Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
КАБАК БӘЙРӘМЕНДӘ. 30.09.2013

28 сентябрь көнне спорткомплекста районның "Кабак бәйрәме" уздырылды. Бу бәйрәмдә безнең коллектив та катнашты. Кабак күргәзмәсендә төрледән- төрле әйберләр ясадык. Аларны күргәзмәгә килгән җитәкчеләр, оештыручылар, кунаклар зур кызыксыну белән карап йөрделәр. Күргәзмә өчен акчалата бүләк тапшырдылар.
-
Балалар чыгышы. 30.09.2013

Кабак бәйрәмендә балалар татар, рус һәм инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук "Кабак" җырына презентация да төшерелде.
-
Балаларны бүләкләү. 30.09.2013

Кабак бәйрәмендә катнашкан өчен Тазиева Ясминә, Закиров Руслан, Шамсутдинов Инсафлар грамота һәм уенчыклар белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2013

Бүген бакчабызда зур бәйрәм- балалар бакчалары хезмәткәрләре көне. Бәйрәм рухы иртәдән үк башланды, чөнки балалар, әти- әниләр хезмәткәрләрне, тәрбияче апаларын котлап матур чәчәк бәйләмнәре тотып бакчага килделәр. Бу уңайдан бик матур бәйрәм иртәсен зурлар төркеме балалары башлап җибәрде. Аларга башка төркемнәр дә кушылды. матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды бәйрәм иртәсе. шулай ук зурлар төркеме балалары коллективны радиодан котладылар. Радио аша, интернет почтасы аша безне котлаган әти- әниләргә, коллегаларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, хөрмәтле коллегалар!
-
Поздравляем! 27.09.2013

Уважаемая Алсу Маратовна!!!
С днем дошкольного работника Вас!
Согласитесь с нами, не кривя душой!
Бесполезно спорить, мы на том стоим,
Вас за все сегодня похвалить хотим,
Сладкий мед похвальный пейте не спеша,
Пусть чуть-чуть покружится
Ваша голова.
Обликом приятным Вы наделены,
Внутренним достоинствам просто нет цены!
Многие Вам лета! И счастливых дней!
Жизнь пускай становится только веселей.
Круг друзей хороших пусть растет у Вас,
Смело причисляйте, просим, к ним и нас!!!
-
Котлыйбыз! 27.09.2013

Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна! Һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз. Алга таба да яңалыкка омтылып эшләргә язсын. Сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Коллектив.
-
"КРОСС ТАТАРСТАНА- 2013" 23.09.2013

Республика күләмендә "Кросс Татарстана" исеме астында йөгерү буенча ярышлар үтте. Кросста безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән 12, зурлар төркеменнән 10 бала катнашты һәм аларның тырышлыклары юкка булмады. Һәр катнашкан балага оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Балаларның йөзләрендә елмаю, шатлык хисләре булды бу минутларда. Кросска балаларны алып чыккан әти- әниләргә һәм тәрбиячеләргә бакча администрациясе зур рәхмәт белдерә.
-
Кызларыбыз призлы урыннарны яуладылар. 23.09.2013

"Кросс Татарстана- 2013" ярышында мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче Тазиева Ясминә III урын, ә Хисамиева Илгинә II урынны алдылар. Аларны тәүге уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүегезне телибез.
-
Экологик һәм хезмәт тәрбиясе. 20.09.2013

"Исәнме, Алтын көз!" темасына режимда да күп урын бирелә. Зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Алсу Габделхамитовна белән берлектә чәчәкләрне күзәтәләр, аларның исемнәрен өйрәнәләр, орлыкларын җыялар, корыган чәчәкләрне җыеп түгәләр. Икенче елга утырту өчен һәр көн балалар белән берлектә шактый орлыклар җыелды. Аларга бу хезмәт төре бик ошады.
-
"Исәнме, Алтын көз!" 20.09.2013

Тәрбияче Алсу Габделхамитовна зурлар төркемендәге балаларга табигать һәрвакыт үзгәрештә булуын, шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну турында мәгълүмат бирде: бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Җиргә төшә сары, ал яфраклар
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.












