңде.
-
“ Кошлар- безнең дуслар” темасына викторина 10.04.2014

10 нчы апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары арасында “ Кошлар- безнең дуслар” темасына викторина үткәрелде. Дәүләтова Г.Г.әзерләгән әлеге чарада укучылар кошлар турындагы белемнәрен төрле төрдәге биремнәрне үтәү аша сынадылар. Укучылар үзләренең кошлар турында күп мәгълүмат белүләрен күрсәттеләр. Кичә бик җанлы үтте.
-
“ Юлда йөри беләсеңме?” темасына викторина 09.04.2014

9 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “ Юлда йөри беләсеңме?” темасына викторина үткәрелде. Юмаева Г. М. оештырган әлеге чарада укучылар юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар,аларны ничек белүләрен тикшерделәр. Бу чара укучыларның мөстәкыйльлеген, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итте, юл йөрү кагыйдәләре тагын да күбрәк өйрәнүгә кызыксыну уятты.
-
"Флеш-моб" 09.04.2014

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан мәктәбебезнең "Яшь гвардия" членнары Флеш-моб үткәрделәр.Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар,чөнки һәркем хәрәкәттә- бәрәкәт икәнлекне аңлый.Шул рәвешле укучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту белән беррәттән рухи күңел күтәренкелеге дә алдылар. Сәламәт булыйк, дуслар!
-
О проведении онлайн-консультаций 08.04.2014

В рамках подготовки к проведению единого государственного экзамена в 2014 году (далее - ЕГЭ) Федеральная служба по надзору в сфере образования и науки 8 апреля 2014 года с 8.00 до 20.00 проводит онлайн-консультации по вопросам, связанным с ЕГЭ.
-
“Тамчы –шоу” интеллектуаль бәйгесе 08.04.2014

8 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тамчы –шоу” интеллектуаль бәйге үткәрелде. Шакирова Ә.Х. оештырган әлеге чарада укучылар төрле фәннәр буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Бәйге бик җанлы рәвештә барды. Укучылар татар язучылары иҗаты, А.С.Пушкин әкиятләре, татар теле, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча тирән белемле булуларын күрсәттеләр. Татар халык мәкальләре буенча да сынатмадылар.
“Тамчы –шоу” интеллектуаль бәйгесенең җиңүчесе - 3 сыйныф укучысы Ханов Айрат .
-
"Ачык ишекләр көне" 07.04.2014

Бигәнәй башлангыч мәктәбендә бүген "Ачык ишекләр көне" булып үтте. Әти-әниләр бу уку елында эшләүче дәрестән тыш эшчәнлек буенча дәресләр карадылар һәм фикер алыштылар. Килгән кунаклар күрсәтелгән һәр дәрестән канәгать калдылар, чөнки укучылар шушы дәрестә алган белем күнекмәләрен тиешле дәрәҗәдә ачып сала алдылар. Рәхмәт сезгә!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы
07.04.2014
7 апрельдән мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары атналыгы башланды. Атналыкның беренче көнендә 2-4 нче сыйныф укучылары өчен
“ Туган ягымда яз” темасына иншалар бәйгесе оештырылды. Барлык укычылар да бу бәйгедә теләп катнаштылыр. Иҗади эшләр арасыннан иң уңышлылары сайлап алынды.
I урын – Мәрдәнов Зөлфәт ( 4 класс)II урын – Исмәгыйлева Алисә ( 2 класс)
III урын- Шәйхуллина Ильвина ( 2 класс)
1нче сыйныф укучылары “ Туган ягымда яз” темасына рәсемнәр ясадылар.
I урын – Солтанов Ирек
II урын – Моратниязова Айгөл
III урын – Шәрифуллин АйгизӘ 3 нче сыйныф укучысы Файзрахманов Инсаф “ Яз килде” темасына китапчык эшләп , барыбызны таң калдырды.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне.
07.04.2014
Сәламәтлек- зур байлык.Шушы байлык саекмасын, кимемәсен дисәң, аны даими тулыландырып, ныгытып торырга кирәк. Бүген, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәбебезнең " Яшь Гвардия" членнары 5-11 сыйныф укучылары белән иртәнге зарядка оештырдылар.Сәламәт булыйк, дуслар!









