Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Химия-биология укытучыларының район семинары
19.03.2013
19 мартта Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Химия һәм биология дәресләрендә укучыларның белем сыйфатын күтәрү максатында мультимедиа чараларын кулану» темасы буенча химия –биология укытучыларының район семинары узды. 1нче квалификацион категорияле укытучы Ибушева Ф.Н. 10 класста “Моногибрид кушылдыру. Мендельнең беренче һәм икенче законнары” темасына биология дәресе һәм 7-8 класс укучылары белән “Планета буйлап сәяхәт” дигән ачык чара күрсәтте. Дәрескә һәм ачык чарага район укытучылары тарафыннан яхшы бәя бирелде. Киңәшмә өлешендә биология, химия, экология фәннәре буенча 2012-2013нче уку елында уздырылган олимпиада нәтиҗәләре, химия-биология буенча репетицион тестирование нәтиҗәләре анализланды.
-
Математикадан ачык дәресләр 18.03.2013

18 мартта башлангыч сыйныфларда мәктәбебездә узучы методик атналык кысаларында математика буенча ачык дәресләр узды. 1 класста “Ике гамәлле мәсьәләләр чишү” (укытучы-Бикмиева Д.Н.), 2 класста “Кушу һәм алу” (укытучы-Баһманова Р.Н.), 4 класста “Икеурынлы санга бүлү” (укытучы-Гыйлметдинова И.Г.) темаларына узган дәресләрдә мобиль класс җиһазлары һәм мультимедиа актив кулланылды. Дәресләр федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә оештырылды.
-
Алда юллар, кайсын сайларга? 14.03.2013

Март-профориентация айлыгы уңаеннан бүген 9 класста "Алда юллар, кайсын сайларга?" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Әңгәмәдә Олы Кибәче авылы фельдшеры Давлиева Р.М. катнашып, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Класс җитәкчесе-Гафиятова Ә.Ф.
-
Экологик сәгать
14.03.2013
Бүген озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Газизова Г.Р. "Табигатьне саклыйк!" темасына экологик дәрес үткәрде. Ачык дәрестә укучыларга табигатьне саклау мөһимлеге төшендерелде.
-
Игезәкләр бәйрәме 13.03.2013

Бүген мәктәбебездә "Парлы куаныч" дип исемләнгән игезәкләр бәйрәме узды. Бәйрәмдә 4 игезәк пар: Гөлназ һәм Илназ Яруллиннар, Ильвир һәм Ильмир Шәвәлиевлар, Рузинә һәм Руфинә Каримовалар, Алия һәм Альбина Мөхәмәтовалар, аларның әниләре катнашты. Игезәкләрне яклап классташлары чыгыш ясады, бәйрәмнең хуҗалары да тамашачыларны үзләренең матур биюләре һәм шигырьләре белән бүләкләделәр. Кунакларыбыз-игезәк сыңарлары Галиуллина Фәридә, Давлиева Гөлия үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, игезәкләргә матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм "Еллар сезне бер-берегездән аерып, төрле җирләрдә яшәргә туры килсә дә, туганлык җепләрегез өзелмәсен, канатларыгыз каерылмасын. Ходай сезне әти-әниләрегезгә бер үк көнне, бер үк сәгатьтә бүләк иткән икән, уйларыгыз да, эшләрегез дә бергә булсын!" дигән матур теләкләр белән тәмамланды.
-
Армспорт ярышлары
13.03.2013
Бүген , 13 март көнне, мәктәбебездән 10 укучы армспорт буенча уздырылган район ярышында катнашып, шуларның 7 се призлы урын яулады: Хадиев Ирек -1 урын, Ибушев Вадим-1 урын, Хуҗиәхмәтов Ирек-2 урын, Марданова Гөлчәчәк-2 урын, Юзеева Сиринә-2 урын, Гәрәев Рәмис-3 урын, Сабирова Гөлназ-3 урын. Тренерлары- физик тәрбия укытучысы Мубаракзянов Р.Р. Котлыйбыз!
-
Чәчәкләр патшалыгында 11.03.2013

Мәктәбебездә укытучыларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан методик атналык башланып китте. Бүген 1 класста Шайхеразиева Ф.В. әйләнә-тирә дөнья буенча "Чәчәкләр патшалыгында" дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә төрле эш алымнары, яңа педагогик технологияләр актив кулланылды.
-
Әлифба бәйрәме 09.03.2013

Бүген 1 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бик зур бәйрәм булды. Укучыларның укый-язарга, санарга, исәпләргә өйрәнүләре класс җитәкчесе Дания Наиловна өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә зур сөенеч. "Рәхмәт сиңа, Әлифба!" кичәсендә 1класслар үзләренең белемнәрен һәм артистлык сәләттләрен дә күрсәттеләр.
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2013

Бүген мәктәбебездә "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе узды. Кызлар "Экстрим" һәм "Оба-на" командаларына бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. "Толымнарың, толымнарың...", "Иң яхшы хуҗабикә", "Спортсменка", "Кызлар-артистлар", "Иң уңган кыз", "Модельер" бәйгеләрендә кызлар үзләренең һәр яктан булган икәнлекләрен күрсәттеләр. Ә егетләр кызларга матур теләкләрен үзләренең җырлары һәм биюләре аша җиткерделәр.
Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, кызлар! Ихлас күңелдән ямьле яз белән котлыйбыз. Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
-
Мәктәптә бәйрәм рухы 05.03.2013

Иң матур бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Мәктәбебездә бәйрәм рухы сизелеп тора: егетләр кызларны бәйрәм белән котлап оешма газеталары чыгаралар, концерт номерлары әзерлиләр. Ә кызлар "Ягез әле, кызлар!" бәйгесенә әзерләнәләр. Бәйге 7 март көнгә планлаштырыла.








