Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"Нарат" боз сараенда 27.03.2013

Ямьле язгы каникул дәвам итә. Бүген мәктәбебезнең 14 укучысы "Нарат" боз сараенда булдылар.
-
Флорбол буенча ярышларда
27.03.2013
27 март көнне район күләмендә узган флорбол ярышларында мәктәбебездән 2 команда катнашты. Кызлар командасы-4 урын, ә егетләр командасы 3 урын яулады. Җитәкчеләре-"Флорбол" түгәрәге җитәкчесе Сафин А.К.
-
Экологик сукмак буйлап 26.03.2013

Язгы каникул көннәрендә дә мәктәптән укучылар өзелми. 26 мартта башлангыч класс укучылары өчен "Экологик сукмак буйлап" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге узды. Бәйгедә 2 команда катнашты. "Кышлаучы һәм утрак кошлар", " Сез беләсезме?", "Табышмаклар", "Кроссвордлар" , "Күңелле уеннар" дигән тукталышларда укучылар үзара көч сынаштылар. Барлык очколарны санаганнан соң, "Күгәрчен" командасы җиңү яулады.
-
КФУ уздырган конференция
25.03.2013
24 мартта Казан шәһәрендә КФУ, тарих институты һәм "Чын мирас" журналы белән берлектә үткәрелгән "Татар тарихы һәм мәдәнияте" фәнни-практик конференциясендә безнең укучыларыбыз да катнашты. Нәтиҗәләребез куанычлы :Каримова Гөлинә (11 класс) Диплом белән бүләкләнде, Сабирова Гөлназ (9 класс) 2нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре-Каримова Л.Р.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 23.03.2013

22 мартта 4нче гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибе:юнәлеш бирү үзенчәлекләре” . (лектор-Сафина С.З.)
2. 3нче чирек йомгаклары (чыгыш ясаучы-Габделхаева Р.Р.)
3. Мәктәптә тәрбия эшенең торышы (чыгыш ясаучы-Измайлова Г.М.)
4. Укыту-тәрбия эшенә караган мәсьәләләр, мәктәп алдында торган бурычлар. (чыгыш ясаучы-Мухаметзянов Р.Р.)
Җыелыш олимпиадаларда призлы урын алган укучыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшыру белән башланып китте. Көн тәртибенә куелган һәр мәсьәләгә тукталып, тиешле карарлар кабул ителде.
-
5 класста ачык класс сәгате 23.03.2013

22 мартта 5 класста "Билгесез солдатка багышлана" дигән темага ачык класс сәгате узды. Әңгәмәдә педагог-оештыручы Гүзәлия Рамиловна катнашып, укучыларга үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәбәрсез югалган бабасы, ничек итеп күп еллардан соң аның каберен табулары турында сөйләде. Класс җитәкчесе-Вилданова Ә.Ф.
-
Педагогик совет утырышы
23.03.2013
23 мартта педагогик совет утырышы узды. Утырышның көн тәртибе:
1.Укыту-тәрбия процессында яңа педагогик технологияләр куллану.
2.3нче чирек нәтиҗәләре.
3.9 класста сайлап алу курсларының, 10-11 классларда электив курслар укытуның торышы.
-
Бадминтон буенча уңышларыбыз
21.03.2013
20 март көнне Килдебәк урта мәктәбендә бадминтон буенча укучыларның 9нчы спартакиадасына әзерләү максатыннан берничә район арасында узган ярышларда Гыйлметдинов Айдар һәм Ибатова Эльмира катнаш разрядта 1 урын, Хадиев Ирек 3 урын яуладылар. Тренерлары-Мубаракзянов Р.Р.
-
7 класста ачык дәрес 21.03.2013

21 март көнне 7 класста математикадан ачык дәрес узды. Дәреснең темасы-"Укучыларны ГИА га әзерләү". Дәрестә информацион технологияләр (интерактив такта, документ-камера) актив кулланылды. Һәр укучы проект эшләре буенча чыгыш ясады. Төрле методик алымнар кулланып уздырылган дәрес укучыларга күп мәгъүмат бирде, ачык дәрес укытучыларга да бик ошады. Укытучы-Вилданова Ә.Г.
-
Котлыйбыз!
21.03.2013
20нче март көнне мәктәбебезнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Габдулхаева Рәсимә Рафиковна үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Рәсимә Рафиковна!
50 яшь ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур планнар
Үстерәсе нәни оныклар.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.








