Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"Көзге могҗиза" 04.10.2013

"Көз күчтәнәчләре" атналыгы дәвамында әти-әниләр "Көзге могҗиза" күргәзмәсе оештырдылар. Монда ясле төркеменнән башлап һәр төркем әти- әниләре актив катнаштылар. Нинди генә персонажлар юк иде бу күргәзмәдә! Күргәзмәдә актив катнашкан әти- әниләргә балалар бакчасы администрациясе зур рәхмәтен белдерә һәм грамоталар белән бүләкли. Тагы да бергә - бергә эшләргә язсын1
-
Көз килә җиргә һәр елны, шундый матур киенеп! 04.10.2013

Көз-сылу килгән ерактан,
Ни генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган.
Каеннарга-сары яулык,
Миләшкә-муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Бигрәк килешеп торалар.
Алсу, яшел буяуларны
Биргән алма, кыярга.
Бөрлегән кызыл мәрҗәнен
Белми кая куярга.
Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә.
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм иттек –
Алтын Көз килде безгә!
-
КАБАК БӘЙРӘМЕНДӘ. 30.09.2013

28 сентябрь көнне спорткомплекста районның "Кабак бәйрәме" уздырылды. Бу бәйрәмдә безнең коллектив та катнашты. Кабак күргәзмәсендә төрледән- төрле әйберләр ясадык. Аларны күргәзмәгә килгән җитәкчеләр, оештыручылар, кунаклар зур кызыксыну белән карап йөрделәр. Күргәзмә өчен акчалата бүләк тапшырдылар.
-
Балалар чыгышы. 30.09.2013

Кабак бәйрәмендә балалар татар, рус һәм инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук "Кабак" җырына презентация да төшерелде.
-
Балаларны бүләкләү. 30.09.2013

Кабак бәйрәмендә катнашкан өчен Тазиева Ясминә, Закиров Руслан, Шамсутдинов Инсафлар грамота һәм уенчыклар белән бүләкләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 27.09.2013

Бүген бакчабызда зур бәйрәм- балалар бакчалары хезмәткәрләре көне. Бәйрәм рухы иртәдән үк башланды, чөнки балалар, әти- әниләр хезмәткәрләрне, тәрбияче апаларын котлап матур чәчәк бәйләмнәре тотып бакчага килделәр. Бу уңайдан бик матур бәйрәм иртәсен зурлар төркеме балалары башлап җибәрде. Аларга башка төркемнәр дә кушылды. матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды бәйрәм иртәсе. шулай ук зурлар төркеме балалары коллективны радиодан котладылар. Радио аша, интернет почтасы аша безне котлаган әти- әниләргә, коллегаларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз, хөрмәтле коллегалар!
-
Поздравляем! 27.09.2013

Уважаемая Алсу Маратовна!!!
С днем дошкольного работника Вас!
Согласитесь с нами, не кривя душой!
Бесполезно спорить, мы на том стоим,
Вас за все сегодня похвалить хотим,
Сладкий мед похвальный пейте не спеша,
Пусть чуть-чуть покружится
Ваша голова.
Обликом приятным Вы наделены,
Внутренним достоинствам просто нет цены!
Многие Вам лета! И счастливых дней!
Жизнь пускай становится только веселей.
Круг друзей хороших пусть растет у Вас,
Смело причисляйте, просим, к ним и нас!!!
-
Котлыйбыз! 27.09.2013

Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна! Һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз. Алга таба да яңалыкка омтылып эшләргә язсын. Сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Тәрбиячем, җанга якын кешем
Кыласыз сез бары изгелек.
Гамәл, киңәшегез үзегезгә
Бирсен иде бары игелек!
Коллектив.
-
"КРОСС ТАТАРСТАНА- 2013" 23.09.2013

Республика күләмендә "Кросс Татарстана" исеме астында йөгерү буенча ярышлар үтте. Кросста безнең балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеменнән 12, зурлар төркеменнән 10 бала катнашты һәм аларның тырышлыклары юкка булмады. Һәр катнашкан балага оештыручылар тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Балаларның йөзләрендә елмаю, шатлык хисләре булды бу минутларда. Кросска балаларны алып чыккан әти- әниләргә һәм тәрбиячеләргә бакча администрациясе зур рәхмәт белдерә.
-
Кызларыбыз призлы урыннарны яуладылар. 23.09.2013

"Кросс Татарстана- 2013" ярышында мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче Тазиева Ясминә III урын, ә Хисамиева Илгинә II урынны алдылар. Аларны тәүге уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүегезне телибез.












