Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Кояшкай"ның унынчы көне. 12.06.2014

Бүген 12 июнь- Россия көне уңаеннан,"12 июнь-Россия көне" дип аталган интеллектуаль кичә,рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.10.00-11.00 сәгать аралыгында "Математик -шоу " уен -кичә булып узды. Кичә барышында укучылар математика фәне буенча алган белемнәрен ныгыттылар. Көндезге аштансоң "Рәсемнәремдә туган авылым" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы булып узды. Җиңүче укучылар билгеләнде. Бүгенге көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Кояшкай" ял лагереның тугызынчы көне. 11.06.2014

Балалар иртәнге ашны ашап алганнан соң, “Апельсин – шоу, яки кызгылт сары дискотека” җырлы – биюле, башваткычлы тамаша булып узды, бу уен балаларга бик каты ошады, алар рәхәтләнеп уйнадылар.
“Төсле математика” дип исемләнгән викторина да булып үтте. Бу уен балаларга бик кирәкле уен булып чыкты.
Икенче аштан соң балалар “Хуҗа Насретдинның көлке капчыгы” дип исемләнгән кичәне карап киттеләр. Анда чакырылгын кунаклар арасында Хуҗа һәм аның ишәге бар иде, алар балаларга кызыклы мәзәкләр сөйләп көлдерделәр, Хуҗа белән истәлекле фотоларга төштеләр.
-
"Кояшкай" ял лагереның сигезенче көне. 10.06.2014

Иртәнге ашны ашап үткәннән соң, “Биш йолдыз” уены булып узды, бу уен балаларга бик кирәкле уен булып чыкты, чөнки бу уенда гел башны эшләтергә кирәк иде, төрле – төрле зур саннарны тапкырлау, бүлү, кушу, алу, шул саннардан мозаика төзү, һәм башка төрле кызыклы биремнәре бар иде.
Әзерәк кенә ял итеп алгач, балалар “Упкын төбендә” дип исемләнгән презентация карап киттеләр. Анда балалар начар гадәтләр һәм алар белән дус булган очракта нәрсә килеп чыга икәнлеге турында искә төшерделәр.
Икенче аштан соң Ишан хәзрәтнең каберлегенә балалар экскурсия ясадылар. Укучыларга төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында мәгълумат бирелде, аның бай тарихы турында сөйләнде. Укучылар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
-
Лагерьда-математика атналыгы 09.06.2014

9 нчы июньнән 14 нче июньгә кадәр лагерьда математика атналыгы барачак. Атналык дәвамында балаларны "Биш йолдыз","Төсле математика","Математик уен-кичә","Сихерләнгән урманда байлык эзләү" викторина,математик кроссворд чишү уеннары узачак.Бүген алар "Морской бой" уен-кичә барышында математика фәне буенча алган белемнәрен ныгыттылар."Интеллектуаль уеннар тукталышында" 1 нче урынны Гиниятова Динә, 2 урынны Сибгатуллин Булат һәм Фархуллина Зәлия, 3 урынны Хазиев Айнур, 4 урынны Хузина Алия, Мирзагитова Айгуль һәм Шайхуллина Ильвина лар яулап алдылар.
Авылыбыз абыстае Әминә апа янында булып иман дәресләре алдылар.
-
"Кояшкай" ял лагереның алтынчы көне. 06.06.2014

Бүген дә лагерь тормышы күтәренке рухта башланып китте. Иртәнге аштан соң Татарстанның данлыклы спорт мастерлары белән таныштылар,презентация карап фикер алышу оештырдылар.Саф һавада "Тизрәк! Биегрәк! Җитезрәк!" девизы астында ике команда көч сынашты.Тыл ветераннары Фәүзия апага һәм Мөхәммәт абыйларга ярдәм оештырдылар. Көндезге ашны ашаганнан соң "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп тимераякларда шуып,күңелле ял иттеләр.
-
Сабантуй бәйрәмнәре котлы булсын! 06.06.2014

Хөрмәтле коллегалар! Сезне милли бәйрәмебез-Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезгә күңелле яллар телибез!
Сабан туе-хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап,биеп, җырлап,көлеп,
Бәйрәм итик көн буе!
-
"Кояшкай" ял лагереның бишенче көне. 05.06.2014

Бүген “Кояшкай” ял лагереның бишенче көне.
Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды .Иртәнге линейка үткәрелде, Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде, көндәлек эш планы белән таныштырылды. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Аннары “Шатлык” һәм “Елмаю” отрядлары бер-берсен җыр белән сәламләделәр.
“Бер, ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар. Әйбәтләп кулларын юганнан соң, балалар иртәнге ашны ашап алдылар.
“Ягез әле, кызлар!”, “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе дә бик кызыклы булып узды. Балалар уенда бик актив катнаштылар, һәм барысыда беренчелеккә омтылды. Шулай итеп "Ягез әле, кызлар" бәйгесендә 1 урынны Фархуллина Зәлия, "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә Гарипов Язнур яулап алдылар. -
"Кояшкай" ял лагереның дүртенче көне. 04.06.2014

Бүген лагерьның дүртенче көне. Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды, линейка үткәрелде. Линейка барышында Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде, көндәлек эш планы белән таныштырылды. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инстуктаж үткәрелде. Аннары "Шатлык"һәм "Елмаю" отрядлары бер-берсен җыр белән сәламләделәр. Сәламәтлек минуты да музыка астында булып узды, балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар.
Иртәнге ашны ашап алганнан соң, "Елмаю" һәм "Шатлык" отрядлары белән "Сочи -2014" дигән темага презентация каралды. Балаларга Сочида булып узган кышкы олимпия уеннары турында мәгълүмат бирелде. Бу презентация балалар өчен бик тә кирәкле булып чыкты, чөнки балалар монда үзләренең сокланып күзәтеп торган спортсменнарын күрделәр, балаларның спортка тагын да күбрәк итеп кызыксынулары артты.
"Елмаю" һәм "Шатлык" командалары арасында "Күңелле стартлар" спорт бәйгесе дә булып узды. Бу бәйгедә дә укучылар үзләрен сынатмадылар, бик актив катнаштылар, үзләренең сәламәтлекләрен ныгытып, киләчәкне спорт белән бәйләргә дип уйладылар. Балалар
-
"Кояшкай" ял лагереның дүртенче көне. 04.06.2014

Балалар икенче ашны ашап алганнан соң "Айболитта кунакта" дигән кичәдә булдылар. Бу кичәгә авылыбызның фельдшеры Зарипова Э.Р. килгән иде, ул балаларга "Начар гадәтләр һәм алардан котылу" дигән темага бик тә файдалы булган мәгълүмат әзерләп алып килгән иде, балаларга бик тә ошады, алар үзләрен кызыктырган сорауларга җавап таптылар, мондый кичәләр күбрәк булсын иде дигән фикерләр дә әйтелде.
-
"Кояшкай" ял лагереның өченче көне. 03.06.2014

Көндезге аштан соң Саба сәләтле балалар мәктәбендәге Диңгез флоты музеенда,"Саба таңнары" газетасы редакциясендә,"Саба" бассейнында булып,ял итеп кайттылар.Бүгенге көн кызыклы һәм файдалы үтте.









