Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Сәләтле балачак -өметле киләчәк"
06.05.2014
5, 6 май көннәрендә Республикакүләм техник иҗат юнәлешендәге фестивальгә әзерләнү максатыннан һәм Сәләтле балачак-өметле киләчәк фестиваль конкурсының декоратив-гамәли, рәсем номинациясе күргәзмәләреоештырылды. Әлеге күргәзмәдә агач эшләре, автомоделирование, авиамоделирование, судомоделирование, авыл хуҗалыгы техникасы, робототехника номинациясендә эшләр тәкъдим ителде. Безнең мәктәптән техник иҗат түгәрәге җитәкчесе Марданов А.М. түгәрәккә йөрүче укучылар белән үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Көн дәвамында мастер-класслар күрсәтелде, экскурсияләр оештырылды. "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Ногманова Р.Р. эше I нче урынга лаек булды.
-
"Челтерәсен чишмәләр!"
05.05.2014
7 нче сыйныф җитәкчесе Тимергалиева Г.Ф. Укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан, авылдагы чишмәләрне чистартып кайттылар . Рәхмәт, укучылар!
-
Кырымга ярдәм акциясе
05.05.2014
Мәктәптә "Татарстан - Кырым балаларына" акциясе дәвам итә. Укучылар да, укытучылар да, әти - әниләр дә бу акциядә бик теләп катнаша. Әйдәгез, әлеге изге эштә катнашуны бергәләп дәвам итик!
-
"Ялкын"га - 90 ел 02.05.2014

30 нчы апрель көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасының Кече залында "Ялкын" журналының 90 еллыгы билгеләп үтелде. "Минем кабатланмас укытучым" номинациясендә мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира 2 нче урын яулады. Бүләкләү тантанасында аңа Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды. Ә укытучысы Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехановна Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Парламент дәресе
02.05.2014
29 нчы апрель көнне мәктәбендә Крым һәм Севастополь шәһәренең Россия составына кушылу уңаена "Без бергә!" дигән парламент дәресе 5-11 сыйныфларда Марданова С.Х. тарафыннан үткәрелде. Ә калган классларда бу чара сыйныф сәгатьләрендә узды.
-
1 май бәйрәме белән!
01.05.2014
Барыгызны да яз һәм хезмәт бәйрәме - 1 май белән котлыйбыз! Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.
Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җиһан
Матурлыкка төренеп. -
Район балалар думасының чираттагы утырышы
28.04.2014
28 нче апрель көнне Район балалар думасының чираттагы утырышы булып узды. Сессиянең көн тәртибе буенча көннең беренче өлешендә Район балалар думасы спикеры Гөлнәзирә Газизованың икенче ярты еллыкка отчёты тыңланылды. Икенче өлешендә Шекше урта мәктәбе активисты Айгөл Габдулхакова “Лидер года-2014” тә катнашу тәэсирләре белән уртаклашты. Утырыш дәвамында комитет җитәкчеләре һәм ярдәмчеләре сайланылды. Көннең дүртенче өлешендә 9 майга багышланган рәсемнәр ясалды һәм Дума утырышы флеш-моб биюе белән тәмамланды.
-
Өмә гөрләп үтте.
26.04.2014
Бүген дәресләрдән соң укучылар мәктәп янында оештырылган өмәдә актив катнаштылар.Әлеге өмәдән соң мәктәп яны тагы да ямьләнеп калды.Тиздән табигать яшеллеккә күмелер.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе.
26.04.2014
Бүген сөекле шагыйребез- Габдулла Тукайның туган көне. Шушы уңайдан рәсем укытучысы Солтанова Р.Ф. "Яшисең син, Тукай, безнең йөрәкләрдә!" темасына рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
-
"Тамчы- шоу" уены
26.04.2014
Татар теле һәм әдәбияте укытучысы 1-11 сыйныф укучылары катнашында Г.Тукай иҗатына багышланган "Тамчы-шоу" уены үткәрде.Уен барышында укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән кабат таныштылар.Тамаша матур җырлар, Г.Тукай иҗат иткән шигырьләр белән үрелеп барды.









