Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Флешмоб үткәрделәр.
22.04.2014
"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы кысаларында хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар, җитәкчеләре Аухадиева Н.А. белән берлектә флешмоб оештырдылар. Әлеге чарада мәктәп укучылары актив катнаштылар.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" конкурсына әзерлек 22.04.2014

23 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" конкурсының Хореография номинациясе буенча чыгышлар булачак. Мәктәбебезнең "Бәхетле балачак" бию төркеме дә әлеге конкурска ныклап әзерләнәләр . Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Вакытлы матбугатка язылу 22.04.2014

1 нче апрельдән 2014нче елның II яртыеллыгына матбугатка язылу башланды, шул уңайдан, безнең мәктәбебездә "Көмеш кыңгырау" газетасына язылу турында мәктәп радиосыннан белдерү ясалды. Китапханәче Гильманова А.Н. барлык укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бу бик тә кызыклы, балаларга тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүче, һөнәрләргә кызыксыну уятучы, ныклы патриотизм хисе тәрбияләүче газетага язылырга өндәде.
-
"Иммунитетны ныгыт!" 21.04.2014

-
"Морской бой"- уен-ярыш. 18.04.2014

Бүген төгәл фәннәр атналыгы нигезендә математика укытучысы Гөлүсә Фанисовна 6 сыйныф укучылары белән "Морской бой" дип аталган уен-ярышы үткәрде. Әлеге ярышта "Архимед оныкчыклары" һәм "Бөркетләр" командасы көч сынашты. Командаларга җанатарлар өстәмә балл бирә барды.Уен 3 турда дәвам итте. Көрәш ике команданың да бертөрле очколар җыеп "дуслык" җиңүе белән тәмамланды. Уенның формасы һәм эчтәлеге укучыларны җәлеп итә алды.
-
"Тукай яши безнең йөрәкләрдә" 18.04.2014

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Шушы уңайдан китапханәче Гильманова Айгөл мәктәп радиосы аша Габдулла Тукайның мәктәп китапханәсендә булган әсәрләре турында белешмә биреп үтте. Укучыларны китапханәга чакырып калды.Тәнәфес вакытларында Габдулла Тукай шигырьләре, җырлары тыңланылды.Әлеге чара укучыларны матур әдәби китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә уңышлы булды.
-
"New generation: новый взгляд" 18.04.2014

-
Информатика фәне буенча турнир 17.04.2014

Атналык план нигезендә, информатика фәне укытучысы Рәхимов Р.М. 5-11 нче сыйныфлар өчен "Counter - Strike" дип аталган турнир үткәрде. Әлеге турнир барышында укучылар информатика фәне буенча алган белем күнекмәләрен бер кат ныгыттылар, яңа төшенчәләр белән таныштылар. Турнир укучыларның фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итте.
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 17.04.2014

Сегодня в нашей школе прошел конкурс "Живая классика" - уникальный по своим масштабам проект по пропаганде чтения среди детей. В нем приняли участие ученики 6 класса. Они поделились своими читательскими открытиями, прочитав отрывки из выбранных произведений российских и зарубежных писателей. Молодцы !
-
Шахмат-шашка ярышы 17.04.2014

Мәктәбебезнең "Яшь Гвардия" членнары укытучы Солтанова Р.Ф. җитәкчелегендә шахмат-шашка турниры уздырдылар.Укучылар үзләренең сәләтләрен турнир барышында күрсәттеләр. Хаҗиев Айнур -1урын,.Солтанов Ирек -2 урын, Фәйзрахманов Инсаф -3 урын яуладылар. Молодцы, егетләр!









