Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тарих атналыгы башланды 12.03.2014

Мәктәптә тарих һәм иҗтимагый фәннәр атналыгы бара. Шул уңайдан 11 март көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марданова С.Х. «Тарихи викторина », ә 12 март көнне «Яшь тарих белгечләре» дигән бәйге үткәрде. Бәйгедә 10 нчы класс укучысы Сабиров Рамиль иң күп балл җыеп, җиңүче дип табылды.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2014

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелебездән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Барасы юлларыгыз якты, туасы көннәрегез аяз, сәламәтлегегез нык, гомерегез озын, гаиләләрегездә тигезлек, иминлек булуын телибез.
Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!
Кем сөенмәс күреп яз ямен!
Иң зур бәхет-дуслык, тынычлыкта
Каршы алу язлар бәйрәмен!
-
"Гаилә бәйрәме"
07.03.2014
7 март көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм әти-әниләр катнашында "Гаилә бәйрәме" булып узды. Бәйрәм барышында балалар белән бергә әти-әниләр дә төрле уен-ярышларда көч сынаштылар. Тамаша концерт номерлары белән үрелеп барды Бәйрәм әти-әниләргә һәм балаларга бик ошады.
-
Радио аша котлау.
07.03.2014
7 март көнне "Чишмәкәй " балалар оешмасының сәнгать юнәлеше җитәкчеләре мәктәптәге барлык хатын-кыз укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, укучыларны радио аша бәйрәм белән котладылар. Аларга алдагы хезмәтләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, гайлә бәхете, укучыларга укуларында иҗади уңышлар теләделәр. Теләкләрне матур җыр һәм шигырь юллары аша җиткерделәр.
-
Рус әдәбияты буенча олимпиада 06.03.2014

«Перспектива»үзәге оештырган “Озын тәнәфес” исеме астында үткәрелгән рус әдәбияты фәненнән олимпиада да катнашып 8 нче сыйныф укучысы Джуманова Алинә 3 урынга лаек булды.
Җитәкчесе: Д.Г.Гыйлметдинова.
-
"Ягез әле,кызлар!"
06.03.2014
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булып узды. Бәйге барышында кызлар үзләренең аш-су әзерләүгә осталыкларын, җыр биюгә булган сәлатләрен күрсәттеләр. "Иң оста кыз", "Иң тапкыр кыз", "Иң җитез кыз", "Иң сөйкемле кыз", "Иң уңган кыз", "Иң иҗади кыз" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Молодцы кызлар!
-
Бәйрәм өчен бүләк! 05.03.2014

Мәктәптә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур эшләр башкарыла. 9 нчы сыйныф укучылары концерт-тамаша әзерли, башлангыч сыйныфларда "Гаилә бәйрәме" узачак, "Оста куллар" түгәрәгендә бәйрәмгә бүләк әзерлиләр. Ә китапханәдә китапханәче Гильманова А.Н. 5 нче сыйныф егетләре һәм кызлары белән әниләренә бүләккә роза чәчәге ясадылар. Бик матур килеп чыкты, әниләре ошатырлар.
-
"Кышкы илһам" 03.03.2014

8 нче сыйныф укучысы Джуманова Алинә Бөтенроссия педагогик осталык үзәге оештырган “Кышкы илһам” конкурсында катнашып җиңүче дипломына лаек булды. Әлеге конкурста Алинә үзенең рус телендә язылган шигырьләре белән катнашты.
Җитәкчесе: Д.Г.Гыйлметдинова
-
Химия атналыгы 03.03.2014

Атналак план нигезендә 3 март көнне 8 сыйныф укучылары мәктәп радиосы аша "Җир һәм су", "Химиядә мөһим ачышлар", "Татарстанда химия һәйкәлләре" темаларына чыгыш ясадылар. Әлеге чыгышлар укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә әһәмияткә ия булды. Радио тыңлаучыларга 8 сыйныф укучыларының чыгышлары бик ошыды
-
Котлыйбыз!
01.03.2014
1 март көнне Шытсу мәктәбендә М.Фәйзиев призына уздырылган көрәштә 7 сыйныф укучысы Гараев Фәнис - 2 урын, 6 нчы сыйныф укучысы Зиннатов Рәзил - 2 урын алдылар. Без сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда җиңүләр яулавыгызны телибез!









