Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Күңелле стартлар 08.04.2013

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Мәктәбебездә һәр көн иртәнге гимнастика ясаудан башланып китә. Бүген дә укучылар иртәнге гимнастика ясадылар. Ә дәресләрдән соң 4-6 класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" узды.
-
Бадминтон ярышлары 04.04.2013

4нче апрельдә Килдебәк урта мәктәбендә 1997-1999нчы елгы укучылар арасында бадминтон буенча узган ярышларда 7 класс укучысы Ибатова Эльмира 1нче урын һәм 8нче класс укучысы Хадиев Ирек 1 нче урын яуладылар. Алар әлеге җиңүләре белән Республика күләмендә уздырылучы 9нчы Спартакиадада катнашу хокукына ирештеләр. Котлыйбыз!
-
Рус теленнән Интернет-тестирование 02.04.2013

2нче апрель көнне 11 класс укучылары Мәгариф һәм фән министрлыгының № 1037/13 боерыгы нигезендә on-iain режимда рус теленнән Интернет тестированиедә катнаштылар.
-
Шахмат ярышлары 31.03.2013

30 мартта Лесхоз бистәсендә РФ һәм РТ атказанган урманчысы Минниханов Н.М. истәлегенә узган шахмат ярышларында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Шакирова Гөлназ үз яшьтәшләре арасында 3нче урын алды. Котлыйбыз, Гөлназ!
-
"Первые шаги в науку" 30.03.2013

29 мартта Саба гимназиясендә "Первые шаги в науку" дип исемләнгән проект-эзләнү эшләре бәйгесе узды.Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 4 класс укучысы Шарипова Эльвина "Милли баш киеме-калфак" дигән проект эше белән чыгыш ясады һәм актив катнашкан өчен Грамота белән бүләкләнде. Укытучы-Гыйлметдинова И.Г.
-
"Саба" бассейнында 29.03.2013

29 март көнне 7. 8 класс укучылары "Саба" бассейнында булдылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары 29.03.2013

29 мартта Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында уздырылучы волейбол ярышларының зона этабы узды. Ярышларда 6 мәктәп катнашты. 1 урын-Икшермә урта мәктәбе, 2 урын-Арташ төп мәктәбе, 3 урын- Сатыш урта мәктәбе. Җиңүчеләрне котлыйбыз, калган мәктәпләрне дә алар белән тигезләнергә чакырабыз.
-
"Живая классика"
29.03.2013
28 март көнне район балалар иҗат үзәгендә узган "Живая классика" бәйгесендә 6 класс укучысы Юзеева Нәркизә катнашты. Ул Н.Носовның "Живая шляпа" исемле хикәясен сөйләп, иң яхшы чыгыш ясаучы 3 мәктәп исемлегенә кертелде. Укытучы-Закирова Р.Г.
-
"Могҗизалы табигать" эстафетасы 29.03.2013

28 мартта, язгы каникул планы нигезендә, "Могҗизалы табигать" дип исемләнгән күңелле эстафета узды. "Җитез кызлар" һәм "Көчле егетләр" командалары үзара төрле спорт уеннары аша "Экологик викторина", "Табигать мәсьәләләре чишү", "Моң-зар конкурсы", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" турларын уздылар. Эстафетаның җиңүчесе булып "Җитез кызлар" командасы танылды. Эстафетаны педагог-оештыручы Газизова Г.Р., китапханәче Мубаракзянова К.Ш. үткәрде.
-
К.Насыйри исемендәге укулар
27.03.2013
26 март көнне Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә узган XI К.Насыйри исемендәге регионара укуларда чыгыш ясап, 9 класс укучысы Ибушев Вадим II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Җитәкчесе-биология укытучысы Ибушева .Н. Аларга алга таба да уңышлар телибез.








