Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
21/02/12 25.02.2013

Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтү максатыннан, мәктәп холлында шигырь бәйрәме үткәрелде.1-11 класс укучылары үзләре әзерләнгән шигырьләрен сөйләделәр.
-
Аҗаган
25.02.2013
23.02.13. көнне мәктәптә "Аҗаган" хәрби-спорт уены үткәрелде.Укучылар ике командага бүленеп спорт уеннары буенча көч сынаштылар.
-
Иң яхшы укытучы-2013
19.02.2013
18.02.13 көнне "Иң яхшы укытучы-2013" бәйгесенә йомгак ясалып,укытучылар бүләкләнде. Безнең мәктәпнең информатика укытучысы Ильясова Рәфинә Габдрашидовна призер исеменә лаек булды.
-
Фәнни-экологик конференция
16.02.2013
13-16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узган А.М.Терентьев исемендәге 19нчы Идел буе фәнни-экологик конференциянең "Экосистемаларның биологик төрлелеген саклау" секциясендә катнашып, безнең мәктәпнең 9 класс укучысы Сабирова Гөлназ призер булды. Аның проект эшенең темасы-"Мишә тыюлыгында бобрлар популяциясен өйрәнү". Җитәкчесе- биология укытучысы Ибушева Ф.Н. Аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!
-
Ил яклар ир булып үсегез! 15.02.2013

Бүген мәктәбебездә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу узды.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде. 15.02.2013

Бүген-герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Башлангыч классларда узган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән чарада укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлын искә төшерделәр. Үзләре дә Муса ага кебек батыр булып үсәргә сүз бирделәр.
-
Дәресләрдән соң-чаңгыга!
13.02.2013
Февраль-кышның соңгы ае. Елның бу фасылының бөтен матурлыгын күреп калу өчен көннәр дә бик матур. Көн саен дәресләрдән соң укучылар, класс җитәкчеләре белән берлектә, чаңгыда йөрергә чыгалар. Бүген Әнисә Фәнилевна белән 9 класс укучылары чаңгыда йөреп керделәр. Саф һава сәламәтлеккә дә файдалы, бергәләп ял итү кәефне дә күтәрә.
-
Атналык линейка 11.02.2013

Һәр атнаның дүшәмбесендә мәктәбебездә линейка уздырылып, атналык эшкә йомгак ясала. Бүгенге линейкада да төрле республика һәм район бәйгеләрендә призлы урыннар яулаучылар, "Татарстан чаңгы юлы-2013" ярышларында җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Чаңгы юлы-2013 09.02.2013

Бүген Олы Кибәче авыл җирлегендә узган “Чаңгы юлы-2013” ярышында 150 кеше катнашты. Алар арасында мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре дә бар иде. Көннең матур булуы, шулкадәр кешенең бергәләп чаңгыга басуы һәркемнең кәефен күтәрде.Ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1-4 класс укучылары арасында:
1 урын: Закирова Энҗе, Гатиятулин Ильяс
2 урын:Сунгатуллина Айгөл, Хөснетдинов Альмир
3 урын: Гафиятова Илзия, Хөсәенов Рәсим.
5-6 класс укучылары арасында:
1 урын: Галиахметова Зәринә, Давлиев Ильяс
2 урын:Шакирова Гөлназ, Шаяхметов Рафис
3 урын: Юзеева Нәркизә, Гайнанов Булат
7-8 класс укучылары арасында:
1 урын: Ибатова Эльмира, Һадиев Ирек
2 урын: Шафикова Зәлинә, Камалов Райнур
3 урын: Яруллина Гөлназ, Гараев Рамис
9-11 класс укучылары арасында:
1 урын: Губаева Руфинә, Шаяхметов Рәдис
2 урын: Газизова Зилә, Гыйлметдинов Айдар
3 урын: Сабирова Гөлназ, Марданова Гөлчәчәк, Фазылов Илнар
Өлкәннәр арасында
1 урын: Ибушев В.А. (укытучы), Гыйлметдинова Л.Р.(тәрбияче)
2 урын: Измайлова Г.М.(укытучы), Вилданов Н.М (укытучы)
3 урын: Нургалиева Р.Р.
-
Шушы яктан, шушы туфрактан без 08.02.2013

Бүген мәктәбебезнең иң оста җырчылары һәм биючеләре күмәк хуҗалыкның отчет җыелышыннан соң "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән концерт күрсәттеләр. Авыл хуҗалыгы борынгыдан кешелек дөньясы өчен иң кирәкле һәм иң игелекле өлкә булып санала. Чөнки авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән һәркем илебез табынын баетуга, өстәлләребезне сыйлы итүгә үзенең зур хезмәтен куя.Бүгенге көндә амбарларда җитәрлек күләмдә икмәгебез, чәчүлек орлыкларыбыз бар, фермаларыбыз маллар белән тулы икән, димәк, авылыбызның киләчәге бар. Без моның белән чын күңелдән горурланабыз.








