Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Без икенче урында. 03.01.2014

Кыш бабайлар парадының тантаналы өлешендә район хакимияте яңа ел белән котлады, районыбызда башкарылган эшләргә йомгак ясады. “Кар сыннары” конкурсының нәтиҗәләре белән таныштырды. Безнең балалар бакчасы зур бакчалар арасында икенче урынга лаек булды. Быел һәр төркем балалары яраткан мултьфильм, әкият геройларын ясап куйдылар. Быел тематика Сочида узачак олимпиадага багышланды һәм бу уку елы – “Мәктәпкәчә белем бирү елы” дип игълан ителде. Әлбәттә инде без үзебезгә багышланган елны чагылдырып та төрле күрсәтмәлелекләр, стенд, кар сыннары ясадык. Бик күп төрле төстә янучы утлар балалрны сөендерде. Үзләре дә кул эшләре ясап һәрдаим чыршыны, керү юлларын бизәп тордылар. Коллективка тырышлыклары өчен рәхмәт, алга таба да исән –сау, бердәм булып эшләргә язсын!
-
Котлыйбыз! 03.01.2014

Яңа елның беренче көнендә үк бакча коллективы, балалар, әти- әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган Таслимә Камилевнаның юбилей тантанасы. Кадерле Тәслимә Камилевна!
Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, туган көнегез белән тәбриклибез. Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә зур бәйрәм. Юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, шатлык тулы көннәр телибез. Гомерегезнең һәр минуты куанычта, бәхеттә, сәламәтлектә узсын. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балалар, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә.
Сез һәрчак сабыр һәм гадел булдыгыз, тырышлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез белән тормыш авырлыкларын җиңеп, борчу- хәсрәткә бирелмичә яшәвегез белән үрнәк Сез безгә. Сезне балалар һәм әти- әниләр бик яраталар, хөрмәт итәләр. Нинди генә эшкә тотынса, башкарып чыга белә. Аның эшенең нәтиҗәсе булып Саба муниципаль район мәгариф бүлеге грамоталары, Саба муниципаль районының рәхмәт хаты, ТР "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүләре әйтеп тора. Шулай ук ул "Яшел ут -2012" конкурсында катнашып ТР буенча лауреат исеме алды, бик күп интернет -конкурс дипломнары бар.
Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме- тагын бик озак еллар бергә-бергә, яшәүнең асылы, иң зур байлыгы булган балаларың, оныкларың, якыннарың бәхетенә сөенеп, кадер хөрмәтен күреп, парлы тормышта яшәргә насыйп итсен.
Сиңа гөмер буйларына
Сәламәтлек бирсен Ходай.
Гомер шулай уза икән.
Әйдә яряр, узса узсын,
Килер еллар имин булсын,
Бәхетләрең тулып торсын!
Сезне хөрмәтләп "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы.
-
Балмаскарад үткәрдек. 30.12.2013

29 декабрь көнне бакчабызда "Яңа елда Хоттабыч маҗаралары" бәйрәм иртәсе үткәрелде. Барлык балаларга да балмаскарадка төрле костюмнар әзерләргә әйтелгән иде. Әти- әниләр биктырышканнар, һәммәсе дә бик матур костюмнар әзерләп балаларны бәйрәмгә алып килделәр. Алар үз персонажлары рольләренә кереп, тасфирлап бәйрәм иртәсендә үз урыннарын алдылар. Кичә бик матур дәвам итте. Һәр баланың күңелләре шат иде.
-
Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләндек. 30.12.2013

Бәйрәм иртәсенә Кыш бабай, Кар кызы, Хоттабыч, Марфа да килделәр. Алар балаларга төрле биремнәр, сюрпризлар, уеннар, күп күчтәнәчләр, бүләкләр алып килделәр.
-
Беренче тапкыр бакчада Яңа елны каршылыйлар. 30.12.2013

Бакчабызның иң кечкенә балалары ясле төркемендә йөриләр. Алар безнең бакчада беренче тапкыр Яңа ел бәйрәмен каршы алалар. Бу бәйрәмгә алар әти- әниләре, гаиләләре белән килгәннәр. Бәйрәм иртәсендә чыншы тирәсендә гаиләләр белән җырладылар, биеделәр, матур теләкләр җиткерделәр. Шунсы куанычлы булды, бер нәниебез дә Кыш бабайдан курыкмады, еламадылар. Аңың тирәсенә шигырь сөйләргә, бүләккә килеп бастылар. Сәламәт, бәхетле булсыннар!
-
Яңа ел бәйрәмен бакчабызда ахыргы тапкыр үткәрәләр. 30.12.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары икенче елга Яңа ел бәйрәмен мәктәптә иң нәни булып үткәрәчәкләр, ә быел бездә иң өлкәннәр иделәр. Алар бу бәйрәмне ныклы әзерлек белән үткәрделәр. Һәр бала маскарад костюмнары: фәрештәләр, күбәләкләр, Черепашка- Ниндзя, Ковбойлар, эт, бүре, төлке, куян, Кызыл Калфак. хаттә матур чертёнок та бар иде. Алар костюмнарын тәкъдим иттеләр һәм балаларның күңелләрендә матур хатирә булып истә калырлык бик матур бәйрәм иртәсе үткәрделәр.
-
Бүләкләүләр күп булды. 30.12.2013

Кыш бабай гына түгел, бакчабыз мөдире Алсу Маратовна да бүләкләр таратты яңа ел иртәсендә. Ул "Кыш бабай кул эшләре" күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә рәхмәтен белдерде һәм грамоталар тапшырды. шулай ук "Кышкы фантазияләр" конкурсында катнашкан гаиләләргә дә рәхмәт хатлары тапшырды. "Яңа елга иң матур итап бизәлгән төркем" конкурсына йомгак ясап, һәр төркемгә рәхмәтен белдерде һәм җиңгән номинацияләр буенча граоталар тапшырды. Яңа елга әзерлек һәм бик матур итеп оештырган өчен барлык эшчеләргә һәм гаиләләргә балалар бакчасы администрациясе рәхмәтен белдерә.
-
Әкият геройлары. 30.12.2013

Уртанчылар төркеме балалары маскарадка әкият, мультфильлм геройлары: Кызыл Калфак, мушкетерлар, җиләк, бик күп төрле җәнлекләр булып киенгәннәр. Алар озын шигырьләр өйрәнгәннәр. Бик матур, сәнгатьле итеп русча, татарча сөйләргә өйрәнгәннәр. Шулай ук зур төркемнәрдә инглиз телендә дә шигырьләр сөйләделәр, җырлы- хәрәкәтле уен уйнадылар.
Яңа ел турында "Все новости" дан карарга мөмкин.
-
Кыш бабай бүләк тарата. 27.12.2013

Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләренә Кыш бабай белән Кар кызы һәм быелгы елның символы булган атларга утырып инде килеп тә җиттеләр. Алар өй саен кереп безнең профсоюз эшчеләрен, балаларны, барлык гаиләләрне Яңа ел белән котлап та чыктылар. Буш кул белән килмәгәннәр, күчтәнәчләр алып килгәннәр, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Аларны һәр гаилә ачык йөз белән каршы алды, шигырьләр, җырлар башкардылар.
матур тамаша оештырган профсоюз комитетына коллектив исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа ел белән! Исән- сау коллективта бердәм эшләргә язсын!
Чыршы астында күпме бүләк...
Гөрләп килә Яңа ел!
Яктылык, зур уңышлар,
Бәхет китерер Яңа ел!
Күп яңа тәэсирләр,
Шатлык һәм матурлык
Изге булсын өметләр
Тыныч булсын күңелләр!
-
Кыш бабай телеграммасы. 26.12.2013

Хөрмәтле балалар, әти- әниләр!
“-Кыш бабай ,безгә кайчан килә” –дип көтәсезме?
Бик тиздән килеп җитәчәкмен. Бүләкләремне алдан ук җибәрдем, ошаткансыздыр. Әле тагын алып килермен, көтегез! Бәйрәм иртәсенә матур костюмнар киеп килегез.
Ә бәйрәм иртәләренә 29 декабрь көнне килеп җитәм.
Ясле төркеменә- 8.30 сәг.тә.
1 кечкенәләр төркеменә- 9.00 сәг.тә.
2 кечкенәләр төркеменә- 10.00 сәг.тә.
уртанчылар төркеменә- 11.00 сәг.тә.
зурлар төркеменә- 12.00 сәг.тә.
Мәктәпкә әзерлек төркеменә- 13.00 сәг.тә.
Сезне сагынып Кыш бабагыз һәм Кар кызы.












