Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Кояшкай" ял лагереның өченче көне. 03.06.2014

Бүген лагерьга балалар аеруча дулкынланып килделәр.Чөнки бүген аларны сәяхәтләр көтеп тора. Иртәнге аштан соң ике отрядта да "Без наркотикларга каршы!" дигән газета чыгарылды,рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
-
V хезмәт чиреге башланды.
02.06.2014
Мәктәбебез укучылары V хезмәт чиреген зур күтәренкелек белән каршы алдылар.Алар ООО "Саба"ның №1нче номерлы Сатыш филиалында,"Кояшкай" балалар бакчасында,мәктәп яны тәҗрибә участогында эш башлап җибәрделәр.Хезмәт күтәренкелеге,уңышлар телибез!
-
"Кояшкай" ял лагереның икенче көне. 02.06.2014

Бүген "Кояшкай" ял лагереның икенче көне. Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды, иртәнге линейка булып узды. Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инстуктаж үткәрелде. Аннары "Шатлык" һәм "Елмаю" отрядлары бер-берсен җыр белән сәламләделәр. "Бер,ике, өч - бездә бөтен көч!" дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде.Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар. Иртәнге ашны ашап алдылар.
Барлык балалар бергә җыелып "Иммунитетны ничек ныгытырга?" дигән темага бик кызыклы презентация карап үттеләр, һәм "Сәламәтлек рекламасы" дип исемләнгән плакатлар, реклама кәгазьләре ясау булып узды.
"Без талантлар эзлибез - 2014" бәйгесе дә бик кызыклы булып узды. Һәрбер бала ниндидер талант иясе икәне ачыкланды, чөнки балалар барысы да бик актив, уңган. сүз осталары, җырда һәм биюдә дә үзләрен сынатмыйлар, аларга барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагерен ачу тантанасы 01.06.2014

Бүген балалар өчен иң сөенечле, көтеп алган көн. Бүген бездә "Кояшкай" ял лагере ачылды. Иртәнге линейка булып узды. Татарстан гимны астында лагерь флагы күтәрелде. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инстуктаж үткәрелде. "Кояшкай иленә сәяхәт" дигән кичә лагерьны тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Сәяхәткә Вәли белән Гафифа алып кереп китте, балалар аларны шарлар тотып, ике рәткә тезелеп көтеп торды. Лагерь җитәкчесе Әхмәтшина Рузалия Исмагиловна балаларны бәйрәм белән котлады, тантаналы рәвештә тасманы кисте. Балалар бирегә үтте һәм анда аларны бик кызыклы сынаулар көтеп тора иде, барысына да бердәм җавап бирделәр, тамаша җыр һәм биюләр белән дәвам итте.
-
1 июнь - балаларны яклау көне. 01.06.2014

Икенче иртәнге ашны ашаганнан соң, "Кояшкай" балалар лагеренда,Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә 1июнь - балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган "Безнең бәхетле балачак", дип аталган кичә булып узды, анда балалар көче белән әзерләнгән концерт куелды. Кызыклы уеннар уйналды. Кичә күңелле һәм бик файдалы үтте..
-
"Тере геометрия" конкурсы 28.05.2014

Математика фәне белән кызыксынучы, сәләтле укучыларны барлау максатыннан, район күләмендә “Тере геометрия” дип исемләнгән презентацияләр конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашкан 8 сыйныф укучысы Хәсәнова Руфинәнең эше (җитәкчесе – Гыйльманова Р.Г.) 2 урынга лаек дип табылды. Руфинәне җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышларга ирешүен телибез.
-
Cоңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2014

Баш очыннан ак болытлар ага
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак
Ак болытлар безнең балачак.
Бүген мәктәбебездә соңгы кыңгырау чыңлады. Агымдагы уку елын 3 егет һәм 4 кыз тәмамлады.Алар кичәне бик матур үткәрделәр. Мәктәптә матур шигырьләр яңгырады, укучыларның, укытучыларның һәм килгән кунакларның күңелләренә үтеп керердәй җырлар башкарылды. Дәртле биюләр күңелләргә хуш килде.
-
"Гран-при" иясе - Сатыш мәктәбендә 19.05.2014

Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗат бәйгесендә 11нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира (җитәкчесе Мөхәмәтханова Гүзәлия Миннехан кызы) "Гран-при" белән бүләкләнде. Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләүче укучыбызга уңышлар телибез.
-
Без терроризмга каршы 19.05.2014

Бүген тәнәфес вакытларында укучыларга терроризм һәм аның зыяны, террорчылар кулына эләккән вакытта үз -үзеңне тоту кагыйдәләрен үз эченә алган эчтәлекле видеофильм карау оештырылды. Укучылар әлеге фильмны карап күп нәрсәгә өйрәнделәр.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе! 19.05.2014










