Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Ярышка стенгазета. 06.12.2013

Спорт ярышының 1 турына стенгазета чыгарырга тәкъдим ителгән иде. безнең Закировлар галәсе "Безнең гаилә" темасына багышлап бик эчтәлекле газета алып килделәр. Алар гаиләсендәге һәр кешегә багышлап шигырьләр, тату гаилә серләре турында эчтәлекле мәгълүматлар язганнар.
-
Коллектив күзәтү. 02.12.2013

Уртанчылар төркемендә Габбасова Ләйсән Равилевна "Ак ефәктән кыш килде" темасына ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Бу эшчәнлек "Танып- белү", "Социальләштерү", "Музыка", "Иҗади сәнгать" белем бирү өлкәләрен интегральләштереп үткәрелде. Региональ компонент буенча күп төрле уеннар, фольклор алынган иде. УМК ны белем бирү эшчәнлегендә киң кулланды, традицион булмаган алымнар белән карны балалар он һәм манныйдан ябыштырдылар, ә сюрпризга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җәнлекләр булып киенеп керделәр. Белем бирү эшчәнлеген педагоглар яхшы яктан бәяләделәр, уңышлар теләделәр.
-
Профсоз театрга эксурсия оештырды. 02.12.2013

-
Төркемнәрдә әти- әниләр җыелышы. 02.12.2013

Бу көннәрдә чираттагы төркем җыелышлары башланып китте. Ясле төркеме тәрбиячеләре Сиренә Садретдиновна һәм Мәдинә Равилевна балаларның адаптация чорына йомгак ясадылар. Әти- әниләргә киләчәктә куелган планнарны аңлаттылар. Әти- әниләр белән түгәрәк өстәл артында "Ситуацион мәсьәләләр" чиштеләр. “Яхшылык белән тәрбиялибез” темасына чыгыш ясадылар, әти- әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Русча да яхшы бел! 29.11.2013

Бакчабызда рус теленә өйрәтү “ТР дәүләт телләре һәм башка телләр” (№16,03.03.2012) һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының №463 29.06.2001 “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеларында туган, татар, рус телләрен өйрәтүне яхшырту буенча чаралар” һәм аларга аңлатмаларга нигезләнеп алып барыла. Рус теле тәрбиячесе Ләйлә Рафаэловна белем бирү эшчәнлеген подгруппаларга бүлеп махсус рус теле бүлмәсендә үткәрә.
Тәрбияченең педагогик оештыра алу сәләте бай. Ул балаларны буш вакытта подгруппалап шөгыльләндерә – балалар белән яңа укыту-метдик кулланмаларын файдалану буенча эш оештыра, сюжетлы, дидактик уеннарны рус телендә уйната.
Яңа укыту-методик кулланмалардан (ТСО, эш дәфтәрләреннән) биремнәрне балалар бик теләп һәм яратып башкаралар. Шулай ук ул “Математика на русском” өстәмә белем бирү эшчәнлеге алып бара, көне буе режим моментларында балалар белән русча аралаша. Әти- әниләргә үзенең тәкъдимнәрен җиткерә, бергәләп эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкинлеген аңлата, бакчада өйрәнгән материалларны аларга җиткереп бара..
Первый снег кружится,
Падают снежинки.
Падают в ладошки
Легкие пружинки.
Жалко, что недолго
Радовали нас-
Растаяли снежинки,
Исчезли в тот же час.
-
1 январьдан ФГОС буенча эшли башлыйбыз. 29.11.2013

Бакчабызда педагогларның чираттагы методик утырышы үткәрелде. Бу утырышта өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна РФ мәгариф һәм фән министлыгының 17.10.2013 елның № 1155 “Об утверждении федерального государственного образовательного стандарта дошкольного образования” приказы белән таныштырды. ФГОС ДО 2014 елның 1 январеннан кертеләчәген, андагы таләпләр, белем – тәрбия бирүдә яңача эш алымнары турында аңлату эшләре алып барды.
-
"Тиенгә булышыйк" 29.11.2013

Икенче кечкенәләр төркемендә “Урман-җиребезнең матурлыгы, байлыгы. Бездә кышлаучы кошлар” атна темасы буенча белем бирү эшчәнлеге “Тиенгә булышыйк” исеме астында интегральләштереп үткәрелде. Балалар урман, анда яшәүче хайваннар, кошлар, үсемлек дөньясы белән таныштылар, ә агачтан егылып төшкән тиен кызына агачка менү өчен баскыч әвәләп менәргә булыштылар. Тиен баласын һәрбала бик кызганды, аңа тизрәк ярдәмгә килергә ашыктылар, шуңа баскычлары да бик яхшы чыкты.
-
Бәйрәм белән, әниләр! 27.11.2013

Бакчабызда һәр ел әниләр көне зурлап билгеләп үтелә. Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсен мөдир Алсу Маратовна ачып җибәрде. Ул әниләрне коллектив исеменнән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Сүзне балаларга биреп тәбрикләләр дәвам итте. Ә соңыннан тәрбиячеләр "Әдәплелек бизи кешене" темасы буенча әкиятләрдән матур театрлар куйдылар.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын,
Матур тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
-
Район сәхнәсеннән котлау. 27.11.2013

23 нче ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге мәдәният йортында "Әниләр көненә" багышланган чара узды. Район үзечәннәре көче белән әзерләнгән концертта безнең балалар бакчасыннан Валиева Язгөл һәм Шамсутдинов Инсаф барлык әниләрне бәйрәм белән котлап шигырь сөйләделәр.
-
Иң кадерлем- әнием. 27.11.2013

Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да бөйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар.
Бу бәйрәмне барлык җирдә
Зурлап каршы алалар.
Бәхетле елмая бүген
Җирдә барлык аналар.












