Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Туган авыл көне 21.06.2014

"Дуслык" лагеренда 18нче көн "Туган авыл көне" дип аталды. Иртәнге линейка һәм иртәнге гимнастикадан соң "Авыл тарихын беләсеңме?" дигән сөйләшү узды, шушы темага укучыларның белемнәре тикшерелде. "Төбәк" сөтчелек фермасына узган экскурсия дә нәтиҗәле булды. Яңа технологияләр кулланып эшләүче ферма эшчәнлеге турында алдынгы терлекче Гөлсинә Габдрахманова бик кызыклы итеп сөйләде. Бу сәяхәт һәркемгә дә бик ошады. Көндезге аштан соң "Иҗат итәбез" бәйгесендә укучылар туган авылыбызны үзләренең иҗади эшләрендә дә чагылдырдылар.
-
" Саубуллашу"
21.06.2014
Линейкада эш бүленеше билгеләнде. Тәмле ашаганнан соң балалар бакчада тырышып эшләделәр. Мәктәп территориясен җыештырдылар, түтәлләрне кутәрделәр. Һәр җирдә чисталык һәм тәртип урнаштырдылар. Көндезге аштан соң һөнәрләр турында әңгәмә үткәрелде.Бүген хезмэт һәм ял лагере үзенең эшен төгәлли. Балалар 18 көн буе хезмәт тәрбиясе алдылар, күңелле ял иттелэр, төрле чараларда катнаштылар. Балалар лагерьны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Алда- каникуллар , ул тыныч һәм имин үтсен. Яңа көч һәм тырышлык белән яңа уку елын каршыласак иде.
-
Шариклар һәм бантиклар көне 20.06.2014

Төрле бәйгеләр, күңелле экскурсияләр белән "Дуслык" лагеренда көннәрнең үткәне сизелми дә. Бүгенге көнебез "Шариклар һәм бантиклар" көне дип исемләнде. "Спорт дөньясында" викторинасында егетләрнең спорт белән ныграк кызыксынулары ачыкланды. "Иң күп бантиклы бала" бәйгесенең җиңүчеләре дип Хабибуллина Таңсылу һәм Мухаметова Альбина танылды. Стадионда уйналган хәрәкәтле уеннарда һәркем теләп катнашты. Шарлардан төрле сувенирлар ясап, могҗизалар тудырдык. Көн дә бик матур, күңелләребез дә күтәренке. Ямьле җәйнең бүгенге көне "Дуслык" лагеренда-дусларыбыз арасында үтүенә без бик шат!
-
Велосипедчылар көне 19.06.2014

Юлда йөрү кагыйдәләрен белү, аларны төгәл үтәү- һәркемнең бурычы. "Дуслык" та бүгенге көнебез әлеге темага багышланды. Иртәнге линейка һәм гимнастикадан соң "Юлда йөрсәң,белеп йөр!" темасына сөйләшү булды, "Юл йөрү әлифбасын" ни дәрәҗәдә белүне табышмакларга җавап бирү юлы белән тикшердек. "Без-велосипедчылар" бәйгесе бүгенге көнебезнең иң күңелле чарасы булды. Әлеге ярышта 1 урынны Хөснетдинов Альмир, 2 урынны Шафиков Рузәл, 3 урынны Галиахметова Зшринә яулады.
-
" Табигать көне "
19.06.2014
Хезмәт һәм ял лагере үз эшен оешкан төстә дәвам итә. Иртәнге линейкада эш бүленеше каралды. Ашаганнан соң балалар бакчада тырышып эшләделәр.Бергәләшеп табигатьне күзәтә -күзәтә авылыбызның Изгеләр чишмәсенә һәм Зөлхиҗҗә чишмәсенә бардык.Чишмәләрнең тирә-ягын чистарттык, су юлын тәртипкә китердек , матурлыкка сокландык. Хезмәтне ял белән аралаштырып күңелле тагын 1көн тәмамланды.
-
Сабам минем-туган ягым 18.06.2014

"Дуслык" лагеренда бүгенге көнебез Сабага экскурсияләр белән истә калды. Иртәнге аштан соң юлган кузгалаган укучылар иң элек Саба гимназиясендә робототехника түгәрәге эшчәнлеге белән таныштылар, үзләре дә конструкторлар булып карадылар. Саба туган якны өйрәнү музеенда да безнең укучыларны ачык йөз белән каршы алып, районыбыз, аның халкы тарихы, борынгы эш кораллары, йорт кирәк-яраклары белән таныштырдылар. Үзәк китапханәгә сәяхәт тә укучыларга бик ошады. "Саба" бассейнында иптәшләрең белән рәхәтләнеп су коену да һәркемнең күңелендә матур истәлек булып калды. Укучылар районыбыз үзәгенең матурлыгына сокланып һәм горурланып кайттылар. Мәктәптә аларны бик тәмле көндезге аш көтә иде. Бик күңелле очрашуларга бай булган бүгенге көн дә артта калды.
-
" Сабам минем туган ягым " 18.06.2014

Иртәнге линейкада эш планы белән таныштырылды, инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң без районыбыз үзәге - Сабага юл алдык.Массакүләм мәдәни чаралар, экскурсияләр билгеләнгән иде. " Туган якны өйрәнү " музеенда районыбыз тарихы , тарихи шәхесләр турында танышсак, Саба гимназиясендә рухи ял иттек. Тагын 1 күңелле чара - бассейнда рәхәтләнеп су коендык ! Ял һәм эчтәлекле чаралар өчен рәхмәтле булып өйләребезгә таралдык.
-
" Сәяхәтчеләр көне" 17.06.2014

Иртәнге линейкада хезмәт бүленешен билгеләдек. Бакчада тырышып эшләгәннән соң инглиз теле укытучысы Камалов Р.В. барыбызны да Англиягә " кунакка "алып барды. Без яңа дуслар таптык, мәдәният үсеше белән таныштык , тарихи урыннарда булдык.Күңелле очрашу дәвамы чынлап та Англиядә дәвам итсен иде , дип хыялландык.Көндезге аштан соң саф һавада спорт уеннары узды, балалар белән " Исәнләшә беләсенме ? " темасына Шакирова Л.Г. диспут үткәрде.Кызыклы үткән көнебез яңа хәтирәләргә бай булды..
-
Халык иҗаты көне 17.06.2014

Ял һәм сәламәтләндерү лагере "Дуслык"та 14нче көн -"Халык иҗаты көне". Авылыбызның гүзәллеген чагылдырган "Туган авылым" рәсем бәйгесендә барлык укучылар да теләп катнашты. Мухаметова Алия, Халиуллин Әмир, Сафина Сөмбелә, Давлиев Сәйдәш, Яковлева Руфинәләрнең эшләре иң матурлары дип табылды. Икенче иртәнге аштан соң Кече Кибәче авылы мәчетенә бардык. Милли уеннар уйнап халкыбызның милли гореф-гадәтләрен искә төшердек. Бүгенге көнебез дә бик күңелле үтте.
-
Принц һәм принцессалар көне 16.06.2014

"Дуслык" лагереның бүгенге көне кунаклар белән узды. Безнең кунакларыбыз-принц һәм принцессалар. Алар янәшәсендә чын әкият дөньясына күмелдек, бергәләп вальс әйләнгәч аларның үзләре белән таныштык. Яраткан әкиятләргә иллюстрацияләр ясауда Шакирова Гөлназ, Мухаметова Алия, Каримова Рузинә, Шавалиева Гөлназ, Галиахметова Зәринә җиңүчеләр булдылар. "Математик Сабантуй"да "Светлячок" командасы җиңүче булды.








