Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Курчак театры карадык. 17.12.2013

16 декабрь көнне район мәдәният йортында А.Алиш премиясе лауреаты "Әкият" татар дәүләт курчак театры "Мактанчык әтәч" исемле театр куйдылар. Театр карарга зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре керде. Алар бик күп тәэсирләр алып чыктылар һәм безнең белән дә уртаклаштылар.
-
Китапханә белән элемтә. 17.12.2013

Балалар бакчасында без ел дәвамында төрле очрашулар оештырабыз. Бүген китапханә хезмәткәрләре кечкенәләр төркемнәре белән очрашуга үзләре килделәр. Китапханәче Алия Гарипова балаларга үз һөнәре турында кыскача мәгълүмат бирде, китаплар турында, аларны сак тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балаларга матур рәсемле китапларны күрсәтте, алардан матур әкият, шигырьләр укыды. Очрашу эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды.
-
Яңа ел килә, яңа ел! 17.12.2013

Бу көннәрдә бакчабызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек дәвам итә. "Яңа елга иң матур бизәлгән төркем" конкурсы игълан ителде. Һәр төркемне матур итеп бизәп тә куйдылар. Балалар бәйрәм иртәсенә әзерләнәләр, ә апалар кар сыннары әвәли.
Менә салкын кыш та җитте,
Алтын көз үтеп китте.
Җиргә ак карлар ява,
Әйтерсең энҗе тама.
Кар бабайлар да ясарбыз
Шугалакта шуарбыз.
Бу кыш ккүңелле үтәр,
Безне шатлыклы итәр
-
Мәктәп белән элемтә. 16.12.2013

-
Китапчык- серле янчык. 14.12.2013

Атна буе балалар китап, аңа сак караш тәрбияләү буенча мәгълүмат алдылар. Зурлар төркеме балаларын Алсу Габделхамитовна китапханәгә экскурсиягә алып барды. Әти- әниләр өйдәге китапларын, энциклопедияләрен алып килделәр һәм балалар бергәләп аларны карадылар, апалары кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Кечкенәләргә ярдәм итәбез -китапларын төпләп бирәбез" шефлык эшен башладылар. Ясле, кечкенәләр төркеме балаларының таушалган китапларын ябыштырып бирделәр. Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна үзе ясаган презентацияне күрсәтеп балалар белән әңгәмә оештырды, теманы үзләштерүләренг ачыклады. "Китапчык- серле янчык" кичәсенә Хоттабыч килеп алардагы серләрне ачты һәм сак тотарга кирәклеген аңлатты.
-
Ак ефәктән кыш килде. 09.12.2013

Җомга көнне «Ак ефәктән кыш килде” темасы буенча йомгаклау чарасы- кыш турында шигырь, җыр, биюләрдән төзелгән концерт һәм
"Туган якта кыш" балалар рәсеменнән күргәзмә оештырылды.
Балаларга “Кыш килде”, “Кышкы айлар”, “Бездә кышлаучы кошлар” презентацияләре күрсәтелде.
-
Балалар рәсеменнән күргәзмә. 09.12.2013

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
-
Спорт бәйрәме. 06.12.2013

4 декабрь көнне гимназия спорт залында инвалидлар декадасына багышланган " Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында ярышның зона этабы булып узды.Ярышта күп балалы гаиләләр һәм мөмкинлеге чикләнгән балалары булган гаиләләр арасында булды.
"Кыңгырау" балалар бакчасы данын Закировлар гаиләсе яклап катнаштылар. Алар төрле спорт, интеллектуаль ярышларда актив катнаштылар һәм “Иң тату гаилә” номинациясендә җиңү яуладылар.
Җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез!
-
Ярышка стенгазета. 06.12.2013

Спорт ярышының 1 турына стенгазета чыгарырга тәкъдим ителгән иде. безнең Закировлар галәсе "Безнең гаилә" темасына багышлап бик эчтәлекле газета алып килделәр. Алар гаиләсендәге һәр кешегә багышлап шигырьләр, тату гаилә серләре турында эчтәлекле мәгълүматлар язганнар.
-
Коллектив күзәтү. 02.12.2013

Уртанчылар төркемендә Габбасова Ләйсән Равилевна "Ак ефәктән кыш килде" темасына ачык белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Бу эшчәнлек "Танып- белү", "Социальләштерү", "Музыка", "Иҗади сәнгать" белем бирү өлкәләрен интегральләштереп үткәрелде. Региональ компонент буенча күп төрле уеннар, фольклор алынган иде. УМК ны белем бирү эшчәнлегендә киң кулланды, традицион булмаган алымнар белән карны балалар он һәм манныйдан ябыштырдылар, ә сюрпризга мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җәнлекләр булып киенеп керделәр. Белем бирү эшчәнлеген педагоглар яхшы яктан бәяләделәр, уңышлар теләделәр.












