Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Файзрахманова Рузалия Фариховна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Универсиадага кечкенәдән әзерләнү кирәк. 17.05.2013
Без кечкенәдән үк балаларга физик тәрбия бирәбез. Сәламәт яшәү рәвеше турында төрле формада аңлату эшләре алып барабыз. Бу атна дәвамында балаларга башкалабыз Казанда үтәчәк универсиада турында әңгәмәләр үткәрдек, балалар төрле спорт төрләре белән таныштылар, рәсемнәр ясадылар, презентация аша Казанның ярышлар үтәчәк спорт сарайлары, Универсиада авылы һ.б. белән таныштылар. Безнең балалар кечкенәдән үк боз сараенда тимераякта шуарга өйрәнделәр, 25 майда үтәчәк ярышка әзерләнәләр, бассейнда йөзәргә өйрәнделәр, теннисны бик яратып уйныйлар. Бу атнада аларның ярышлары үтте. Командалар арасында дуслык җиңде, теннис түгәрәгенә мәктәпкә кергәч тә дәвам итәчәкбез, спортны бик яратабыз диләр алар.
-
Хуш киләсең, УНИВЕРСИАДА! 17.05.2013
Универсиада темасын йомгаклап, бакчабызда "Хуш киләсең, УНИВЕРСИАДА!" ярыш- күңел ачу чарасы үткәрелде.
Универсиада безне җыя
Берләштерә безне спорт,яшьлек.
Җиңелсәк тә, дуслар, үпкәләмик
Һәрвакыттагыча дус яшик.
-
Мәктәпкә әзерлек. 15.05.2013
Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлекләрен ачыклау максатыннан диагностика үткәрелде. Диагностиканы район мәгариф бүлеге комиссиясе түткәрде. Барлык балаларның да мәктәпкә әзер булулары , балалар бакчасының белем бирү программасы үтәлүе ачыкланды. Балаларны һәм аларның тәрбиячеләрен котлыйбыз. Балаларга мәктәптә дә зур уңышлар телибез.
-
"Каен кызы" 15.05.2013
Экологик айлыкны тәмамлап, зурлар төркеме "Каен кызы" экологик күңел ачу- бәйрәм иртәсе үткәрделәр. Бу кичә аша без балаларны каенның файдасы белән таныштырудык. Табигатьнең гүзәллеген , байлыгын күрү һәм сак караш тәрбияләүне дәвам итәбез.
Пәке белән чокып ак каенның
Яралаган кемдер кайрысын
Табылырмы дәва ярасына
Кемнәр аңлар каен кайгысын?
Кышкы салкыннарга бирешмәсен
Сынмаган ул җилгә -давылга.
Шул сылукай бүген яшен түгә
Шаулап яфрак ярыр чагында.
И, дусларым !Тыңлагызчы
Корытмыйк яшеллекне
Агачларга карата
Булыйкчы кешелекле.
-
Җиңү парады. 11.05.2013
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 68 нче тапкыр бүләк итә. Безнең коллектив бердәм булып җиңү парадына чыкты.
-
Мәңгелек утка чәчәкләр. 08.05.2013
Уртанчылар һәм икенче кечкенәләр төркеме балалары мәңгелек ут янына бардылар һәм сугышчылар истәлегенә чәчәкләр куйдылар.
Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
Җиңү көне- бу дөньяның яңадан туган көне! 08.05.2013
Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!
Хөрмәтле ветераннар!
Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен
Сират күперен кичкән буын сез.
Үзе үлсә дә, илне исән килеш
Безгә бүләк иткән буын сез.
Безгә сезнең буынның
Һәр бөртеге — бер дөнья.
Илебезнең тарихының
Данлы бите сез монда.
-
Волнтерлар белән берлектә Ветераннар өчен чәчәкләр. 08.05.2013
8 май көнне безнең бакчада ГАОСО КЦСОН "Балкыш" ның "Гаилә һәм балалар" бүлеге вәкилләре һәм волонтерлар белән очрашу булды. Алар балалар белән Бөек җиңү көне уңаеннан "Җиңү алып килгән яз”темасына әңгәмә үткәрделәр. Балаларга сугыш һәм тыл ветераннары өчен бүләкләр ясарга тәкъдим иттеләр. Балалар бик теләп ветераннарга үз куллары белән чәчәкләр ясадылар. Бу бүләкләрне волонтерлар белән берлектә балалар ветераннарга тапшырачаклар.
-
Рус милләте. 06.05.2013
Рус теле атналыгында балаларны рус милләте, аның гореф- гадәтләре, культурасы, сәнгате белән таныштырдык. Рус теле тәрбиячесе Ляйлә Рафаэловна мәктәпкә әзерлек төркеме белән “Посиделки” кичәсе үткәрде. Бу атна кыска булу сәбәпле тема тагы дәвам ителәчәк.
-
9 май- Җиңү бәйрәме! 06.05.2013
“Җиңү алып килгән яз” темасы буенча балаларга сугыш турында, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирендә сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз турында сөйлибез, төрле чаралар үткәрәбез. Аның истәлеге алдында баш иябез. Сугышлар булмасын, күгебез тыныч булсын. Һәрбер баланың ” әти”дип теле ачылсын, әтисенең киң җилкәсен тоеп яшәсен.
Иртән гел кояш чыксын,
Көннәр гел аяз булсын.
Кешеләр исән булсын
Илдә сугыш булмасын!