Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Әти- әниләр җыелышы. 18.09.2013

Бүген бакчабызда гомуми әти- әниләр җыелышы булып узды. Җыелышны бакча мөдире Мубаракшина А.М. башлап җибәрде. Ул бакча тормышы, алда торган бурычлар белән, бакчага түләү тәртибе, йөреш, белем бирү стандартлары һәм белем бирү турындагы закондагы үзгәрешләр белән таныштырды. Бу уку елына әти- әниләр комитеты сайланды.
-
Туклану буенча. 18.09.2013

Балалар бакчасында туклану, 10 көнлек меню турында өлкән шәфкать туташы Ильясова Р.К. чыгыш ясады. Ул менюга кергән ризык, ашату 1 балага көнгә, айга күпмегә төшүен, рациондагы ризыкларның төрлелеге һ.б турында тулы мәгълүмат бирде.
-
Белем бирү эшчәнлеге. 18.09.2013

Балалар бакчасының белем бирү программасы, еллык эш планы, түгәрәкләр эшчәнлеге, белем бирү эшчәнлеген оештыру таләпләре буенча өлкән тәрбияче Халитова Ф.Р. сөйләде. Ул атна темаларын өйрәтү алымнары белән таныштырды, рус теленә өйрәтүдә әти- әниләр белән бергәләп эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп булачагына басым ясады.
-
Балалар чыгышы. 18.09.2013

Әлбәттә инде җыелышка тагы да ямь өстәп балалар чыгышы белән дәвам итте. Алар "Сау бул җәй, исәнме көз!" бәйрәм- күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр.
-
Активларга- бүләкләр. 18.09.2013

Җыелышта мөдир Алсу Маратовна "Иң матур участок" конкурсында актив катнашкан әти- әниләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук әти- әниләр белән яхшы эшләүче педагогларга мактау грамоталары тапшырды.
-
Котлыйбыз! 17.09.2013
Безнең бакчада зур бәйрәм – бакча коллективы, балалар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган пешекчебез Нәсимә Саетовнаның юбилей тантанасы булып узды. Намуслы, тырыш хезмәте өчен ул мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.Иң изге теләкләр белән "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы. -
Белдерү!
16.09.2013
Хөрмәтле әти- әниләр! Сезне 18 сентябрь көнне уздырылачак гомуми җыелышка чакырабыз.
Тема: Балалар бакчасының эш юнәлешләре белән таныштыру.
Көн тәртибе:
1. Еллык план, белем бирү программасы белән таныштыру.
2. Бакчадагы санитар таләпләр белән танышу.
3.Ата-аналар комитетын сайлау.
4.Туклану, ата-аналар взносы турында информация, бакчаның гомуми эшчәнлеге.
4. Гаиләдә сәламәт тормыш алып баруда – әтинең роле.( доклад)
5. “До свидания лето красное, здравствуй осень золотая!”- күңел ачу кичәсе.
Башлана: 16.00 сәг.
Барыгызның да килүе сорала.
-
КӨЗГЕ КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР. 16.09.2013

Атна темасын йомгаклау чарасы- "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар атна буе өйрәнгән сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен ЮНИга сөйләделәр. Ә аннан соң ЮНИ аларга күңелле спорт уеннары уйнатты. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Педагогик киңәшмә. 14.09.2013

Яңа уку елына аяк бастык. Педагоглар белән беренче пед. киңәшмә дә үткәрелде. Еллык план, белем бирү программасы, көндәлек режим, белем бирү эшчәнлеген оештыру, планнар язу тәртибе, яңа уку елына һәр педагогның әзерлеге буенча карарлар кабул ителде. Кабул иткән план нигезендә исән- сау эшләргә язсын!
-
Хезмәт коллективы җыелышы. 14.09.2013

Бакчабызда барлык эшчеләр катнашында хезмәт коллективы җыелышы үткәрелде. Мөдир Алсу Маратовна уку елына приказлар белән таныштырды, хезмәтне саклау, антитеррор, балаларның сәламәтлеген саклау һ.б. тиешле инструктажларны үткәрде.












