Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Татарча мультфильмнар карыйбыз. 30.07.2013

Җәйге көннең дә төрле көне була. Чалт аяз көндә балалар урамда рәхәтләнеп уйныйлар, ә кисәк кенә болыт килеп чыкса күңелләре төшә дип уйлыйсызмы? Һич тә юк! Чөнки алар рәхәтләнеп татарча мультфильмнар карыйлар. Аларның матур бизәлеше, персонажларның матур итеп уйнаулары, татар музыкасы һәркемне үзенә җәлеп итә. Сез дә әти- әниләр балалар белән бергәләп аларны карый аласыз. Моның өчен безнең сайттагы "Мультфильмы на татарском языке" га басу гына кирәк. Кичләрегезне күңелле үткәрегез!
-
Мин табигатьне ясыйм. 30.07.2013

"Мин табигатьне ясыйм"- темасына балалар асфальтта рәсем ясадылар. Алар җәйге табигать күренешләрен бик матур итеп тасфирладылар. Кызлар күбрәк чәчәкләр, күбәләкләр, кояшны ясадылар, ә малайлар исә машиналар һәм көймәләр ясадылар. Балаларга рәсем ясау бик ошый, бер- берсенеке белән чагыштырып, уздыра- уздыра ясыйлар алар.
-
Юллар имин, адымнар нык булсын! 22.07.2013

Яшьлек хисен, тынгысызлык дәрте
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсы
Тик хәвефле генә булмасын!
Безнең һәркайсыбыз көн саен урам яки юл аркылы чыга, күпләребез җәмәгать транспортыннан файдалана, кайберәүләр велосипедта йөри-болар барысы бергә юл хәрәкәтендә катнашучы булып санала .Шуңа күрә дә хәзерге заман кешесенә балалар сәламәтлеген саклау, аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл йөрү кагыйдәләрен белү зарури.
Безнең бурыч – балаларны саклау һәм яклау, киләчәктә тормышта көтелмәгән хәлләр булганда үз – үзләрен ничек тотарга өйрәтү булып тора.
Бу бурычны тормышка ашыру өчен без җәй көнендә дә “Куркынычсызлык” белем бирү өлкәсе буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышлап һәр ай саен атналыклар оештырабыз.
Атналыкларда алган белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыру өчен максатлы прогулкалар , сәяхәтләр оештырабыз. Балалар бу сәяхәтләр вакытында җәяүлеләр, машиналар, ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшчәнлекләрен күзәтәләр, юлдагы билгеләрнең нәрсә аңлатканын аларның башкалар тарафыннан үтәлешен күзәтәләр. Балалар белән “Адымнар нык, юллар имин булсын” күңел ачу – ярыш да үткәрдек.
Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана.Монда алган тәрбия безне гомеребез буе озатып йөри, тормышыбызның кыйбласын билгели.
Никадәр тырышлык куйсак та, фаҗигалар булып тора, ә һәлакәт корбаны бала булса бу тагы да авыррак кайгы. Гомергә бәя биреп булмый. Бала гомере бәяләп бетергесез. Хөрмәтле әти- әниләр! Куркынычсызлык каешын эләктереп, балаларны махсус креслоларда утыртып йөрүегезне сорыйбыз!
Безнең барыбызны да балаларның иминлеген саклау максаты берләштерә.Олыларның ваемсызлыгы аркасында сабыйларның вакытсыз үлеме өзелмәсен, күз яшьләре таммасын иде.
Урамда матур йөрергә
Юлда йөри белмәсәгез
Өйрәтәләр апалар
Бик начар дия алар.
Җәяүлеләр йөри бары
Тротуардан гына.
Юлны аркылы чыгалар
Як-якка карап кына.
Машиналар чаба юлдан
Тукта,ашыгып чыкма .
Юл йөрү кагыйдәсен
Беркайчан да онытма.
Хоккей уйнарга
Чыкма ,син юлга.
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.
-
Экологик тәрбия. 18.07.2013

Безнең бакчада балаларга экологик белем һәм тәрбия бирүнең билгеле бер системасы булдырылды. Алар табигатьне саклау кануннарын үзләштерүгә, программа материалын экология мәсьәләләрен истә тотып өйрәнүгә, экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләрен тулы куллануга нигезләнгән.
Безнең өчен иң мөһиме –тирә – юнь, туган як һәм тормыш белән бәйләнеш булдыру. Балалар үткәрелгән чараларда әйләнә – тирәне өйрәнәләр, кешенең табигать белән үзара тыгыз бәйләнгән булуына ышаналар, тирәлекне, үзебезне чолгап алган гүзәллекне саклау өчен ниләр эшләргә кирәклегенә төшенәләр.
Бу эшне халык педагогикасы белән бәйләнештә алып барабыз. Табигатьнең гүзәллеген ачарга, саклауда катнашырга өйрәтәбез, туган як табигатенең матурлыгына, аның кешеләренең күркәмлегенә, йөрәк тойгыларының тирәнлегенә, сафлыгына, кадерли белә торган шәхес тәрбияләргә омтылабыз.
Бакчабыз биләмәсен матур итеп бизәү- балаларның йөзләренә шатлык нурлары чәчү максатыннан алып барыла.
И күңелле җәй көнендә -
Табигать кочагында.
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында:
Агачларны сындырмагыз.
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул безнең әни
Табигатьне саклагыз!
-
Экологик уеннар. 18.07.2013

Табигатькә мәхәббәт-ул олы хис. Ул кешегә дөрес, ачык, ярдәмчел булырга өйрәтә.Кеше табигатьтән башка бер генә көн, сәгатьтә яши алмый; аңа су, hава, азык, яктылык һәрвакыт кирәк. Балаларда табигатькә мәрхәмәтле карашны кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк,чөнки аларда табигатьнең матурлыгын тою, саклый, кадерли белү хисләре тәрбияләнә.Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик белем һәм тәрбия бирү уеннар аша алып барылса ул отышлырак була, чөнки ул уенга теләп катнаша, аның нәтиҗәләре белән кызыксына.Уен – ул күңел ачу гына түгел, ә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарта, аларда табигатькә карата сак караш тәрбияли. Тәрбияче Ләйсән Равилевна ком терапиясе, су терапиясе үзнчәлекләрен өйрәнде һәм кечкенә балалар белән саф һавада төрле уеннар оештыра.
-
Чәчәкләр арасында. 18.07.2013

Бакчаларда йөрим хәйрән калып,
Нинди генә чәчәк юк анда,
Ромашкалар, ландыш, миләүшәләр
Төргән җирне хәтфә юрганга.
Башларыннан сыйпап сөеп алам
Кулым бармый һич тә өзәргә
Өзеп алсам саргаер бит алар
Нур сирпесен алар күзләргә.
-
Көтүче. 18.07.2013

Бакча биләмәсендә авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәт ияләре дә барлыкка килде. Аларның җәйге чорда эшләре бик күп, җаваплы һәм бик кирәклеген балаларга аңлатабыз. Көтүче дуңгыз балаларын көтәргә чыккан, умартачы бал кортларын тәрбияли, тегермәнче безне ипиле итү өчен он тарттыра.
-
Умартачы. 18.07.2013

Бик тәмле исләр килә
Ромашкадан, лаләдән,
Сукмак читендә торган
Бик күп умарталардан.
Гөлләр ал чәчәк аткан
Гөл төбенә нур яткан.
Умартачы абый
Бал кортларын яраткан.
Балны шифалы диләр
Балны дәвалый диләр
Балның тәмен белегез
Файдасын да күрегез.
-
Тегермәнче. 18.07.2013

Шәһәр, авыл йоклый әле,
Без бик иртә торабыз.
Тегермәнгә барабыз
Анда он тарттырабыз.
Иләк биетеп, он илибез,
Һәм мичне кыздырабыз.
Ипекәй һәр иртәдә
Килә шулай өстәлгә.
-
Фил безне каршы ала. 18.07.2013

Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач.
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак илдән
Әйе, фил ерак илдә яши. Ә безнең балалар бакчасына каян килгән дисезме? Аны безгә шәхси эшмәкәр Хисамов Б. Х. бүләк итеп бирде. Әй сөенделәр дә соң балалар, шундый дәү филне күргәч! Без барлык балалар һәм коллектив исеменнән Булат Хайдаровичка рәхмәтебезне җиткерәбез.












