Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
"Йорт кошлары һәм хайваннары" темасының йомгаклау чарасы. 25.10.2013

Атна буе балалар белән бик матур әңгәмәләр үткәрелде, чөнки һәрбеосе үзенең яраткан эте, песие, авылдагы әбиләренең хайваннары турында апаларына, иптәшләренә бик яратып, сөенеп сөйләделәр. Аларны тасфирлап ясадылар, кисеп- ябыштырдылар, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, төрле презентацияләр карадылар, күп төрле әкият, хикәяләр тыңладылар, рәсемнәр карап алар буенча матур җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәнделәр. Ә йомгаклау чарасы итеп рус теле тәрбиячесе Ләйлә Рафаэловна "Угадай, это кто?" табышмак кичәсе үткәрде. Балалар русча табышмакларга җавапларны бик тиз таптылар. Җавапларның дөреслеге презентациядә күрсәтелде. Шулай ук тәрбиячеләр балаларга "Сертотмас үрдәк" курчак театры күрсәттеләр. Ахырда балалар атна дәвамында өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр, җырладылар, әкиятләрне күрсәттеләр.
-
Корбан бәйрәме. 21.10.2013

Бисмиллахир-рахман-иррахим.
Башлыйк әле сүзне, туганнар.
Шул сүз белән эшкә тотынганнар,
Безгә кадәр бирдә булганнар.
Ананы бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнәнЙөз чөермә, заман баласы.
Шундый шигъри юллар белән балалар бакчабызда "Корбан” бәйрәме башланып китте. Бәйрәмгә Флюра абыстай килгән иде. Аңа балалар бәйрәм кичәсе күрсәттеләр, ә Флюра абыстай вәгазьләрен җиткерде. Соңыннан бәйрәм табын артында корбан ашы белән тәмамланды. Балалар өчен Корбан ашы үткәргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Безнең клип "Саба дулкыннарында". 21.10.2013

Безнең бакча балалары белән "Кабак" җырына клип төшердек. Ул клипта төрле яшьтәге балалар катнашты. Җомга көнне клипны "Саба дулкыннары" телевидениесы күрсәтте. Хөрмәтле әти- әниләр, клипны карый алмаган булсагыз, 18 октябрь тапшыруын интернет аша карый аласыз. http://saba-rt.ru/
-
"Җырлы балачак" бәйгесе. 21.10.2013

-
Семинарда катнаштык. 11.10.2013

7 -9 октябрьда Казанда регионара семинар үткәрелде. Семинар темасы: "Обсуждение проекта ФГОС дошкольного образования и "дорожных карт" введения ФГОС ДО". Мәктәпкәчә белем бирүдә ФГОС проекты буенча фикер алышулар алып барылды. Бу семинарда районның өлкән тәрбиячеләре катнашты. Семинарда методологик мастерскойлар, түгәрәк өстәлләр, Казан балалар бакчаларының эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык.
-
Ипи ничек өстәлгә килә. 11.10.2013

“Ипи ничек өстәлгә килә” – рәсем конкурсы балалар һәм әти- әниләр арасында үткәрелде. Бу конкурста икенче кечкенәләр төркеме әти- әниләре бик актив катнаштылар. 1 урынга Гафурова М,, Шәрәфиева Г., Закиров А., 2 урын-Рафиков З., Галимов И., 3 урын- Давлетшин Ә., Фатхрахманов А. лар лаек булды. Конкурста катнашкан әти- әниләр һәм балаларга зур рәхмәт, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!!! 08.10.2013

4 октябрь көне, укытучылар көненә багышланган Район конференциясендә безнең "Кыңгырау" балалар бакчасының шәфкать туташы Ильясова Рисәлә Карибулловна Саба муниципаль районының Грамотасы белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышта һәм эшендә уңышлар телибез!
-
"Сөмбелә" бәйрәме. 04.10.2013

Бакчабызда "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне икенче кечкенәләр төркеме балалары "Яфраклар" җырлы- биюе белән башлап җибәрделәр. Бәйрәмдә һәр төркем балалары көз турында өйрәнгән җыр, бию, шигырьләрне башкардылар. Бәйрәмгә Сөмбелә дә килде. Балаларга ул табышмаклар, уеннар алып килде. Шулай ук Уңыш бабай да килде, әлбәттә буш кул белән түгел, аның да бик матур уеннары, җырлары бар иде, ә тагын балаларга көз күчтәнәчләрен алып килгән. Бәйрәмдә Солтанова М.Р. җитәкләгән "Әкият илендә" түгәрәгендә йөрүче балалар "Тыңлаусыз кыяр баласы" театрын куйдылар. Театр бәләкәй тамашачыларга бик ошады.
-
"Көзге могҗиза" 04.10.2013

"Көз күчтәнәчләре" атналыгы дәвамында әти-әниләр "Көзге могҗиза" күргәзмәсе оештырдылар. Монда ясле төркеменнән башлап һәр төркем әти- әниләре актив катнаштылар. Нинди генә персонажлар юк иде бу күргәзмәдә! Күргәзмәдә актив катнашкан әти- әниләргә балалар бакчасы администрациясе зур рәхмәтен белдерә һәм грамоталар белән бүләкли. Тагы да бергә - бергә эшләргә язсын1
-
Көз килә җиргә һәр елны, шундый матур киенеп! 04.10.2013

Көз-сылу килгән ерактан,
Ни генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган.
Каеннарга-сары яулык,
Миләшкә-муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Бигрәк килешеп торалар.
Алсу, яшел буяуларны
Биргән алма, кыярга.
Бөрлегән кызыл мәрҗәнен
Белми кая куярга.
Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –
Алтын Көз килде безгә!












