Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Уңышларыгыз белән! 27.01.2014

"Минем яраткан мультфильмнарым" Бөтенроссия конкурсында катнашып, Вахитов Булат һәм аның тәрбиячесе Габбасова Ләйсән Равилевна Грамота белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 27.01.2014

"Минем яраткан мультфильмнарым" Бөтенроссия конкурсында катнашып, Гайнуллина Айзилә һәм тәрбиячесе Хазиева Алсу Габделхамитовна Грамота белән бүләкләнделәр. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм тагы да актив булып, зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
Уңышлар сезгә! 27.01.2014

Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән "Минем яраткан мультфильмнарым" конкурсында катнашып, Ханов Ринас һәм тәрбиячесе Мавлявиева Ләйсән Альфакаровна Грамота белән бүләкләнделәр. Аларны тәбриклибез һәм яңа уңышлар телибез.
-
Юл йөрүкагыйдәләрен нык бел! 24.01.2014

Бүген атна буе үзләштергән белемнәрне барлау, ачыклау максатыннан "Юл йөрү кагыйдәләрен нык бел!" ярыш- кичәсе үткәрелде. "светофор" түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Альфакаровна барлык төркем балаларына табышмакларны презентациядә күрсәтте һәм төрле ситуацияләр чиштеләр, үзара җитезлеккә, игътибарлылыкка ярышлар үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү даими, эзлекле алып барыла, алга таба да күп төрле чаралар үткәреләчәк.
-
Әти-әниләр ярдәмен тоеп яшибез. 23.01.2014

Безнең балалар бакчасы гаиләләр белән даими элемтәдә тора. Бергәләп төрле чаралар, күргәзмәләр үткәрелә. әти- әниләр белән үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча балалар бакчасы эшчәнлегенә " 5" ле куелган. Кулдан килгән әсбаплар ясауда да әти- әниләр ярдәмен тоябыз. Уртанчылар төркеменә физкультура почмагы ясау өчен Вахитов Булатның әти- әниләре менә дигән "Песи- Леопольд" ясап алып килделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да бергә- бергә эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Юлларда иминлек кирәк. 23.01.2014

Бу атнада балаларга белем бирү эшчәнлеге юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышлана. Юл йөрү кагыйдәләрен без автокласста өйрәтәбез. График нигезендә, балалар белән режимда бу бүлмәдә төрле уеннар аша белем бирү эшчәнлеге дәвам итә. зурлар төркеме белән "Светофор" түгәрәге алып барыла. Уртанчылар төркеме балалары да программа буенча бирелгән бурычларны үзләштергәннәр. Алар Тәслимә Камилевна белән һәрдаим автокласста шөгыльләнәләр.
Юл чатында дуслаштым мин
Горур светофор белән,
Аның барлык сигналларын
Хәзер инде мин беләм.
Һәлакәтләр булмасын дип
Телидер һәрбер йөрәк,
Шуңа күрә дә йөргәндә
Бик сак булырга кирәк.
-
Кышны яратам. 17.01.2014

Бозда аяк калтырый-
Сукмак көзге- ялтырый.
Тышта суык һәм бозлы,
Сагынырсың шул язны.
Тик кыш бит ул күңелле!-
Бераз кояш күренде.
Кар бөртеге җемелди,
Матурлык тышка әйди.
Мин кышларны яратам,
Тимераякта шуам.
Чаңгы, чана - чын дуслар,
Узыша тауда кызлар!
-
Котлыйбыз! 15.01.2014

Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесын иң яхшы бизәүче "Заманча балалар бакчасы" конкурсында катнашып, безнең балалар бакчасы коллективы педагоглары Халитова Флюзия Рафаиловна, Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна, Галимуллина Алсу Ринатовна, Мухаметшина Серинә Садриевналар "Иң яхшы рус теле бүлмәсе", "Иң яхшы сенсор бүлмәсе", "Иң матур музыкаль зал", "Бизәлгән матур биләмә" номинацияләре буенча II урынга лаек булдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Кышкы каникуллар бик күңелле узды! 10.01.2014

Бакчабызда кышкы каникулларда төрле чаралар үткәрелде. Балалар кышкы концерт программасы әзерләп бик матур концерт куйдылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Хикмәтле алма" театрын куйдылар. Тәрбиячеләр "Яңа ел әкияте" театры куйдылар. Шулай ук табышмаклар кичәсе, спорт уеннары бик кызыклы, мавыктыргыч үтте. Балалар урамда да кышкы уеннар уйнадылар, кар сыннары әвәләп ясадылар, чаңгы шудылар, үзәк мәйданга сәяхәткә бардылар.
-
Кыш бабайлар парады. 03.01.2014

Яңа елда шатлыклы, күңелле чаралар дәвам итә. Һәр елны колективыбыз белән “Кыш бабайлар парады” на чыгабыз. Менә быел да, традицияне дәвам итеп безнең Кыш бабай, Кар кызы һәм пар атлар бу тамашага чыктылар, җыелган райондашларыбызны бәйрәм белән котладылар. Ат елы барчабызга да сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар алып килсен!!!












